» » Гимназиядә — гала концерт

Гимназиядә — гала концерт

16-05-2015, 10:15 | Район яңалыклары | Просмотров: 500 | Комм.: 0
“Җиңү салюты” үзешчәннәр смотры фестивале кысаларында гимназиядә 2-8, 10 сыйныф укучылары катнашлыгында смотр концертлары үтте. Иң яхшы номерлар сайланып, 12 май көнне район мәдәният йортында смотрның гала-концерты үткәрелде. Анда 350дән артык бала катнашты, барлыгы 33 номер булды.
Чара икенче сыйныф укучылары башкаруында “Тынычлык җыры” белән башланып китте. Гимназия директоры Ратмир Фоат улы Камилҗанов тамашачыларны Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлады, киләчәктә дә илебездә тынычлык, аяз күк йөзе булуын теләде. Сугыш яланнарында ятып калган 27 миллион кеше бер минут тынлык белән искә алынды.
Икенче сыйныф укучысы Анжела Локманова, “Башкортстан йолдызы” халыкара конкурсының икенче дәрәҗәле лауреатлары – 4 “в” сыйныф укучылары Илиза Әмирханова, Гөлназ Баембитова, Алсу Шәрипова, Булат Исмәгыйлев, Алина Рәшитова, Луиза Рәхмәтуллина, Таңсылу Сарваева, Радмир Исхаков, Алсу Хәмидуллина, Нияз Бәшәров, Ләйсән Каррамова, Алсу Нуриева, Булат Дәүләтов башкаруындагы җырлар, йөрәккә үтеп керерлек шигырь юллары яңгыраган вакытта тамашачы күңеле тулып, аларның күзләре яшьләнде. Гимназиянең 2-10 сыйныф укучыларының сәләтләре бар яклап та ачылды. Төрле милләт халыклары биюләрен алар югары осталык белән башкарды. Концертны гимназия директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Айгөл Әхмәтҗанова, тарих укытучысы Алмаз Бикмөхәммәтов, 11 сыйныф укучысы Алексей Насыров, 10 сыйныф укучысы Алсу Хәмидуллина, 4 сыйныф укучылары Ильяс Вахитов, Алсу Бакаева алып барды. Илебезгә тынычлык, аяз, якты күк йөзе, бүгенге матур дөньяларны бүләк иткән ветераннар хөрмәтенә үткәрелгән “Җиңү салюты” фестиваленең гала-концерты җиңүчеләре билгеләнде. Беренче урынга 2-3 сыйныф, икенче урынга 4-5 сыйныф, өченче урынга 6-7 сыйныф укучылары лаек дип табылды. 8-10 сыйныф укучылары Гран-при яулады.

Әзерләде: Лиана Ханмурзина.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: