Көмеш дуга, җиз кыңгырау: тройка атлар килә ашкынып, алтын дагалардан ут чәчелә, килә алар ярсып, талпынып...
13-01-2015, 15:33 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 612 | Комм.: 0
Иске елны озатып, яңасын каршы алган мәл – 30 декабрь көне төрле могҗизалы-тылсымлы вакыйгаларга бай булды.
Райондашлар бу көнне шатлык-куанычлы чараларда катнашты. Аларның берсе – җиз кыңгыраулар чыңлаткан атларның горур җилдереп баруы, гаҗәеп матур атлар күренеше. Берсеннән-берсе матур, соклангыч тройкалар, Кыш Бабай, Карсылу, Яңа ел һәм кучерлар тәүдә мәчет янәшәсендә урнашкан боз шәһәрчегенә җыелды. Әкият геройларын чынбарлыкта күргәч, үзебезне әкият илендә кебек хис иттек. Без аларның һәркайсын сәламләп, гаҗәеп матур пар атлар, Кыш Бабай, Карсылу, Яңа ел, 2015 ел символы – кәҗә-сарык костюмнарындагы геройлар белән таныштык.
“Базы” авыл хуҗалыгы кооперативы тройкалары янәшәсендә безне Альберт Сәйфетдинов белән Ригат Җиһаншин сәламләде. Аларның атларны бәйгегә әзерләгәндә зур тырышлык салганнары күренеп торды. “Үзәк” машина-тех-нология станциясе кучерлары Рифкать Игъдисламов белән Айрат Янгиров та ярышка әзер иде. “Заря” авыл хуҗалыгы кооперативының Кыш Бабае белән Карсылуы Рәис белән Рәфидә Әхмәтовлар, Ирек Сәлигаскәров, “Алга” авыл хуҗалыгы кооперативының Кыш Бабае белән Карсылуы Илфат белән Светлана Локмановлар, Фирзәр Гыйззәтуллин, Илдар Таипов, Яңа ел булып киенгән Илсур Мусин, “Волга” авыл хуҗалыгы кооперативы Кыш Бабае Руслан Миңнеханов, Карсылуы Лиана Әлмиева, Яңа ел Фларида Нуриева, кучер Илвир Нурисламов, гармунчы Фидрат Әминев, Рифат Кадерголов, Рузил Нәфыйков, Әнгам Әхмәтов, Азат Әхмәдуллин, Фларит Хәбибуллин, Рузилә Нәфыйкова, “Октябрь” авыл хуҗалыгы кооперативы Кыш Бабае Илдар Шакиров, Карсылу Альбина Сабирова, Риаз белән Риана Кудашевлар, Фидан Шәйхелов, Илдус Макулов, Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы Кыш Бабае Илдар Рәҗәпов, Карсылуы Айгөл Усманова, Яңа ел Ринал Хәбиров, Ришат Сафуанов, Даниил Гайсин, Флүзә Ханова, гармунчы Зөлфәт Мөхәммәтдинов, “Победа” авыл хуҗалыгы кооперативы Кыш Бабае Руслан Әхмәтов, Карсылу Юлия Якупова, Яңа ел Илмир Солтанов, кучерлар Тәбрис Заһидуллин, Аза-мат Яппаров белән бераз әңгәмә кордык. Тройка атларны сайлап алу, кошевкаларны бизәү, җигү кирәк-яракларының сыйфаты буенча бә-һаланды. Ел саен үткәрелгән тройкалар парадында район хуҗалыклары актив катнашты. Алар район үзәге урамнарыннан чакмагышлыларны Яңа ел белән котлап үттеләр. Аннары район мәдәният йорты алдында матур концерт куелды. Бу вакытта комиссия әгъзалары тройка атларга бәһа бирде. Беренче урын “Победа” авыл хуҗалыгы кооперативыннан килгән тройкага бирелде. Икенче урынга “Заря” авыл хуҗалыгы коперативының тройка атлары лаек булды. “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативы тройкасы да яхшы әзерлектә килгән – алар өченче урынга чыкты. “Октябрь” белән Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативлары дүртенче һәм бишенче урыннарны бүлеште.
Кыш бабайлар ярышында Тайняш авыл Советы авыл биләмәсе Кыш Бабае Денис Хәмидуллин – беренче, Иске Калмаштан Илдар Шакиров – икенче, Рәҗәп авыл Советы авыл биләмәсе Кыш Бабае Руслан Миңнеханов өченче урынны алды.
Карсылулардан да беренче урынны Тайняш Карсылуы – Илмира Мусина, икенче урынга Каразирек Карсылуы (Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе) Юлия Якупова, өченче урынга Яңа Балтач авылы Карсылуы Айгөл Усманова чыкты.
Яңа еллар конкурсында беренче урынны Иске Сөрмәт авылы Яңа елы Фларида Нуриева (Рәҗәп авыл Советы авыл биләмәсе), икенче урынны – Калмашбаштан Лиана Ниязова, өченче урынны Каразирек авылыннан килгән Яңа ел Илмир Солтанов алды.
Җырчылардан иң моңлылары дип “Заря”лылар табылды. “Иң яхшы җырчы” исеме Эльвира Әхмәтовага бирелде. Яңа Балтач авылыннан килгән гармунчы Зөлфәт Мөхәммәтдинов иң яхшысы исеменә лаек булды, “Иң шәп биюче” дигән данга Имәнлекул биючесе Миләүшә Кнәзева ия булды. “Иң яхшы режиссура” номинациясендә искебәширлеләр җиңде.
Җиңүчеләрнең һәммәсенә бүләкләр тапшырылды,конкурста катнашучылар да дәртләндерелде. Район халкы биредә рәхәтләнеп күңел ачты, Кыш бабай, Карсылулар, тройка атлар янәшәсендә истәлеккә фотоларга төште.
Лиана Ханмурзина.
Гөлнур Хәлиуллина фотолары.
Гөлнур Хәлиуллина фотолары.
Похожие новости:
-
13.01.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Җиңүчеләргә – бүләкләр
-
30.12.2014: Район яңалыклары
Яңа Балтачта – боз мәйданчыгы
-
18.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының унсигезенче утырышы
-
06.12.2014: Спорт
Өметле спортчылар булуны дәлилләп
-
13.12.2014: Район яңалыклары
Боз шәһәрчеге төзелә