» » Сокланырлык гомер юллары

Сокланырлык гомер юллары

4-04-2015, 10:12 | Район яңалыклары | Просмотров: 623 | Комм.: 0
Сокланырлык гомер юллары
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, илдә “Мин синең белән, ветеран!” исеме астында Бөтенрусия акциясе үткәрелә.
Район яшьләренең “Җиңү” хәрби-патриотик клубы (җитәкчесе Ринат Шәйбәков) әгъзалары да Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очраша. Чакмагыш кооператив училищесында укучы бер төркем кызлар һәм егетләр дә мондый очрашуда катнашып, аннан онытылмаслык тәэссоратлар белән кайттылар.
Кунакларны фронтовик Мөхәммәт Ибраһим улы Мостафинның кызы Лида ханым бик җылы каршы алды, рәхим итегез, балалар, дип өйгә чакырды. Без кергәндә Мөхәммәт абый район “Игенче” һәм “Кызыл таң” гәзитләрен укып утыра иде. Төрле орден-медальләре тагылган пиджагын киеп залга чыккач, яшьләр белән җанлы әңгәмә башланып китте. Хөрмәтле ветеран үзенең авыр яшьлек елларын, аннан соңгы тормыш юлларын хәтергә төшерде, бер генә сорауны да җавапсыз калдырмаска тырышты.
Илебез язмышыннан аерылгысыз сокланырлык гомер юллары үтә элекке яугир. Аның хезмәт юлы 1938 елда унбиш яшеннән башлана һәм ул 1986 елга кадәр Туган илгә, үз хакына тугры хезмәт итә, эшендә зур казанышларга ирешә.
Мөхәммәт абыйның дүрт елы Бөек Ватан сугышында үтә. Ил чакыргач, кулына корал алып гитлерчыларга каршы көрәшкә күтәрелә. 18 яшьлек Каргалы авылы егетен Благовещен шәһәренә кече лейтенантлар әзерләү курсларына җибәрәләр, әмма 3 ай гына укый, сугыш башлана. Фронтта тәүдә отделение командиры, аннары лейтенантлар әзерләү курсын экстрен тәртибендә тәмамлагач, кече лейтенант булып взвод белән командалык итә. Озын һәм авыр фронт юлларын үтеп, Җиңү көнен Австриянең башкаласы Вена шәһәрендә каршылый. Сугышта аны партия сафына кабул итәләр. Күрсәткән батырлыклары өчен I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Германияне җиңгән өчен», соңрак төрле елларда юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Элекке командир, гвардия лейте-нанты тыныч тормыш елларында зур казанышларга ирешә. Гел җаваплы эшләргә җибәрәләр. Таскаклы балалар йорты директоры булып 12 ел эшли. Берничә ел партия органнарында җаваплы вазыйфалар башкарганнан соң 1961 елда Киров исемендәге колхоз рәисе итеп сайлана. Пенсиягә чыкканчы соңгы чирек гасыр дәвамында шушы хуҗалыкка уңышлы җитәкчелек итә. Колхоз республикада алдынгылар сафына чыга, халыкның тормыш-көнкүреше яхшыра. Депутат буларак та, башка күп төрле җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Фидакарь хезмәтләре өчен “Почет билгесе” ордены, “Чи-рәм җирләрне үзләштергән өчен”, В.И.Ленинның тууының 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган һәм “Хезмәт вете-раны” медальләре белән бүләкләнә.
Хезмәттәге казанышлары, шәхси үрнәкле тормышы, матур кешелек сыйфатлары өчен җәмәгатьчелек хөр-мәтенә лаек булган зур абруйлы ил агасы сугыш һәм тыныч тормыш елларында кичергәннәр турында сөйләгәннән соң яшьләргә киңәшләрен дә җиткерде: “Тормышта үз урыныгызны табыгыз, үз һөнәрегезнең остасы булып илгә, халыкка файда китерегез, эшегездә зур уңышларга ирешегез. Өлкән яшьтәгеләрне хөрмәтләп, аларга ярдәм итегез. Матур, тату гаилә корып, бәхетле гомер юлы үтегез. Барысы да үзегездән тора. Ә егетләргә теләгем шул: сез – булачак ил сакчылары, Ватанга тугры хезмәт итегез, илнең чын патриотлары булыгыз, аны күз карасыдай саклагыз!” – диде.
Сугыш һәм хезмәт ветеранының төрле елларда бирелгән Мактау грамоталарын, истәлекле фоторәсемнәрен дә кызык-сынып карадык. Менә 1942 елда төшерелгән яшь офицер фотосы. Монысында фронтта яудашлары белән төшкән. Инде саргаеп баручы, матур итеп бизәлгән, иң өскә зуррак хәрефләр белән “Наше дело правое, мы победим!” дип язылган Рәхмәт грамотасы да игъ-тибарны җәлеп итте. Аңа Кызыл Армия гаскәрләре төркеме Башкомандующие Советлар Союзы Маршалы И.Конев кул куйган. Башкомандующий кыю яугир, офицер Мөхәммәт Мостафинга немец-фашистлар Германиясе гаскәрләренә каршы көрәштә зур батырлыклар күрсәткәне, яхшы хезмәт иткәне өчен чын йөрәктән рәхмәт белдергән. Патриотик рухта язылган бу язманы тыныч кына укып булмый. Соңыннан хәрби-патрио-тик клуб әгъзалары фронтовик белән бергәләп истәлек өчен фотога төштеләр.
Очрашуда муниципаль район хакимиятенең яшьләре эшләре, физкультура һәм спорт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Руслан Бикмөхәммәтов катнашты.
Яшьләрнең тарихи үткәнебезне сугышның тере шаһиты булган фронтовик авызыннан ишетүләре бәһалап беткесез зур әһәмияткә ия. Егетләр һәм кызлар бу очрашудан, һичшиксез, ватанпәрвәрлек үрнәге, бик тә мөһим тәрбияви дәрес алдылар.

Рәшит Вахитов.
Гөлнур Хәлиуллина
фотосы.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: