» » Яңа юл яра гомер агышы – изге юл тели кыңгырау тавышы...

Яңа юл яра гомер агышы – изге юл тели кыңгырау тавышы...

23-05-2015, 09:19 | Район яңалыклары | Просмотров: 607 | Комм.: 0
Яңа юл яра гомер агышы –  изге юл тели кыңгырау тавышы...
11 ел элек алар – ак тасмалы, ак алъяпкычлар кигән нәни генә кызлар, кара костюм, ак күлмәкле шук малайлар беренче тапкыр гимназиягә белем дөньясына кереп киттеләр. Шушы көннән соң күпме айлар, атналар, көннәр әкияттәге кебек сизелми дә үтеп киткән.
Шушы кызлар һәм егетләр кабат мәктәп бусагасында. Бүген аларның бәйрәме – соңгы кыңгырау тантанасы. 22 май көнне мәктәпкә соңгы кыңгырау тавышын ишетергә ашкынып килгән чыгарылыш укучыларын тәбрикләргә гимназиягә ата-аналар, апа-апайлар, туганнар, якын дуслар җыелды. Укучылар шатлыгын уртаклашырга район мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Нәбиева да килде. Ул тиздән олы тормыш юлына аяк басачак 59 укучыга йөрәк түреннән чыккан иң изге теләкләрен җиткереп, аларга якты, хәерле юл теләде. 11 ел дәвамында укучыларына икенче әни булып, эшләренә карата үтә дә сабыр, игътибарлы, гадел таләпчән булган гимназия укытучыларына да ул рәхмәт белдерде.
Оста җитәкче, укучылар белән дә, укытучылар белән дә һәрвакыт яхшы мөгамәләдә булучы, кирәк чакта дус һәм иптәш була белеп, шатлык-куанычларны бергә кичереп, мәсьәләләрне үзвакытында һәм олысы-кечесенең мәнфәгатьләрен күз уңын-
да тотып хәл итә белгән гимназия директоры Ратмир Фоат улы Камил-җанов чыгарылыш сыйныф укучылары алдында дулкынландыргыч чыгыш ясады. “Менә ул көтеп алган көн сизелми килеп тә җитте. Бүген сезнең өчен соңгы тапкыр кыңгырау яңгырый. Алда – олы тормыш, матур хыяллар, изге максатлар. Киләчәктә сезнең юлыгызда бары тик яхшы һәм якты кешеләр генә очрасын. Алда сезне беренче һәм иң авыр тормыш имтиханы көтә – ул да булса Бердәм дәүләт имтиханы. Киләчәктә сынаулар күп булачак әле. Аларның һәркайсын җиңеллек белән үтеп чыгарга Ходай Тәгалә сезгә көч бирсен. Авыр чакларыгыз булып, киңәш кирәккән чакта гимназия ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык!”, – диде ул.
Дәүләт имтиханнарын тапшырырга хокук бирү турындагы приказны директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Зөлфия Вил кызы Саматова укып ишеттерде. “11 ел мин сезнең белән бергә. Берчә кыска, берчә озак та булып тоелган шушы вакыт эчендә мин сезне үземнең балаларым кебек яратып өлгердем. Сез – иң белемле, акыллы, сабыр һәм тәртиплеләре. Шушы еллар дәвамында мин һәркайсыгыз белән мөлаем һәм итәгатьле булырга тырыштым. Тормышта һәркайсыгыз үзенең лаеклы урынын табар, дип чын йөрәктән ышанам, һәммәгезгә дә изге юллар һәм ак бәхетләр телим”, – диде йомшак күңелле Зөлфия Вил кызы, күзләреннән аккан яшьләрен тыярга тырышып. Балачакның иң гүзәл мизгеле булып беренче сыйныфка аяк баскан чак хәтергә килә. Һәм беренче сыйныфка кабул итеп алган беренче укытучы... Чыгарылыш сыйныфларының беренче укытучылары – Рәмилә Нигъмәтҗан кызы, Зөһрә Ибраһим кызы, Рәгыйдә Әгъләм кызы, Зөлфия Тәлгать кызы, Ре-гина Данил кызы, Ирина Риммир кызы, Светлана Рафаэль кызы, Ләйсән Ревил кызы хөрмәтенә иң изге рәхмәт сүзләре яңгырады. Алар исеменнән Зөлфия Тәлгать кызы чыгыш ясап, укучыларга хәерле юллар, киләчәктә имин тормыш, барлык теләкләренең тормышка ашуын теләде.
Белем үрләренә бергә менеп, мәктәптә булган чараларда бергә катнашып, шатлык-куанычларны бергә уртаклашкан сыйныф җитәкчеләре – Гүзәл Мәүлитҗан кызы, Наилә Фәрит кызы, Зөмрә Тәлгать кызы, Мария Михайловна, Альмира Фәһим кызы, Илдус Фидус улы, Ләйсән Илһам кызы, Резеда Риканс кызы, Гөлнара Марат кызына да ихлас рәхмәт сүзләре җиткерелеп, хуш исле чәчәк гөлләмәләре тапшырылды. Алар исеменнән чыгарылыш укучыларын Ләйсән Илһам кызы Кинҗәкәева котлады.
Якты дөньяга тудырып үстергән, яшәргә көч биргән, кирәк чакта юаткан, файдалы киңәш биргән ата-аналар хөрмәтенә дә ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады. Олы тормыш юлы бусагасында торган уллары һәм кызлары алдында барлык ата-аналар исеменнән Дамира Габделхак кызы Мусина чыгыш ясап, укучыларга иң изге хәер-фатихаларын җиткерде. Балачактан аерылу бик моңсу икән ул. Түргә зур ак тасмалар таккан кечкенә буйлы беренче сыйныф укучылары чыкты. Алар бу моңсу күзле апа-абыйларына карап, нинди уйлар уйлый икән? Бу турыда кечкенәләр шигырьләре аша җиткерде. Чыгарылыш укучылары гимназия директоры Ратмир Камилҗановка, аның урынбасарлары Зөлфия Саматовага, Гүзәл Исламовага, Айгөл Әхмәтҗановага, Гөлнара На-сыйбуллинага аеруча рәхмәтләрен белдерде. Шулай ук алар мәктәпнең ишек төбендә үк “исән-сау килдегезме, хәерле көн”, дип каршы алучы җыеш-тыручы апалары, ашханәдә тәмле ри-зыклар белән сыйлаучы пешекчеләргә, медицина хезмәткәренә, сәркатипкә, водительләргә ихлас рәхмәтләрен белдерде. Бу көнне күркәм бәйрәмдә чыгарылыш укучылары өчен 3”б”, 3 “в” сыйныф укучылары башкаруында биюләр, Альбина Насыйбуллина, Ләйсән Каррамова башкаруында “Вальс” җыры яңгырады. Чыгарылыш укучылары үзләре дә җырлар башкарып, күбәләктәй вальс әйләнде.
Менә ул берчә моңсу, берчә шатлыклы, дулкынландыргыч соңгы кыңгырау тавышы. Аны беренче сыйныф укучысы Алсу Габдуллина белән 11 сыйныф укучысы Азат Вәлиуллин чыңлатты. Нәрсә көтә тормыш юлында? Билгесезлек әле уемда... Әйе, бүген укучылар өчен җиңел булмаган мизгелләр. Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып, һөнәр сайлап, олы тормыш юлына аяк басар мәл. Җитди сынаулар аша үтеп, татлы да, канатлы да булган балачак хыяллары тормышка ашар мәл...

Әзерләде: Лиана Ханмурзина.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: