Илебезнең чын патриотлары булыгыз
16-04-2015, 10:52 | Район яңалыклары | Просмотров: 510 | Комм.: 0
9 апрель көнне Чакмагышта игелекле гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гамил Гыйльметдин улы Гәрәев кунаклар кабул итте. Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары уку йортының өлкән вожатые Гөлчәчәк Мәһәдиева белән дәресләрдән соң фронтовик яшәгән өйгә юнәлде. Ветеран белән очрашуга шулай ук районның “Җиңү” хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Ринат Шәйбәков һәм муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Руслан Бикмөхәммәтов, Чакмагыш телевидениесе һәм район “Игенче” гәзите журналистлары да килде. Гамил Гыйльметдин улының, өлкән яшьтә булуына карамастан, әле дә солдатларча тиз-тиз атлап, йөгереп йөрүе, җитез, көр күңелле булуы һәммәбезне сокландырды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы көнендә хөрмәткә лаек ветеранның икеләтә бәйрәме – аның туган көне дә икән! Быел ул 91 яшен билгеләячәк. Сугыш һәм хезмәт ветераны кабат-ланмас гомер юлы үткән, ул – үзе тере тарих. Гамил Гыйльметдин улы ял-кынлы яшьлек еллары турында ихлас сөйләде, укучыларның сорауларына җавап бирде, аның сөйләгәннәре видеокамерага язылды. Ул 1942 елның августында сугышка алына. “Безне, бер төркем егетләрне, вагоннарга утырттылар да, кая барганыбызны да әйтмичә, алып киттеләр. Берничә көн юлда булганнан соң шуны аңладык: без япон самурайларына каршы сугышырга юнәлдек. Миңа махсус тәгаенләнештәге гаскәрдә хезмәт итәргә туры килде. Иң мөһиме шунысы: комендатурада 7 кеше, 7се дә — рус милләтеннән, мине, авылдан чыккан татар егетен, аларга җитәкче итеп куйдылар. Хезмәттә ныклы тәртип, уяулык сакларга тырыштым, командование мине хөрмәт итте. Япон самурайларыннан җиребезне сакладык. Бөек Җиңү көнен биредә каршыладык. Әмма ил чиген артабан да сакларга кирәк иде — хезмәтем 1947 елга кадәр дәвам итте. Төрле чаклар булды: сугыш — кайда да сугыш. Укчылар частенда хезмәт иттем, көне-төне уяу булырга кирәк иде”,– дип сөйләде ветеран.
Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен төрле орден-медальләр белән бүләкләнгән. 1947 елда туган якларына әйләнеп кайта, илебез гражданнарының хәвефсезлеген саклауда, эчке эшләр министрлыгы бүлекләрендә эшли. Бөек Ватан сугышында катнашып, утлы юллар үткән батыр кыз Закирә Исламгали кызы белән гаилә корып, матур гомер кичерәләр. 3 ул үстерәләр, тик Закирә апа, кызганычка каршы, бер ел элек дөнья куйды. Бала кайгысы да кичерергә туры килә аларга.
Гамил Гыйльметдин улы гаиләсе белән башта Уфада яши, аннан соң Чакмагышка күченеп кайта. Чакмагыш механика заводында төзелеш буенча мастер вазыйфасын башкара. Хаклы ялга киткәнче биредә намуслы хезмәт сала, райондашлары арасында абруй казана.
“Җиңү” хәрби-патриотик клубының актив әгъзалары — Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучыларына, яшьләргә теләкләрен дә әйтте Гамил Гыйльметдин улы.
–Бүгенге көндә илебезнең чын патриоты булу мөһим. Бөтен нәрсә дә үзеңнән тора, үзеңне нык тотарга, чыныгырга, белемгә, һөнәргә омтылырга кирәк. Спортны, хезмәтне яратыгыз, алар аерылмас дустыгызга әйләнсен. Тәмәке, спиртлы эчемлекләр белән һич кайчан да булышмагыз, аларның берсе дә юньлелеккә китерми. Илебезнең иминлеген саклау – сезнең кулларда. Дошманга каршы торырлык аң-белемгә, физик көчкә ия булыгыз, – диде ветеран. Мәктәп укучылары да, килгән башка кунаклар да хөрмәтле ветеранның кулын кысып, иң изге теләкләрен әйтеп, истәлеккә бергәләп фотога төштеләр. Ачык йөзле, җор сүзле, очрашу-аралашудан ямь табып, беркайчан да зарлану белми, авыр минутларны җиңеллек белән үткәреп җибәрергә күнеккән Гамил Гыйльметдин улы, безне бик озак җибәрергә теләмичә, матур итеп озатып калды. Хәрби рух сизелеп торган, һәр нәрсә тәртип белән урнаштырылып, эче дә, тышы да гөл кебек балкып торган йорт-җирегездә исән-имин, озын-озак яшәргә язсын сезгә, хөрмәтле ветеран!
Әзерләде: Рәсимә Мөхәммәдиева.
Похожие новости:
-
04.04.2015: Район яңалыклары
Сокланырлык гомер юллары
-
28.03.2015: Район яңалыклары
Районыбызның хөрмәтле кешесе
-
14.03.2015: Район яңалыклары
Сугыш һәм тыл ветераннарына – юбилей медальләре
-
20.01.2015: Район яңалыклары
Район яңалыклары
-
16.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Русия Президенты котлавы тапшырылды