Тыл ветераннарына – юбилей медальләре
31-03-2015, 11:51 | Район яңалыклары | Просмотров: 668 | Комм.: 0
Бәшир авыл Советы авыл биләмәсендә гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары һәрчак игътибар үзәгендә. Биләмә башлыгы Рәмзия Җәүдәт кызы Вәлиева һәм хезмәттәшләре даими рәвештә өлкәннәрнең йортларында булып, хәл белешеп торалар, үтенечләрен канәгатьләндерергә тырышалар, кулдан килгәнчә ярдәмләшәләр. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәр алдыннан РФ Президенты Указы нигезендә булдырылган юбилей медальләре кемнәрнеңдер йортларына китереп тапшырыла, кайсыларын мә-дәни учакларга чакырып хөрмәтләп тараталар. 26 мартта Иске Бәшир модельле китапханәсенең уку залында бер төркем тыл ветераннарын хөрмәтләү тантанасы булды. Авыл китапханәчесе Мәрьям Смакова кичәне ачып җибәреп, хөрмәтле абый-апаларны якынлашып килүче олы бәйрәм тантанасы белән тәбрик итте. Артабан биләмә башлыгы Рәмзия Вәлиева Бөек Ватан сугышы чорында иңнәренә ил хәстәрен йөкләгән, бүген инде хөрмәтле аксакаллар, ил инәләренә әверелгән мөхтәрәм өлкән-нәргә изге теләкләр җиткерде һәм муниципаль район хакимияте вәкиле – район “Игенче” гәзите редакциясенең баш мөхәррире Фәнис Әмирханов белән дистәләп ветеранга юбилей ме-дальләрен тапшырды. Үз чиратында мөхәррир дә фидакарь хезмәтләре белән Җиңү таңын якынайткан абый-апаларга муниципаль район хакимияте, барлык райондашлар исеменнән ихлас рәхмәт һәм изге котлау сүзләрен җиткерде. Бүләкләнүчеләр исеменнән мәгариф ветераны Сәйдә Сәлигаскарова чыгыш ясады. Ул үзенең үсмер чакларының авыр сугыш елларында үтүен бәян итте, шул чор турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Авыл биләмәсе ветераннар советы рәисе Гали Насыйбуллинның да ихлас теләкләре ветераннар күңеленә хуш килде. Мәдәният хезмәткәрләре Гөлнур Вәлиева, Гүзәл Хәйруллина, укытучы Эльвина Ризванова башкаруындагы аһәңле җырлар, мәктәп укучысы Илнар Әкбәровның мари биюен өздереп басуы чараның нәтиҗәлелеген артты-рып җибәрде. Соңыннан хөрмәтле ветераннар чәй табыны артында да хатирәләр белән уртаклашып утырды.
Похожие новости:
-
28.03.2015: Район яңалыклары
Районыбызның хөрмәтле кешесе
-
19.03.2015: Район яңалыклары
Бер кем дә онытылып калмасын иде
-
14.03.2015: Район яңалыклары
Сугыш һәм тыл ветераннарына – юбилей медальләре
-
20.01.2015: Район яңалыклары
Район яңалыклары
-
30.12.2014: Район яңалыклары
Яңа Балтачта – боз мәйданчыгы