» » Алда хәзер – тормыш имтиханы

Алда хәзер – тормыш имтиханы

26-05-2015, 10:16 | Район яңалыклары | Просмотров: 724 | Комм.: 0
Алда хәзер – тормыш имтиханы
Тозлыкуш урта мәктәбен быел дүрт егет һәм бер кыз тәмамлый. Алар һәм 9 сыйныфны тәмамлап килүче 9 укучы үсмер өчен соңгы кыңгырау бәйрәме, һәр елдагыча, дулкынландыргыч һәм хәтерләрдә уелып калырлык чагу тамашага әверелде.
Тантана геройларының бәйрәм шатлыгын уртаклашырга бөтен мәктәп коллективы, шул исәптән әти-әниләре дә җыелган иде. Мәктәп директоры Резеда Әмирҗан кызы Әюпова унберенчеләрне һәм 9 сыйныфны тәмамлаучыларны тантана уңаеннан тәбрикләп чыгыш ясады, аларның имтиханнарга тәкъдим ителүе турында боерык укыды, укуда, мәктәптән тыш чараларда һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашкан укучыларга Мактау грамоталары тапшырды. Унберенчеләрдән мондый бүләкләргә Илшат Вәлиәхмәтов, Линар Исламов һәм Лилия Шигаева лаек булды. Муниципаль район Советы һәм хакимияте исеменнән ихлас котлауларны район “Игенче” һәм “Саҡмағош сатҡылары” гәзитләренең баш мөхәррире Фәнис Фидан улы Әмирханов, мәгариф бүлегеннән Балалар иҗат үзәге хезмәткәре Светлана Фларит кызы Тимербулатова, Тозлыкуш авыл Со-веты авыл биләмәсе хакимиятеннән аның башлыгы Зөлфия Мөбәрәк кызы Камалова, “Алга” кооператив колхозы рәисе урынбасары Фәнис Радик улы Маннанов, авыл мәдәният йорты директоры Гөлфия Рәдиф кызы Потапова, ветеран укытучылар исеменнән – озак еллар мәктәп ди-ректоры булып эшләгән мәгариф ветераны Фәнил Билал улы Хәсәнов һәм хаклы ялдагы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Розалия Хәтим кызы Закирова ишеттерде.
Унберенчеләрнең сыйныф җитәкчеләре Гөлнара Ринат кызы Зыязова белән тугызынчыларның җитәкчесе Рәсимә Рәдиф кызы Камалова да үзаллы тормыш юлына аяк басучы тәрбияләнүчеләренә изге фатихалар бирде, әти-әниләре һәм быел беренче сыйныфка киләчәк булачак укучылар да аларга иң җылы теләкләрен җиткерде. Тәүге укытучыларның фатихалары да озакка истә калыр, мөгаен. Берчә моңланып, берчә горурланып унберенче сыйныф-ны тәмамлап килүчеләр туган мәк-тәпләренә, белем һәм тәрбия биргән укытучыларына, әти-әниләренә, барлык укучыларга һәм килгән кунакларга күңел түрләрендәге иң изге хисләрне җиткерделәр, алда торган тормыш сынаулары алдында каушап калмаска һәм максатларга кыю юл ярырга вәгъдә иттеләр.
Гамьсез балачак белән саубуллашу буларак соңгы кыңгырау чыңы астында биш үсмер үзаллы тормыш юлына аяк басты. Ак юл сезгә, кадерлеләребез, максатларыгыз тормышка ашсын, теләкләрегез кабул булсын!

Әзерләде: Фәнис Әмирханов.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: