Бәла-каза булмасын өчен
25-12-2014, 15:51 | Район яңалыклары | Просмотров: 584 | Комм.: 0
Янгын хәвефсезлеге
Агымдагы елда безнең районда 31 янгын чыгу (былтыр бу вакытта 32 булган иде) очрагы теркәлде. Ут-ялкында 7 (үткән елда 9) кеше янып үлде, тән җәрәхәте алучылар булмады. 12 миллион сумнан артык матди байлык саклап калынды, милеккә килгән зыян 3,5 миллион сум тәшкил итте. Янгын чыгуның сәбәпләре 7 очракта электр җиһазларының төзек булмавы, аларны файдаланганда кагыйдәләрне бозудан килеп чыккан. Газ җиһазларын кулланганда кагыйдәләр бозылуның 1 очрагы ачыкланган. Ә иң күпчелеге – 8 очракта – мунча миченең төзексезлеге һәм аны якканда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен тупас бозудан булган. Шулай ук тәмәке тартканда (5 очрак), ут белән саксыз эш иткәндә (3 очрак) кешеләр каза күрә. Ут төртеп яндыруның 3 очрагы теркәлде. Икешәр очракта яшен сугудан һәм үз-үзеннән ут кабынып китүдән дә зыян килгән. Ә менә балалар шаяруыннан ут чыгу очраклары теркәлмәгән, былтыр мондый 2 очракта бәла-каза килгәнлеге билгеле.
Яңа елга да санаулы гына көннәр калды. Бу көннәрдә күп төрле чаралар үткәрелә. Шушы вакытта янгыннар еш чыга да инде. Сәбәпләре: электр гирляндаларын кулланганда гади генә янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен белмәү яисә аларны санга сукмау. Ә моның нәтиҗәсе бик аянычлы тәмамланырга мөмкин. Ел саен безнең республикада пиротехник әйберләрдән дистәләрчә янгыннар чыга. Петардалар, шартлаткыч хлопушкалар, фейерверклар (еш кына аларның кайда җитештерелүе дә билгесез) балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә күңел ачу чарасына әверелде. Соңгы елларда пиротехник эшләнмәләрне төрле сәүдә итү урынында сатып алырга һәм теләсә кайда кулланырга мөмкин. Үткән елда безнең республикада Яңа ел төнендә куллары, бите пешеп һәм күзләре, тын алу юлы зыянланган дистәләрчә кеше дәваханәгә мөрәҗәгать итте. Ә бит Русия Федерациясендә пиротехник изделиеләрне рөхсәт ителмәгән магазиннарда сату тыела. Әмма һәр төрле “могҗизалы трубкалар”, “утлы тәгәрмәчләр”, хлопушка-шартлаткычлар сату дәвам итә. Еш кына сертификацияләнмәгән мондый продукцияне шәхси эшкуарлар сата. Сыйфат сертификатының, аны куллану инструкциясенең булмавы беркемне дә куркытмый, кешеләр кыю рәвештә тәҗрибә үткәрәләр. Нәтиҗәсе – пешкән бит һәм куллар. Бары тик шәхси үрнәк күрсәтеп, барлык таләпләрне үтәп кенә без балаларыбыз һәм якыннарыбыз тормышын һәм сәламәтлеген саклап кала алачакбыз. Яңа ел бәйрәме олысы-кечесе өчен дә хәвефсез булырга тиеш.

Альберт Гарифуллин,
районның күзәтчелек итү бүлеге начальнигы,
эчке эшләр майоры.

Похожие новости:
-
13.12.2014: Район яңалыклары
Тагын да капиталь ремонт турында
-
06.12.2014: Райондашлар иҗаты
Мондый кичерешләр дошманыңа язмасын!
-
11.12.2014: Җәмгыять тормышы
Эшкә бирсәң чын күңел
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Барысы да – имин тормыш өчен
-
28.10.2014: Төрлесеннән
Бәла-казалар булмасын дисәк…