Яшәгән җиребез төзек һәм чиста булсын!
26-03-2015, 10:43 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 474 | Комм.: 0
Район биләмәләрен язгы санитар тазарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү максатында муниципаль район хакимияте башлыгы агымдагы елның 11 апреленнән 16 маена кадәр махсус айлык үткәрү турында карарга кул куйды. Аңа ярашлы, 11, 18, 25 апрельдә һәм 8 майда районда гомум өмәләр үткәреләчәк. Чараны әзерләү һәм гамәлгә ашыру буенча 12 әгъзадан торган оештыру һәм айлыкны үткәрү комиссиясе составы, аның рәисе итеп муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Р.Ә.Фәхретдинов расланды.
Әлеге карарда билгеләнеп үтелгәнчә, райондагы барлык предприятие, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләренә үз биләмәләрен санитар кагыйдәләргә ярашлы тотуны тәэмин итәргә, анда төзекләндерү буенча комплекслы эшләр башкарырга, янгынга каршы режим таләпләренә җавап бирерлек хәлгә китерергә кушылды. Язгы-җәйге чорда район үзәге урамнарыннан чүп-чарны җыеп полигонга чыгару өчен оешмаларның транспорты беркетелгән исемлек расланды.
Авыл биләмәләре хакимиятләре башлыкларына түбәндәге чараларны үтәргә тәкъдим ителә:
– авылларда санитар чистарту үткәрергә;
– айлык чорында авыл биләмәләрен санитар чистарту өчен кирәкле техника бүленүен тәэмин итәргә;
– авылларны чистарту барышына, санитар һәм янгынга каршы торышына даими контроль булдырырга;
– авылларда агачлар һәм яшел үсентеләр утыртуны оештырырга;
– юлларны, тротуарларны, капкаларны, металл коймаларны, бина фасадларын ремонтлауны оештырырга;
– санитар җомга көннәрен үткәрергә;
– ерымнар, елга, буа буйларын, чишмә тирәләрен чистартырга;
– зиратларда санитар чистарту үткәрүне һәм аларны ремонтлауны оештырырга;
– тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне ремонтларга;
– спорт һәм балалар мәйданчыкларын ремонтлауны оештырырга.
Предприятие, хуҗалык һәм оешма җитәкчеләренә, милекнең нинди формасында булуларына карамастан, биләмә янындагы участокларда тәртип булдырырга, биналарның архи-тектуралы яктыртылуын тәэмин итәргә, фасадларны, капка-коймаларны һәм башка төзекләндерү элементларын буяп чыгарга. Барлык авылларда, терлекчелек фермаларында янгын сүндерү максатында ясалма су алу корылмалары булдырырга.
Түбәндәге предприятие, оешма һәм учреждениеләргә тәкъдим ителә:
– Чакмагыш юл ремонтлау һәм төзү идарәлегенә (Р.Х.Мусин) – барлык юл билгеләрен яңартырга, күпер чикләрен билгеләүче коймаларны чистартырга һәм буярга, юлларны, күперләрне агымдагы ремонт эшләрен башкарырга.
Җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы идарәлеге” җәмгыятенә – айлык чорында каты көнкүреш калдыклары полигонының өзлексез эшләвен оештырырга, оешмалардан һәм шәхси хуҗалыклардан чүп-чарны, ботак һәм яфракларны кабул итәргә, эчке квартал үтү юлларында, тротуарларда агымдагы ремонт эшләрен башкарырга, йорт яны биләмәләрен санитар чистартуны һәм чүпне полигонга чыгаруны тәэмин итәргә.
Мәгариф бүлегенә, муниципаль район хакимиятенең яшьләр сәясәте буенча комитетына, уку йортлары җитәкчеләренә – айлык үткәрүдә һәм гомум район өмәләрендә мәктәп укучыларының, талипларның һәм яшьләрнең актив катнашуына ирешергә.
Авыл биләмәләре башлыкларына авылларның санитар торышына системалы контрольне гамәлгә ашырырга кушылды.
Карарда урам юлларын саклау максатында кирәкле урыннарда юл билгеләрен урнаштырып, йөк автотранспортын һәм тракторларның йөрүен чикләргә, диелә. Шулай ук торак йортлар янындагы мәйданнардан рөхсәт ителмәгән каралтыларны, гаражларны һәм кош-корт асрау өчен төзелгән корылмаларны алу, торак секторда һәр йорт-ихатаны карап чыгып, анда янгын хәвефсезлеге торышын тикшерү, шушы мәсьәлә буенча халык яшәгән урыннарда гражданнар җыелышларын үткәрү, авыл-ларны яшелләндерү максатында үсентеләр белән тәэмин итү, янгын чыгу куркынычы булган чорда урманда агач хәзерләүне чикләү һәм калдыкларны яндыруны тыю буенча аерым оешмаларга тәгаен бурычлар куела.
Чакмагыш авылын төзекләндерү максатында рөхсәт ителмәгән чүплекләрне бетерүне һәм төзекләндерүне район үзәге предприятиеләренә беркетергә.
“Административ хокук бозулар турында” Русия Федерациясе кодексы һәм башка законнар таләпләреннән чыгып эш итәргә, кирәк булган очракта гаеплеләрне закон нигезендә җавапка тарттырырга, диелә әлеге карарда.
Авылларда иң яхшы урам, өлгеле йорт, югары мәдәниятле өй өчен ярыш оештырырга кушылды.
Карар үтәлешен контрольдә тоту муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Р.Ә.Фәхретдиновка йөкләтелгән.

Похожие новости:
-
28.02.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы өченче чакырылыш муниципаль район Советының егерменче утырышы
-
30.01.2015: Район яңалыклары
Уяу булыйк, җәмәгать!
-
13.12.2014: Район яңалыклары
Тагын да капиталь ремонт турында
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Барысы да – имин тормыш өчен
-
28.10.2014: Төрлесеннән
Бәла-казалар булмасын дисәк…