» » Яңа Балтачта – боз мәйданчыгы

Яңа Балтачта – боз мәйданчыгы

30-12-2014, 15:19 | Район яңалыклары | Просмотров: 595 | Комм.: 0
Яңа Балтачта – боз мәйданчыгы
Яңа ел алды көннәрендә районда эре биләмәләрдән исәпләнгән Яңа Балтач авыл Советы авыл биләмәсе үзәгендә боз шәһәрчеген ачу тантанасы үтте.
Кыңгыраулы өчәр пар атларда күңелле гармун моңнары астында Кыш бабайлар гүзәл Карсылуларын, Яңа елларын алып, авыл урамнары өстендә җиз кыңгыраулар чыңлатып, бәйрәм кәефе тудырып үтте. Атларны Яңа Балтач һәм Ленин бригадалары вәкилләре бар күңелләрен салып бизәгән, чын бәйрәм атмосферасы тудырырга омтылган.
Менә атлар, бөтен урамнарны да үтеп чыгып, үзәк мәйданга килеп туктады. Кыш бабайның тылсымлы таягы болгануга боз стена тирәли һәм купшы чыршыда төрле төсләр белән утлар балкыды. Кардан махсус әвәләп эшләнгән Кыш бабай, Карсылу һәм Яңа ел сыннары, гүя җанланып, тантанага җыелган авыл халкына дустанә елмаеп күз кысты.
Күңелле моң астында Бакалы психоневрология интернатының Яңа Балтачтагы филиалы хезмәткәре Гөлнара Әнвәрова ихлас тәбрикләү сүзләре белән тантананы ачып җибәрде һәм бүгенге бәйрәм кәефен тудыру өчен хәстәрлек күргән Ленин исемендәге кооператив рәисе Илфир Әнгам улы Зарипов белән Яңа Балтач авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Вазих Фаил улы Ихсановны уртага чакырып чыгарды. Илфир Әнгам улы ел әйләнәсенә фидакарь хезмәтләре белән хуҗалык икътисадын ныгытуга өлеш керткән барлык хуҗалык әгъзаларын һәм ветераннарны, үсеп килүче яшь буын вәкилләрен ихлас йөрәктән рәхмәт әйтеп бәй-рәм белән тәбрикләде, яңадан-яңа уңышлар, күтәренке кәеф, иминлек теләде. Биләмә башлыгы Вазих Фаил улы үз чиратында авыллар инфраструктурасын үстерүгә, кешеләр иминлеген хәстәрләүгә өлеш керткәне өчен хуҗалык идарәсенә һәм шулай ук барлык колхозчыларга ихлас ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм барысына да бәйрәм кәефе теләп, иминлектә һәм җитешлектә яңа җиңүләр юлыннан алга барырга чакырды.
Артабан яңабалтачлыларны муниципаль район Советы сәркатибе Илгиз Фаил улы Ихсанов белән Башкортстан Республикасы “Чакмагыш мәгълүмат үзәге” редакция-нәшрият комплексы дәүләт унитар предприятиесе директоры Фәнис Фидан улы Әмирханов тәбрикләде һәм иң ихлас теләкләрен җиткерде.
Районыбызда моңлы сандугачлар дигән исемгә ия сәхнә осталары Розалия һәм Радик Гафаровлар изге теләкләрен җыр-моң белән үреп җиткерделәр. Алар парлашып җыр башкарганда күпләр биюгә төшеп, вальс әйләнделәр.
Бүгенге тантананы оештыруны үз өстенә алган Бакалы психоневрология интернатының Яңа Балтачтагы филиалы җитәкчесе Наил Гамбир улы Шакиров та ихлас котлау сүзләрен җиткерде, филиал хезмәткәре Фәүзәнә Сәетгәрәева авылдашларын кайнар чәй һәм таба ашлары белән сыйлады.
Яңа Балтачта – боз мәйданчыгы
Авылдашлары өчен чын бәйрәм кәефе тудыручы Яңа Балтач (бри-гадиры Алмаз Миндияров), Ленин (Венер Шәрифуллин) бригадалары хезмәткәрләренә дә зур рәхмәт сүзләре җиткерелде. Яңа Балтачтан Кыш бабай (Илдар Рәҗәпов), Карсылу (Айгөл Усманова) һәм Яңа ел (Ринал Хәбиров) Ленин авылындагы коллегалары Руслан Әбдиев (Кыш бабай), Динара Китапова (Карсылу) һәм Нияз Усманов (Яңа ел) бергәләп купшы бизәлгән чыршы төбенә кереп, барлык җыелучыларга ихлас кот-
лаулар да җиткерде, тәмле күчтәнәчләр дә таратты.
Быел Яңа Балтачтагы боз шәһәрчеге утыз беренче тапкыр авыл-дашларына бәйрәм кәефе тудыра. Алдагы елларда да шушы күркәм традиция дәвам итәр, биләмәдәге һәр авыл халкы матур эшләр белән данлы җиңүләр юлыннан тайпылышсыз алга барыр, дип өметләнәбез.

Әзерләде: Фәнис Әмирханов.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: