Исемнәрен искә алабыз
4-04-2015, 10:10 | Район яңалыклары | Просмотров: 558 | Комм.: 0
Иң зур һәм якты бәйрәмебез – Җиңү көне якынлаша. Гәзитнең шушы саныннан чакмагышлыларның Ватан сугышы елларында фронтта һәм тылда Җиңүгә керткән өлеше, районның данлы кешеләре турында кыскача материаллар бирә башлыйбыз. Бүген сүз элекке Аблай авыл Советына караган Аблай һәм Бәрдәсле авылларының хөрмәтле кешеләре турында. Бу төбәктә яшәүчеләр дә дошманны тар-мар итүгә лаеклы өлеш кертте, сугыш җимереклекләрен тергезүдә, районыбыз, күмәк хуҗалык икътисадын үстерүдә актив катнаштылар. Бөек Ватан сугышына биредән 761 кеше киткән, 318 кеше әйләнеп кайткан. Бик күп күренекле шәхесләрнең даны тирә-якка таралды. Фронттан батырлыклары өчен орден-медальләр тагып кайткан Вәли Кадыйров “Правда” колхозына уңышлы җитәкчелек итте, зур хуҗалыкны республика күләмендә алдынгылар сафына чыгарды. Шулай ук Аблай улы каһарман-яугир Сәгыйть Идрисов та Карл Маркс исемендәге колхозның икътисадын ныгытты, югары казанышларга иреште. Алар икесе дә БАССР Югары Советы депутатлары итеп сайланды. Аблай авыл Советы башкарма комитеты рәисләре Хәниф Гәрәев һәм Фәрит Габдуллин авыл халкы тормышын яхшырту буенча зур эш башкарды. Фронтовик Назыйф Кәбиров баш агроном, аннары партия оешмасы секретаре булып эшләде. Габдулла Якупов озак еллар мәктәп директоры, Абдрахман Исламов колхозның баш бухгалтеры булды. Гайнетдин Моратовка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде. Солтан Аклаев, Мәсгуть Халиков, Рифгать Габбасов үз чорының абруйлы җитәкчеләре булды. Исеме дөньяга билгеле Габдулла Кодаяров – медицина, Әкрәм Вәли – әдәбият, сугыш чоры баласы Хаккый Фәттахов журналистика өлкәсендә танылдылар. Сугыш каһарманы Сафуан Нәгыймов 1945 елның июнендә Мәскәүдә Җиңү парадында катнашкан. Аблайда сугыштан соң республикада беренчеләрдән булып урамнарда суүткәргечләр сузылды, электр станциясе корылып, йортларда электр уты яндырылды, заманча ак он тегермәне төзелде.
Әзерләде: Рәшит Вахитов.
Похожие новости:
-
04.04.2015: Район яңалыклары
Сокланырлык гомер юллары
-
02.04.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Бәйрәмгә әзерлек ничек бара?
-
28.03.2015: Район яңалыклары
Районыбызның хөрмәтле кешесе
-
19.03.2015: Район яңалыклары
Бер кем дә онытылып калмасын иде
-
14.03.2015: Район яңалыклары
Сугыш һәм тыл ветераннарына – юбилей медальләре