» » Бәйрәмгә әзерлек ничек бара?

Бәйрәмгә әзерлек ничек бара?

2-04-2015, 10:06 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 521 | Комм.: 0
Муниципаль район хакимиятендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрүгә бәйле мәсьәләләр тикшерелде. Очрашуда шушы олы бәйрәмне үткәрү буенча оештыру комиссиясе әгъзалары, район үзәгендә урнашкан төрле учреждение-оешма җитәкчеләре катнашты. Комиссия рәисе – муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Крюков Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү буенча кабул ителгән чаралар планында каралганнарны гамәлгә ашыруга кагылышлы чыгыш ясады, алда торган тәгаен бурычларга тукталды. Аерым алганда, район үзәгендә Җиңү паркын тулы тәртипкә китерү, урамнарда, оешма, предприятие биләмәләрендә, яшәгән урыннарда язгы санитар чистарту, төзекләндерү буенча күмәк өмәләр оештыру, 9 май – Җиңү көнендә Чакмагышта үтәчәк бәйрәм чараларына әзерлек мәсьәләләре буенча тәгаен сөйләшү булды. “Үлемсез полк”, “Җиңү хаты” акцияләре, почетлы каравыл, барабанчылар маршын оештыру, бизәү, мәдәни-спорт чараларын үткәрү, волонтерлык һәм тимурчылык хәрәкәте, сугыш ветераннарына һәм тыл эшчәннәренә кадер-хөрмәт күрсәтү, тормыш-көнкүрешләрендә ярдәм итү, очрашулар оештыру, район тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда материалларны яңарту һәм башка күп төрле мәсьәләләр буенча фикер алышулар булды, тантананы үткәрүгә кагылышлы тәкъдимнәр әйтелде.
Мондый эшлекле сөйләшү авыл Советы биләмәләре башлыклары белән дә үткәрелде, анда авылларда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек барышы турында эшлекле сөйләшү барды.

Әзерләде: Рәшит Вахитов.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: