Тормыштан ямь-тәм табып яшәгез
1-10-2015, 11:37 | Котлаулар | Просмотров: 538 | Комм.: 0
1 октябрь - Өлкән яшьтәгеләр көне
Яшәешебездәге күп уңайлыклар, бүгенге иминлегебез, тормыш-көнкүрешебезнең даими яхшыра баруы өчен без башлыча әйләнә-тирәбездә яшәгән өлкән буын абый-апаларыбызга бурычлыбыз һәм чиксез рәхмәтлебез. Илебез тарихының һәр истәлекле битен язуда турыдан-туры катнашкан, аның икътисадын ныгыту хакына көчен, белемен, тормыш тәҗрибәсен кызганмаган, Ватаныбыз өчен хәвеф янаган елларда дәһшәтле Бөек Ватан сугышы фронтларында кан койган, тылда фидакарьлек өлгеләре күрсәткән, артабан санаулы еллар эчендә хәрәбәләрдән тергезеп, илебезне куәтле державага әверелдереп, үз өлгеләрендә хезмәтсөяр ул һәм кызлар үстергән, әле дә, хаклы ялда булуларына карамастан, кулдан килгәнчә ярдәмгә ашкынып торучы хөрмәтле өлкәннәребезне даими хәстәрләп тору, аларга игътибар һәм ихтирам күрсәтү намус эшебез булып тора. Аларның берсе дә кадер-хөрмәтебездән мәхрүм калырга тиеш түгел.
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары, хаклы ялдагы өлкән абыйлар һәм апалар! Һәркайсыгызны ихлас йөрәктән Халыкара өлкән яшьтәгеләр көне уңаеннан тәбрик итәм! Барыгызга да какшамас ныклы сәламәтлек, шатлык-сөенечләргә генә тулы бәхетле, җитеш, имин озын гомер, туганнарыгыз, якыннарыгыз гына түгел, әйләнә-тирәдәгеләрнең һәммәсенең хөрмәт-ихтирамын тоеп яшәвегезне телим.
Үткән юлларыгыз – безгә үрнәк
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары, кадерле өлкән яшьтәге райондашларым! Һәркайсыгызны ихлас күңелдән Өлкән яшьтәгеләр көне уңаеннан кайнар котлыйм һәм иң изге теләкләремне юллыйм.
Сез үткән төрле вакыйгаларга бай тормыш һәм хезмәт юллары – безнең өчен лаеклы үрнәк ул. Илебез өчен сынау елларында дәһшәтле яу кырларында батырлык өлгеләре күрсәткән, тылда җиңү көнен якынайтыр өчен фидакарь хезмәт салган, гүзәл яшьлекләрен халык хуҗалыгының төрле тармакларында кулдан килгән кадәр хезмәт күрсәтеп үткәргән, инде хаклы ялда да фәһемле киңәшләре, эш тәҗрибәсе, кулдан килгәнчә хезмәте белән ярдәмнән баш тартмаган өлкән буын якташларымның һәркайсы хөрмәт һәм данга лаек.Барыгызга да исәнлек-саулык, имин тормыш телим, балалар-оныклар игелегендә бер хәсрәтсез бәрәкәтле җитеш озын гомер кичерергә язсын.
Иминлек һәм бәхет телим
Гомерләрен илебез иминлеген хәстәрләп үткәрүче хөрмәтле өлкән буын вәкилләренең һәммәсен чын күңелемнән Өлкән яшьтәгеләр көне уңаеннан котлыйм, барыгызга да сәламәтлек-исәнлек, җитеш тормыш, бер хәсрәтсез бәхетле озын гомер телим. Сезнең бай тормыш тәҗрибәгез, акылыгыз, фәһемле киңәшләрегез, үгет-нәсихәтләрегез безгә яшәү көче бирә, җәмгыятебездә тотрыклылык, иминлек саклауга булышлык итә. Без сезгә күп нәрсәләр өчен бурычлыбыз, сездән һәрвакыт өлге алабыз, кулдан килгәнчә хәстәрләргә тырышабыз. Балаларыгыз һәм оныкларыгыз, якыннарыгыз һәм туганнарыгыз ихтирамында гел кирәкле кешеләр булып калыгыз, имин яшәгез.

Риф Йосыпов,
муниципаль район хакимияте башлыгы.

Вадим Соколов,
Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты,“Базы” кооперативы рәисе.

Наил Баһаветдинов,
Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы –
Корылтай депутаты.

Похожие новости:
-
11.06.2015: Котлаулар
Русия көне белән, хөрмәтле райондашлар!
-
26.05.2015: Котлаулар
Максатларыгыз тормышка ашсын!
-
18.04.2015: Район яңалыклары
Күк йөзенең чиста зәңгәрлеге өчен хөрмәт һәм дан сезгә, ветераннар!
-
31.03.2015: Район яңалыклары
Тыл ветераннарына – юбилей медальләре
-
14.03.2015: Район яңалыклары
Сугыш һәм тыл ветераннарына – юбилей медальләре