Район яңалыклары
24-01-2015, 11:12 | Район яңалыклары | Просмотров: 525 | Комм.: 0
16 гыйнварда Балалар иҗат үзәгендә ел саен үткәрелгән “Йолдызлы юл” район конкурсы оештырылды. Биредә Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсенең “Яшь театраллар” командасы катнашты. Алар әкиятне инглиз теленә тәрҗемә итеп, заманча куеп, сәхнәгә чыгарды. Укучылар үзләренең актер осталыкларын күрсәтеп, “Әкият” номинациясендә икенче урынга лаек булды. Инглиз телен тиешле дәрәҗәдә өйрәнү максатында Тозлыкуш урта мәктәбендә “Мавыктыргыч инглиз теле” түгәрәге дә эшләп килә. Калмашбаш урта мәктәбенең “Илһам” коллективы да “Йолдызлы юл” фестиваль-конкурсында үзләрен актив яктан күрсәтте. Алар хореографик спектакль һәм спортлы-биюле шоу номинацияләрендә катнашты. Коллектив югары башкару дәрәҗәсенә лаек булып, әлеге номинацияләрдә беренче-икенче урыннарны яулады.
***
Калмашбаш урта мәктәбендә беренче яртыеллык нәтиҗәләре барланды. Әлеге мәктәптә 115 укучы белем ала. 12 укучы бары тик “5” билгеләренә генә өлгерә, 38 укучы яхшы билгеләргә укый. Административ контроль эшләре нәтиҗәләре буенча белем бирү сыйфаты 2-11 сыйныфларда – 50%, беренче яртыеллыкта 43% тәшкил итә. Түгәрәк эшләре графикка ярашлы алып барыла, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек биредә ныклы җәелдерелгән.12 гыйнварда үткән укытучылар советына киләсе сораулар каралды: белем бирү сыйфатын күтәрү һәм аларны тормышка ашыру юллары, беренче яртыеллыкка йомгак ясау.
***
Үткән якшәмбе төнендә православие динен тотучылар Крещение бәйрәмен билгеләп үтте. Һәр елдагыча, бу матур чарага халык күп җыелды. 18 гыйнвар төнендә сәгать уникене суккач, Крещение бәйрәме йоласына ярашлы гыйбадәт кылу башланды. Быел бу чараның тиздән сафка басачак яңа храм бинасында баруы Юмаш халкы өчен бик сөенечле булды. Чиркәүгә килүче һәр кеше кылган гөнаһлары өчен тәүбә кылды. Теләге булган һәр кеше савытларына су тутырып алды. Шунысы могҗизалы – бу төндә алынган су бер ел буена үзенең сихәтле сыйфатын югалтмый. Суга өч тапкыр чумып алу барлык чирләрдән арындыра, яман күздән саклый, диләр. Суга чумып, рухи ләззәт алган кешеләр өчен биредә чишенеп-киенү өчен палаткалар, кайнар чәй оештырылган иде.

Сайт материалларына нигезләнеп,
Лиана Ханмурзина әзерләде.
Лиана Ханмурзина әзерләде.
Похожие новости:
-
20.01.2015: Район яңалыклары
Район яңалыклары
-
13.01.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Җиңүчеләргә – бүләкләр
-
13.01.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Көмеш дуга, җиз кыңгырау: тройка атлар килә ашкынып, алтын дагалардан ут чәчелә, килә алар ярсып, талпынып...
-
20.12.2014: Спорт
Хакимият башлыгы призына
-
06.12.2014: Спорт
Өметле спортчылар булуны дәлилләп