» » Котлыйбыз

Котлыйбыз

11-04-2015, 10:58 | Котлаулар | Просмотров: 710 | Комм.: 0
“Ел укытучысы - 2015” Республика конкурсы безнең районга да җиңүләр китерде. Шушы мәртәбәле бәйгедә катнашып, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Ирина Радим кызы Мортазина һәм гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвира Илфар кызы Кәбирова конкурсның лауреатлары булдылар. Ирина Радим кызы “Йөрәгемне балаларга бирәм”, Эльвира Илфар кызы “Мәгълүмат —компьютер технологияләрен куллану” номинацияләренең җиңүчеләре булдылар. Без аларны бу зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм арытабан да иҗади уңышлар телибез.
* * *
31 мартта туган якны өйрәнү буенча “Ватан юллары буйлап” фәнни эшләр конкурсының II республика этабы үтте. Башкортстанның балалар туризмы, крайны өйрәнү һәм экскурсияләр үзәге оештырган бу бәйгедә катнашып, Аблай урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы ИЛНАРА СӘЕТГӘРӘЕВА “Бөек Ватан сугышы” номинациясендә чыгыш ясады. Мәктәпнең тарих укытучысы Р.Д.Зәйнетдинова җитәкчелегендә башкарылган бу тикшеренү эше “Чакмагыш районы һәм Аблай авылы халкының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында уртак җиңүгә керткән өлеше” дип исемләнде. Ул жюри әгъзаларының югары бәһасына лаек булды һәм мәртәбәле I урынны яулады.
* * *
Чакмагыш гимназиясе укучылары һәм укытучылары республика күләмендәге конкурс-конференцияләрдә катнашып, сөендерерлек уңышларга ирештеләр. Мәктәпләрнең ЮНЕСКО ассоциациясе һәм республика Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган “IV Щербаков укулары” фәнни-гамәли конференциядә катнашкан тугызынчы сыйныф укучысы РОКСАНА ГАЙНЕТДИНОВА (укытучысы Л.И.Кинҗәкәева) – мактаулы II, икенче сыйныф укучысы ИСКӘНДӘР АКЧУРИН (укытучысы С.М.Хәлиуллина) призлы III урынга лаек булдылар һәм шул ук дәрәҗәдәге Дипломнар белән бүләкләнделәр. Башкортстан Республикасы укучыларының Кече фәннәр академиясе кысаларында үткәрелгән фәнни-тикшеренү эшләре республика конкурсының гамәли этабында катнашып җиңүгә ирешкән ЭЛИЗА ХУҖИНА (химия номинациясендә) һәм ЗАРИНА ӘХМӘДУЛЛИНА (Башкортстан тарихы һәм мәдәнияты) III урынны яулады. “Информатика” номинациясендә чыгыш ясап ТИМУР СӘЕТГӘРӘЕВ катнашучы Дипломына ия булды. Республика конкурсына җиңүчеләр һәм катнашучыларны әзерләгән укытучылары Л.М.Дәүләтова, Л.Р.Әхмәдуллина, М.М. Кәримовага Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
* * *
I Гомумрусия олимпиадасында актив катнашкан 85нче Чакмагыш һөнәрчелек лицее укучылары ФИДАН МАННАНОВ (1 курс) һәм РУЗИЛ МӨХӘММӘТҖАНОВ (1 курс) тарих фәне буенча – II, рус әдәбияты буенча РИНАТА ГАЛЛӘМОВА (1 курс) IV урынны яулауга иреште. Лицейның тарих укытучысы З.Ф.Касыймходжаева, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Э.Н.Чикова шушы олимпиаданы үткәрүдә актив катнашкан өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: