Уяу булыйк, җәмәгать!
30-01-2015, 14:47 | Район яңалыклары | Просмотров: 710 | Комм.: 0
Районда Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә янгыннар чыгу очраклары теркәлмәде. Әмма бу тынычлык озакка бармады: агымдагы елның 7-22 гыйнвар көннәрендә район биләмәсендә өч янгын булды.
Аблай, Чакмагыш һәм Иске Почкак авылларындагы янгыннар, үкенечкә каршы, шактый гына матди зыян китерде: торак йортлар һәм өй эчендәге милек зарарланды яки юк ителде. Шунысы гына бераз тынычландыра: ут-ялкында кешеләр янып үлү очраклары булмады. Югарыда әйтелгән янгыннарның сәбәбе – электрүткәргечтә кыска ялганыш булу, мичне артык кыздырып ягу, ут төртеп яндыру. Узган елның шушы чорында ике янгын теркәлеп, анда бер кешенең гомере өзелгән иде. Шуңа күрә алдагы көннәрдә кешеләрнең имин тормышы тәэмин ителсен, бәла-казалар булмасын өчен район халкына мөрәҗәгать итәбез: янгын хәвефсезлеге чараларын, янгын күзәтчелеге, янгынга каршы хезмәт һәм авыл биләмәләре хакимиятләре хезмәткәрләренең барлык кисәтүләрен, әйткән тәкъдим-киңәшләрен төгәл үтәгез! Гражданнарның хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәмәве шундый күңелсез хәлләргә, фаҗигаләргә китерә дә инде. Янгыннан саклану чаралары ел дәвамында даими үтәлеп торырга тиеш. Кыш көннәрендә аеруча сак булырга кирәк. Бу вакытта гадәттә җылыту приборлары күп кулланыла, мунча мичләре кызу итеп ягыла. Шуңа күрә алар белән эш иткәндә контрольне нык көчәйтергә, бик игътибарлы һәм сак эш булырга чакырабыз. Районда яшәүчеләр арасында янгыннар чыгу, ут кабып китүләр, юл-транспорт вакыйгалары, энергетика һәм коммуналь системалар объектларында аварияләр һәм башка гадәттән тыш хәлләрдә ашыгыч рәвештә чакырыла торган хезмәтләрнең телефоннары турында мәгълүматка ия булмаганнар да байтак. Шушы өлкәдә мәгълүматларны тулыландыру максатында түбәндә язылганнарны игътибар белән укырга һәм истә калдырырга киңәш итәбез (Бу язманы йортыгызда күренеп торган урынга куйсагыз, тагын да яхшырак булыр иде).
Чакмагыш районында Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте (ЕДДС) оештырылуы хакында күп тапкыр язып чыккан идек инде. Гражданнар игътибарына кабатлап җиткерәбез: гадәттән тыш хәлләр, янгыннар, юл-транспорт һәм башка вакыйгалар, энергетика системасында һәм коммуналь челтәрләрдә аварияләр, авырганда һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәтергә кирәк булган очракта, кайда булса да җинаять кылу, тупас хокук бозулар шаһиты булганда 3-53-07, 01 телефоннары, һәм кесә телефоны аша 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм түләүсез телефоны саннарын җыеп, муниципаль районның диспетчерлык хезмәтенә мөрәҗәгать итә аласыз.
Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте муниципаль район хакимиятенең даими идарә органына буйсына, районда, шулай ук башка төбәкләрдә урнашкан авария-диспетчер, дежур көчләрне җәлеп итә һәм оештыра. Медицина, янгын, газ, энергетика, юл, коммуналь, су белән тәэмин итү хезмәтләре, авыл биләмәләре хакимиятләре көчләре, авария-коткару формированиеләре һәм, кирәк булса, вакыйганың төренә карап, башка көчләр һәм чаралар җәлеп ителергә мөмкин. ЕДДС белән берлектә янгын каравылы часте бинасында федераль янгыннан саклану частеның дежур-диспетчерлык хезмәте дә урнашкан. Гражданнар янгын чыгу, янып китү һәм юл-транспорт вакыйгалары булган очракларда шушы диспетчерлык хезмәтенә өстә күрсәтелгән телефоннар аша мөрәҗәгать итә ала.
Авария-диспетчер һәм районның дежур хезмәтләрен чакыруның телефоннарын да сезнең игътибарга җиткерәбез. Алар тәүлек әйләнәсенә эшли, кайчан мөрәҗәгать итсәң дә, сезне тыңлаячаклар һәм ярдәм итәргә әзер торачаклар.
Полиция – 3-11-62, 02 телефоннары буенча – җинаять кылу, хокук бозулар, юл-транспорт һәм башка вакыйгалар булган очракта.
Медицина хезмәте – 3-52-51, 03 – авырган һәм ашыгыч медицина ярдәме кирәк булган башка очракларда, юл-транспорт һәм башка вакыйгалар булганда (әгәр анда каза күрүчеләр булса).
Газ хезмәте – 3-27-04, 04 – хезмәтләндерелгән газ үткәргечләрдә берәр төрле хәл-вакыйга һәм авария булган очракларда, шулай ук көнкүреш һәм техник газ җиһазларын файдалануга бәйле төзексезлекләр, аварияләр булганда.
Энергетика хезмәте (җаваплылыгы чикләнгән “Башкирэнерго” җәмгыятенең Чакмагыштагы район электр челтәре) – 3-26-76, 3-26-75 – хезмәтләндерелүче электр челтәрләре һәм энергетика объектларында аварияләр булган очракларда.
Муниципаль энергетика хезмәте (“Чакмагыш электр челтәре” муниципаль унитар предприятиесе) – 3-14-49 – муниципаль электр челтәрләре һәм энергетика объектларында аварияләр булганда.
Су белән тәэмин итү буенча муници-паль предприятие – 3-40-50, 3-27-98 – хезмәтләндерелүче челтәрләр һәм су белән тәэмин итү объектларында аварияләр булганда.
Торак-коммуналь хезмәт (ПУЖКХ) – 3-13-90, 3-12-91 – хезмәтләндерелүче коммуналь, энергетика, җылылык һәм башка челтәрләрдә яки казанлыкларда һәм торак сектордагы объектларда аварияләр һәм төзексезлекләр булган очракта.
Юл хезмәте – 3-27-62, 3-26-59 – хезмәтләндерелүче юл челтәре торышына бәйле аварияләр, юл өзеклекләре булганда, ә башка юлларда, урамнарда юл өзеклеге килеп туса, яшәгән урындагы авыл биләмәсе хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә. Хөрмәтле якташлар, безнең хәвефсезлек, имин тормышыбыз – иң беренче чиратта үзебезнең кулларда. Хәвефсезлек кагыйдәләрен һәрчак төгәл үтәгез, уяу булыгыз!
Азат Сәетов,
янгыннан саклану часте начальнигы.
янгыннан саклану часте начальнигы.
Похожие новости:
-
01.01.2015: Котлаулар
Иртәгәге көнгә ышаныч белән!
-
25.12.2014: Район яңалыклары
Бәла-каза булмасын өчен
-
13.12.2014: Район яңалыклары
Тагын да капиталь ремонт турында
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Барысы да – имин тормыш өчен
-
28.10.2014: Төрлесеннән
Бәла-казалар булмасын дисәк…