» » Күк йөзенең чиста зәңгәрлеге өчен хөрмәт һәм дан сезгә, ветераннар!

Күк йөзенең чиста зәңгәрлеге өчен хөрмәт һәм дан сезгә, ветераннар!

18-04-2015, 09:12 | Район яңалыклары | Просмотров: 517 | Комм.: 0
Күк йөзенең чиста зәңгәрлеге өчен  хөрмәт һәм дан сезгә, ветераннар!
Бөек Җиңүнең 70 еллык олы бәйрәмен каршылар алдыннан илебез тарихында иң дәһшәтле һәм канкойгыч алыш буларак теркәлгән Ватан сугышында катнашып, гомерләрен һәм саулыкларын аямыйча азатлык яулаган буын вәкилләре хөрмәтенә төрле кичә-очрашулар байтак үткәрелә. Күптән түгел район үзәгендәге Күп функцияле үзәктә дә мондый фәһемле очрашу үтте. Бу көнне монда Чакмагышта яшәүче сугыш ветераны Гамил Гыйльметдин улы Гәрәев чакырылды. Тәүдә учреждение җитәкчесе Илдар Илүс улы Низамов оешма хезмәткәрләрен хөрмәтле ветеран һәм аның сугышчан юлы белән таныштырды, Бөек Җиңүнең илебез өчен бәһалап бетергесез булган әһәмиятен билгеләде һәм коллектив исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Хөрмәтле кунак өчен үзәк хезмәткәрләре хәрби тематикага багышланган концерт номерлары да әзерләгән иде: күмәкләп “Катюша” җырын яңгыраттылар, оешма җитәкчесе “Зәңгәр томаннар артында” җырын бүләк итте. Алай гына да түгел, Гамил Гыйльметдин улы күрсәтелгән кадер-хөрмәткә җавап итеп үзе дә җыр башкарып сөендерде. Концерт номерларын музыкаль яктан районыбызның танылган гармунчысы Илүс Низамов бизәде.
Чәй табыны артында яугир фронт хатирәләре белән уртаклашты, яшьләргә тыныч тормышның кадерен белеп яшәүләрен, беркайчан да алар буыны күргән афәт-михнәтләрне күрмәү-кичермәүләрен теләде. Шактый өлкән яшьтә булуына карамастан, дөньяда һәм илдә барлык хәл-вакыйгалардан хәбәрдар булуы һәм фәһемле киңәшләре белән дә сөендерде ветеран. Очрашу азагында шушы көн истәлеге күмәк фотода мәңгеләштерелде. Нәкъ 9 майда Җиңү бәйрәме белән беррәттән күркәм гомер бәйрәмен – туган көнен дә билгеләячәк ветеранга оешма хезмәткәрләре ныклы сәламәтлек, озын хәерле гомер кичерүен теләделәр.

Әзерләде: Рәзилә Арсланова.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: