» » Үзидарәлек органнары – халык мәнфәгатен яклаучы

Үзидарәлек органнары – халык мәнфәгатен яклаучы

30-04-2015, 10:05 | Район яңалыклары | Просмотров: 625 | Комм.: 0
Үзидарәлек органнары – халык мәнфәгатен яклаучы
24 апрель көнне район мәдәният йортында урындагы үзидарәлек көненә багышланган тантаналы кичә үткәрелде.
Чараны муниципаль район хакимияте белгече Индира Гәрәева белән Булат Әхмәдиев алып барды. Башта муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков, һөнәри бәйрәм белән котлап, тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясады:
– Урындагы үзидарәлек – кешегә иң якын власть, шуңа да бүген җаваплылык һәм активлык арта, һәрберебездән тирән һәм күпьяклы белем таләп ителә. Бөтен районыбыз, туган ягыбызның тормышы, һәрьяклап үсүе дә үзидарәлеккә бәйле. Муниципаль берәмлекләр сәламәтлек саклау, тирә-якны төзекләндерү, мәгариф, фән, мәдәният һәм башка өлкәләрдә дә уңышлы эш алып бара. Кешеләргә хезмәт итү иң почетлы һөнәр булып кала. Урындагы үзидарәлек – демократик җәмгыятьнең нигезе. Гражданнар һәм власть арасында тыгыз бәйләнеш булдырылып, белгечләр таләпләргә җавап бирергә бурычлы. Нинди генә хәл килеп туса да, халык урындагы үзидарә органына мөрәҗәгать итә. Теге яки бу проблеманың уңышлы хәл ителүе гражданнарның активлыгыннан да тора, шуңа күрә безнең максат – нинди генә сорау-үтенеч булса да, аны хәл итү юлын табу, җавапсыз калдырмау. Сезгә инициативалылык, активлык телим. Без – илебез, районыбызның чәчкә атуында төп звено булып калабыз. Сезнең игътибарыгыз, һөнәри осталыгыгыз, компетентлы, таләпчән булуыгыз, эшкә җаваплы карашыгыз урындагы мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итүдә төп нигез булып тору, якташларның тормыш сыйфатын яхшырту белән беррәттән, бу сыйфатлар дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлешләрен гамәлгә ашыруга да булышлык итә. Сезгә иң изге теләкләремне: ныклы сәламәтлек, бетмәс оптимизм, уңышлар, имин тормыш телим.
Тәбрикләү сүзеннән соң Г.Ф. Крюков вазифа бурычларын уңышлы һәм намуслы башкарганы, урындагы үзидарәлек органнары мәнфәгатьләрендә озак еллар намуслы хезмәтләре өчен бер төркем хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды.
Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтайның Мактау грамотасы белән муниципаль район советы сәркатибе Илгиз Фаил улы Ихсанов бүләкләнде.
БР Дәүләт Җыелышы – Корылтайның
Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Лилия Фәрит кызы Ганиева – Рәҗәп авыл Советы авыл биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесе;
Реканс Фәнил улы Ямалеев – район хакимияте башлы-гының икътисад буенча урынбасары, икътисад һәм сәүдә бүлеге начальнигы.
Югары һөнәри осталыкка ирешеп, урындагы үзидарәлек органнары мәнфәгатьләрендә күп еллар намус белән хезмәт иткәне өчен Тайняш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Хәлил Рәис улы Исхаков муниципаль район хакимиятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Вазифа бурычларын уңышлы һәм намуслы башкарганы, урындагы үзидарәлек органнары мәнфәгатьләрендә озак еллар яхшы хезмәт иткәне өчен һәм һөнәри бәйрәм уңаеннан муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
Инзира Риф кызы Гыйбашева – Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсенең яшьләр эшләре буенча белгече;
Гөлнәзирә Рәшит кызы Кашапова – Калмашбаш авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе;
