» » “Библиотөн –2015” бездә ничек үтте?

“Библиотөн –2015” бездә ничек үтте?

30-04-2015, 09:54 | Район яңалыклары | Просмотров: 807 | Комм.: 0
“Библиотөн –2015” бездә ничек үтте?
24 апрельдә китап укуны популярлаштыру максатында “Библиотөн –2015” Бөтенрусия акциясе үткәрелде. Бу көнне район үзәкләштерелгән китапханәләр системасының ике катында да библиотөн кичәсе оештырылды.
Балалар модельле китапханәсенә Чакмагыш беренче урта мәктәбе, гимназия укучылары һәм Балалар иҗат үзәгендә тәрбияләнүче бала-лар килде. Мәктәп укучылары белән беррәттән чарада кечкенәләр дә катнашты. Ул “Төнге китапханә серләре” дип аталды. Кичә әкият геройлары катнашлыгында сорау-җавап уены белән башланып китте. Уен барышында укучылар белем һәм зирәклекләрен күрсәтте. Ламбада моңнарына биегәннән соң, чарага килгән кунаклар эчке залга үтте. Монда инде аларны үтә дә кызыклы, мавыктыргыч библиотөн программасы көтә иде.
Иң тәүдә Бөек Ватан сугышы яланнарында илебез тынычлыгы өчен гомерен биргән солдатларны бер минут тын торып искә алдык. Аннары якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә Илнур Сәхиев “Сугыш” җырын башкарды. “Шигырьләрдән туган җырлар” дип аталган, сугыш чоры җырларыннан торган библио-караоке һәммәсенең күңеленә хуш килде. Балалар иҗат үзәгендә тәрбияләнүче кызлар, моңлы тавыш ияләре – Томила Алтынбаева, Гөлназ Баембитова, Элиза Әмирханова башкаруында җыр тыңладык. Ә иң кызыклысы алда иде әле – чарада катнашучылар китап тарихы белән танышты, “Дөньяның иң матур китапханәләре” презентациясен карап үтте. Балалар иҗат үзәгенең “Мода театры һәм кием дизайны” түгәрәге җитәкчесе, өстәмә белем бирү педагогы Гүзәлия Галиева кызларга быел киемнәрдә актуаль булган төсләр һәм модада булган яңа тенденцияләр хакында сөйләп үтте.
Укучылар табышмакларга җавап биреп, төрле конкурсларда катнашты. Кечкенә Ильвина Солтанованың “Люблюка” җыры көчле алкышларга күмелде. “Хыял” бөдрәханәсеннән килгән Айгөл Нургалиева гүзәл затларыбыз белән прическа эшләү буенча мастер-класс үткәрде. Ә инде күрәзәче чакырып, киләчәгең турында белү – библиотөннең иң сихри һәм кызыклы мизгеле булды.
“Артистлар”, “Рәссамнар”, “Көрәшчеләр”, “Югары советник” конкурсларында да чара кунак-лары актив катнашты, дискотекада рәхәтләнеп биеп, күңел ачты. Модельле балалар китапханәсе мөдире Ильмира Шәфыйкова, китапханәчеләр Эльвира Бакирова, Зирина Арсланова, Алина Гарифуллина “Библиотөн-2015” чарасының кызыклы һәм мавыктыргыч үтүе өчен күп көч һәм тырышлык салган.
Бу вакытта китапханәнең икенче катында да “Китапханәдә йокысыз төн” дип аталган әдәби сәяхәт булды. Чараны китапханәнең яшүсмерләр абонементы китапханәчесе Гөлназ Бикташева алып барды. Аның барышында “Китаплар илендә бер кичә” әдәби көрәше үткәрелде. Чара кунаклары яшьләр үзәгенең шаяннар һәм тапкырлар командасы белән очрашты. “Кичке альбом” шигъри нон-стопта һәркем актив катнашты. Аннан соң районның яшь талантлары чыгыш ясады. “Библиотөн–2015” чарасына беренче урта мәктәпнең инглиз теле укытучысы Ирина Мортазина чакырылган иде. “Ел укытучысы –2015” республика конкурсында “Балаларга йөрәгемне бирәм” номинациясендә лауреат булган Ирина Радим кызы “Канзаши” шөгыле юнәлешендә мастер-класс үткәрде. Ул шулай ук Булат Гәрәев белән Радмир Баембитовның гитара моңнарына кушылып, җыр башкарды. Кунакларны район музее директоры Айдар Басыйров та сәламләде. Язучы, шагыйрь, журналист гитарада уйнап, җырлар башкарды. Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Айгөл Шәрәфиева белән кунаклар бию иленә сәяхәт кылды. Ахырда барысына да “Квадрат” фотостудиясе җитәкчесе Эльвира Борханова белән фотосессиядә катнашу бәхете елмайды.

Лиана Ханмурзина,
автор фотосы.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: