Мәктәп укучылары ярыша
22-01-2015, 13:55 | Спорт | Просмотров: 528 | Комм.: 0
17 гыйнварда Башкортстан мәктәпләре укучылары арасында XVII республика спартакиадасы кысаларында полиатлон буенча Чакмагышта ярышлар үтте. Анда районның 16 мәктәбеннән 1998-2000 елларда туган 64 үсмер егет һәм кыз катнашты. Тәүдә алар пневматик мылтыктан ату һәм турникта (малайлар) һәм кул белән эскәмиядән күтәрелү (кызлар), аннары Чакмагыш питомнигы каршындагы чаңгы юлында көч сынаштылар. Трасса табигатьнең бик матур җиреннән — катнаш агачлар үскән урыннан үтә. Чаңгы юлы яхшы итеп салынган. Көне дә җылы торды. Стартка беренче булып кызлар басты, алар 2 километр арада узыштылар. Аннан соң үсмер егетләр 3 километр дистанциядә ярыштылар. Һәр команда составында икешәр егет һәм кыз катнашты. Кызлар арасында барган бәйгедә Үрнәк урта мәктәбе укучысы Ләйсән Хәйруллинага тиңләшүче булмады. Икенче урынга Сыйрышбаш тулы булмаган урта мәктәбеннән Регина Хаҗиева чыкты. Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучысы Алия Сәлихова өченче урынга лаек булды. Үсмер егетләр арасында Юмаш урта мәктәбе укучысы Евгений Сайдяков иң җитезе булып танылды, ул 3 километр араны 8 минут 6 секундта үтте. Аның сыйныфташы Александр Сайдяков финишка аңардан нибары бер секундка гына калышып килде һәм икенче урынны алды. Үрнәк мәктәбеннән Айнур Гәрәевка өченче урын бирелде. Гомумкоманда беренчелеге түбәндәгечә: иң күп балл җыйган Юмаш мәктәбенең яшь спортчылары беренче урынны яулады. Үрнәк мәктәбе командасына икенче урын бирелде. Өченче урынны Чакмагыш беренче урта мәктәбе командасы алды. Спартакиада уку елы тәмамланганга чаклы дәвам итәчәк. Аның программасына кес-баскет, полиотлон, милли көрәш, волейбол, гимнастика, җиңел атлетика һәм чаңгы узышлары кертелгән. Шушы спорт төрләре буенча җиңүчеләр тәүдә зона ярышларында, анда җиңеп чыгучылар республика беренчелегендә катнашачаклар. Яшь спортчыларыбызга уңышлар телибез!
Әзерләде: Рим Хуҗин.
Похожие новости:
-
20.01.2015: Район яңалыклары
Район яңалыклары
-
25.12.2014: Спорт
Лига тарихында беренче тапкыр зур җиңүгә ирештек
-
20.12.2014: Спорт
Хакимият башлыгы призына
-
18.12.2014: Спорт
Хоккей ярышлары башланды
-
06.12.2014: Спорт
Өметле спортчылар булуны дәлилләп