Көзге чакыру тәмамланды
27-12-2014, 12:24 | Район яңалыклары | Просмотров: 642 | Комм.: 0
Узган шимбә иртәсендә районыбызның янә 5 егете Русия Кораллы Көчләренә китте. Монысы көзге чакыруның иң соңгысы булды. Бу көнне солдат хезмәтен үтәргә китүчеләр Чакмагыш авылыннан Рөстәм Ишниязов, Рапаттан Ринат Шәяхмәтов, Яңа Биккенәдән Тимур Шәйдуллин, Тайняштан Рөстәм Билалов, Үрнәктән Рамил Арслановны – ата-аналары, туганнары һәм якыннары озатып калды. Шулай итеп, гражданнарны хәрби хезмәткә көзге чакыру тәмамланды. Башкортстан Республикасы Хәрби комиссариатының Чакмагыш районы буенча бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел көзге чакыру вакытында армиягә безнең районнан 60 егет китте. Хәрби хезмәткә чакырылучылар арасында ДОСААФның район оешмасында укып “С” категорияле водитель таныклыгы алганнар – 21, югары белемгә ия булганнар – 9, өйләнгәннәр – 3 (икесенең баласы бар). Егетләрнең күпчелеге махсус тәгаенләнештәге ракета гаскәрләренә, хәрби-һава көчләренә, хәрби-диңгез флотына һәм Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләренә җибәрелгән. Егетләребезгә ил алдындагы изге бурычны намус белән үтәп, туган якларга, гаиләләргә исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.
Әзерләде: Рәшит Ганиев.
Похожие новости:
-
18.12.2014: Спорт
Хоккей ярышлары башланды
-
18.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының унсигезенче утырышы
-
16.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Русия Президенты котлавы тапшырылды
-
06.12.2014: Спорт
Өметле спортчылар булуны дәлилләп
-
11.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Ачык тыңлаулар үтте