» » Районыбызның хөрмәтле кешесе

Районыбызның хөрмәтле кешесе

28-03-2015, 09:09 | Район яңалыклары | Просмотров: 559 | Комм.: 0
Районыбызның хөрмәтле кешесе
Бу көннәрдә авылларда Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл эшчәннәренә “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләрен тапшыру тантаналары үтә.
Чакмагышта матур гомер кичерүче фронтовик, рай-оныбызның хөрмәтле кешесе Ямигънур Насрулла улы Бәдретдиновка бу медаль районда беренче булып тап-шырылды. Замандашлары кебек ул да утлы елларда тормыш авырлыкларын иңендә күтәргән, җырда җырланганча, күпне күргән, күпне кичергән. Аның кайбер мизгелләрен элекке яугир яшьләр белән үткән очрашуда искә төшерде.
Җәмигънур абый кунакларны – 85 санлы һөнәрчелек лицееның “Җиңү” хәрби-патриотик клубы әгъзаларын – ишек төбендә каршы алды. Әйдәгез, рәхим итегез, дип өенә чакырды. Гади генә шартларда – 40 ел элек төзелгән фин тибындагы йортының эчендә, кем әйтмешли, нур бөркелеп тора, һәркайда пөхтәлек, тәртип күренә.
Язмыш Рәҗәп урта мәктәбен тәмамлаган авыл егетен еракларга алып китә. 17 яше яңа гына тулганда, ноябрь аенда, Кызыл Армия сафларына чакырыла. Көнбатышка фронтка барабыз дип торганда, аларны бер айдан соң Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Ике ел хәрби эшкә өйрәнә. 1945 елның 8 августында 39 укчы дивизиянең 254 полкы составында Япония милитаристларына каршы сугышка керә. Кулына винтовка тотып, ул да Кытайның Манчьжурия җирләрен азат итүдә катнаша, Харбин шәһәренә кадәр барып җитә. Япон самурайларын тармар итүдә күрсәткән каһарманлыгы өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Аңа Японияне һәм Германияне азат иткән өчен бирелгән медальләр дә өстәлә.
Сугыш хәрәкәтләре тукталганнан соң да якташыбыз солдат хезмәтен дәвам итә, бары тик 1951 елның октябрендә генә туган җиргә әйләнеп кайта.
Тыныч тормыш еллары башлана. Бай тәҗрибә туплап өлгергән кичәге фронтовик җиң сызганып эшкә керешә. 1952 елның гыйнварында Чакмагыш районының Дәүләт банкы бүлекчәсендә кредит инспекторы булып хезмәт юлын башлый. Өч ел эшләгәч, булдыклы яшь кадрны Зианчура районының Дәүләт банкы бүлекчәсенә управляющий итеп үрләтәләр. Биредә ике ел эшләгәннән соң районга кайтып, банк коллективына җитәкчелек итә башлый. 1956 елда Куйбышев исәп-кредит техникумын, 1964 елда Бөтенсоюз Мәскәү финанс-икътисад институтын читтән торып тәмамлый. Әйтергә генә ансат: ул банк системасында 42 ел берөзлексез эшли. Шуның 32 елында Дәүләт банкының Чакмагыш районы управляющие, пенсиягә чыккач, 4 ел “Агробанк” бүлекчәсендә өлкән икътисадчы, 2 ел “Восток” банкының Чакмагыш филиалы управляющие вазыйфаларын башкара.
Төп хезмәтеннән тыш бик күп җәмәгать эшләре алып бара. 30 елдан артык КПССның Чакмагыш район оешмасының ревизия комиссиясе рәисе, 20 елдан артык дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе булып сайлана. Яшьләрне тәрбияләүдә актив катнаша.
Фидакарь хезмәтләре өчен төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталарына, “Хезмәт ветераны”, “Фидакарь хезмәт өчен. В.И.Ленинның тууына 100 ел тулуны билгеләп” медальләренә, “Дәүләт банкы отличнигы” билгесенә, “Башкорт АССРының атказанган икътисадчысы” дигән мактаулы исемгә лаек була. Чакмагыш районының Почетлы гражданы исеме бирелә, күкрәккә тагыла торган “Чакмагыш районы алдындагы хезмәтләре өчен” билгесе тапшырыла. Моннан тыш, аның күкрәген II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Бөек Җиңүнең истәлекле даталары уңае белән чыгарылган дистәләп медаль бизи.
Ямигънур Насрулла улы яшьләргә хәрби хезмәте елларында төшкән фоторәсемнәрне дә күрсәтте. “Ә менә монда Берлинны алуда катнашкан әтиемнең әйберләре саклана”, – дип бер шкатулкадагы инде саргаеп барган фоторәсемнәрне алып өстәлгә куйды. Анда аның Кызыл Йолдыз ордены да саклана. Бер фоторәсемдә 5 яугир төшкәннәр, артына “1945 елның 2 мае көнне Берлин шәһәрен алуда катнашучы иптәшләр. Минем төсем итеп сакла, улым. Бәдретдинов”, — дип язылган. Тышына төсле рәсем төшкән бик матур портсигарны да әтисе Берлиннан алып кайткан икән. Улы әтисенең васыятен үтәгән, истәлекле әйберләрен бүгенге көнгә кадәр кадерләп саклаган.
Очрашу вакытында егетләр төрле сораулар бирделәр, сугышта очраган хәл-вакыйгалар, солдатларның тормыш-көнкүреше белән кызыксындылар. Ямигънур абый аларның һәркайсына тулы җавап бирде. Соңыннан яшьләргә киңәшләрен дә әйтте. “Безнең чорда кешеләрдә патриотизм хисе көчле булды. “За Родину! За Сталина!” — дип атакага күтәрелдек, нык коралланган, яхшы әзерлекле япон самурайларын бер ай эчендә кыйраттык.
Мин яшьтән үк үз көчем белән юл ярдым, гел алга карап яшәдем, эшемне һәрчак җиренә җиткереп башкардым. Хәзер үзеңне күрсәтергә, зур уңышка ирешергә мөмкинлекләр күп. Яхшы укыгыз, үз һөнәренең остасы булыгыз, алдыгызга зур бурыч куегыз, максатыгызга ирешү өчен гомер буена тырышыгыз. Яхшы эшләсәң генә яхшы яшәп булачагын онытмагыз”, – диде.
Очрашуда “Җиңү” хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Ринат Шәйбәков һәм район хакимиятенең яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Руслан Бикмөхәммәтов катнашты.

Рәшит Вахитов.
Гөлнур Хәлиуллина
фотосы.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: