Халыкка уңайлы булсын дип
31-01-2015, 13:45 | Район яңалыклары | Просмотров: 539 | Комм.: 0
30 гыйнвар көнне районыбыздагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә клиентларны хезмәтләндерү бүлеге ачылды.
Шушы уңайдан оештырылган тантанада Башкортстан Республикасының Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Николай Алексеевич Колмацкий, халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча дәүләт учреждениесенең Дүртөйле шәһәрендәге филиалы директоры Рафаэль Ибәтулла улы Гатауллин, районыбызда халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Ильвера Илдус кызы Шәймөхәммәтова катнашты.
Клиентларны хезмәтләндерү бүлеге хезмәткәрләре мөрәҗәгать итүчелергә күпкырлы ярдәм итү белән мәшгуль. Биредә иртәннән кичкәчә кеше өзелми. Балалар тәрбияләгән өчен пособиеләр алу, субсидия юллау кагыйдәләре һәм башка сорауларга аңлаешлы җавап табып, мәгълүмати һәм башка ярдәм алып була. Өлкән эксперт Рима Фән кызы Сәйфетдиярова, әйдәүче экспертлар Ильфира Мәхмүт кызы Фәхретдинова, Вәсилә Хәбибрахман кызы Мусина, Флизә Рәшит кызы Латыйпова халыкны якты йөз белән каршы ала, аларга тиз арада тиешле ярдәм күрсәтә.
Биредә һәр тиешле документны дөрес итеп тутыру үрнәкләре бар – кыскасы, халыкка уңайлы булсын өчен барлык шартлар да тудырылган.
“Сезнең районда безнең клиентларны хезмәтләндерү бүлегебез беренчеләрдән булып ачылды. Бу мәсьәлә үткән елда ук күтәрелгән иде инде һәм, ниһаять, бу бәхет республикада беренчеләрдән булып сезгә елмайды. Заманча технологияләр халыкка социаль ярдәм күрсәтү хезмәтенең дәрәҗәсен күтәрүне таләп итә. Бүген ачылган хезмәт – ярдәм сорап килгән халыкка да, аларны хезмәтләндерүчеләргә дә бар яклап та уңайлы. Халыктан тиз арада документларны кабул итеп, аларга дәүләт хезмәте күрсәтү өчен биредә бөтен шартлар да тудырылган”, – диде Башкортстан Республикасының Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Николай Алексеевич Колмацкий.
Лиана Ханмурзина.
Гөлнур Хәлиуллина фотосы.
Гөлнур Хәлиуллина фотосы.
Похожие новости:
-
03.02.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Гражданлык активлыгын күтәрергә!
-
01.01.2015: Котлаулар
Иртәгәге көнгә ышаныч белән!
-
30.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Уку алдынгыларына — бүләкләр
-
27.12.2014: Район яңалыклары
Халыкка хезмәт итәләр
-
23.12.2014: Район яңалыклары
Сыйрышбашта – модельле китапханә