Максатларыгыз тормышка ашсын!
26-05-2015, 10:50 | Котлаулар | Просмотров: 512 | Комм.: 0
Хөрмәтле районыбыз эшкуарлары!
Русиядә эшкуарлар көне буларак билгеләнеп үтүче 25 май көнендә районыбыз икътисадында лаеклы үз өлешен тапкан булдыклы, эшсөяр һәм уңышлы эшчәнлек җәелдергән эшкуарларны ихлас йөрәктән тәбрик итәм. Бүген илебездә мондый шөгыльгә тотыну җиңел булмаса да, мактаулы һәм кирәклеге бәхәссез. Эшкуарлар җәмгыятебездә ирешкәннәрдә генә тукталып калмый торган, ныкышмалылык белән төрле өлкәләрдә эшкә кыю алынучы һәм икътисадын күтәреп, күп социаль мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәмгә ашкынып торучылар да әле. Сезнең осталыгыгыз, тырышлыгыгыз, максатка кыю ирешә баруыгыз мактауга һәм хуплауга лаек. Һәрбарчагызга да бәйрәмегез уңаеннан иң ихлас котлауларымны юллыйм. Энергияле, инициативалы, уңышлы эшкуарлар булып калыгыз, һәр изге башлангычларыгыз тормышка ашсын. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим.
Риф Йосыпов,
муниципаль район хакимияте башлыгы.
муниципаль район хакимияте башлыгы.
Похожие новости:
-
26.05.2015: Район яңалыклары
Алда хәзер – тормыш имтиханы
-
08.05.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Фидакарьлекләрен лаеклы бәһалап
-
30.04.2015: Район яңалыклары
Үзидарәлек органнары – халык мәнфәгатен яклаучы
-
01.01.2015: Төрлесеннән
Уңышлар алып килде бу ел…
-
01.01.2015: Котлаулар
Иртәгәге көнгә ышаныч белән!