Ләйсән Таһир кызы Низамова – муниципаль район хакимияте опека бүлегенең әйдәүче белгече;
Альбина Илфир кызы Хәмәтханова – Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсенең баш бухгалтеры;
Зинфира Ринат кызы Шәйхетдинова – муниципаль район хакимиятенең финанс идарәлегенең бюджет секторы әйдәүче белгече.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм урындагы үзидарәлек эшен үстерүдә зур өлеш керткәне өчен Башкортстан Республикасы муниципаль берләшмәләр Советы ассоциациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:
Эльвира Вазих кызы Әхсәнова – муниципаль район хакимиятенең баш бухгалтеры;
Геннадий Фотеевич Крюков – муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары;
Радик Рәзиф улы Тимерханов – Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы;
Светлана Фларис кызы Шакирова – муниципаль район хакимиятенең мәгълүмат-аналитик эшчәнлек секторы җитәкчесе.
Озак еллар урындагы үзидарәлектә намуслы хезмәт иткәне һәм үзидарәлекне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Башкортстан Республикасы муниципаль берләшмәләр Советы ассоциациясенең Рәхмәт хатына ия булдылар:
Дилбәр Касыйм кызы Байбакова – Иске Калмаш авыл Советы авыл биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесе;
Вазих Фаил улы Ихсанов – Яңа Балтач авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы;
Алина Равил кызы Фәрхетдинова – муниципаль район Советының әйдәүче юрист-консульты.
2014 елда авыл Советы авыл биләмәләре эшчәнлегенә нәтиҗә ясалганнан соң, район хакимияте карар кабул итте:
Калмашбаш, Үрнәк, Рапат авыл Советлары авыл биләмәләренең яхшы эшләүләрен билгеләргә;
Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр дип танырга һәм урыннар билгеләргә;
III урын Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсенә бирелде (20 000 сум).
II урынга Яңа Балтач авыл Советы авыл биләмәсе лаек булды (30 000 сум).
I урын Юмаш авыл Советы авыл биләмәсенә бирелде (50 000 сум).
Муниципаль хезмәткәрләрне тантаналы шартларда эшкә кабул итү дә бәйрәмгә төс өстәде.
Присяга кабул итү өчен 11 кеше чакырылды. 2014-2015 елның апреленә кадәр хезмәткә алынучыларга “Чакмагыш районы урындагы үзидарәсе” дигән билгеләрне Г.Ф.Крюков тапшырды.
Кичә төрле авыл биләмәләрендә яшәүче райондаш-ларыбызның җыр-моңнары белән аралаштырылып барды. Бәйрәмдә шулай ук муниципаль район хакимиятендә эшләүче бер төркем яшьләр татар халкының дәртле, моңлы җырларына попурри башкарып, үзләренең һәрьяклап та оста, талантлы булуын күрсәттеләр. Ильмира Гыйззәтуллина үзе иҗат иткән “Чакмагышым” шигырен укып ишеттерде.
Шунысы да игътибарга лаек: күптән түгел Уфада БР Башлыгы Рөстәм Зәки улы Хәмитов Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Раил Рифгать улы Мохтаруллинны III дәрәҗә Диплом белән бүләкләде. Бу югары бүләк аңа республикада үткән “Авыл биләмәсенең иң яхшы муниципаль хезмәткәре” бәйгесендә җиңү яулаганы өчен бирелде. Равил Хәмит улы Фәезов “Башкортстан Республикасының атказанган икътисадчысы” дигән югары исемгә лаек булды. Әлеге көндә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын зур оешканлык, тантаналы итеп үткәрүдә дә авыл биләмәләре, муниципаль район хакимияте белгечләре оештыру, халыкны мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү эшләре белән мәшгуль. Һәр җирдә, һәр авылда тарихи вакыйганы бәйрәм итүгә ныклы әзерлек бара.

Әзерләде: Рәсимә Мөхәммәдиева.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: