Могҗизалар бар икән
15-01-2015, 12:31 | Район яңалыклары | Просмотров: 505 | Комм.: 0
Бөек Устюгта урнашкан Кыш Бабай почтасы менә инде 15 ел дәвамында эшләп килә. Шушы вакыт эчендә бирегә 2,5 миллионнан артык хат килгән. Бу тылсымлы почта бүлекчәсе Кыш Бабайга исемләнгән меңләгән язманы кабул итә. Ел саен Кыш Бабай адресына Русия һәм чит ил төбәкләреннән, шәһәр-районнардан 200 меңгә якын хат килә. Әлбәттә, Кыш Бабайның адресын барысы да белми, шуңа конверт тышына “Кыш Бабайга” дип язу да җитә. Сихри почта тылсымчыга килгән һәр хатка җавап бирә, иң изге һәм чын күңелдән язылган хатларга Кыш Бабай аеруча игътибарлы.
Көз ае җитү белән, Череповец шәһәрендә яшәүче журналист Сергей Рычков Бөек Устюгка килеп, хатлар белән таныша. Ул күңеленә үтеп кергән теләкләрне сайлап алып, аларны язучыларга спонсорлар ярдәмендә бүләкләр сатып ала. Әлеге проектны Сергей үзе уйлап чыгарган. Бу хыялын ул 1989 елда тормышка ашыра башлый. Шушы вакыттан алып Сергей Рычков ярты экваторны урап чыккан инде. Октябрь-ноябрь айларында ул Русия Кыш Бабае почтасын тикшерүдә актив катнашып, 1 декабрьдә сәяхәткә чыгып китә икән.
2014 елның 31 декабрендә Кыш Бабайның ярдәмчесе – тылсымчы Сергей Рычков безнең районга да килде. Бу һәммәбез өчен дә олы бер могҗиза булды. Муниципаль район хакимиятенә кереп чыкканнан соң ул гимназиянең 6 сыйныф укучылары янына юл тотты. Укытучы Гөлфия Мәхмүт кызы Хисамова җитәкчелегендә белем алган балалар Кыш Бабайга 4 сыйныфта укыган вакытта хат язып җибәргән булган. Сергей Рычковны укучылар Илнара Шәрәфетдинова, Алмаз Исланов, Диана Вилданова, Нурислам Рәфыйков гаиләләрендә зур шатлык белән каршы алдылар. Кыш бабай балаларның һәркайсына хатта язып җибәргән үзе теләгән бүләген тапшырды. Укучылар хәйран калды, аларның шатлыкларының чиге булмады.
Тылсымчы районның социаль приютында тәрбияләнгән балаларга да бүләкләр алып килгән иде. Ул Кыш Бабайны ашкынып көткән сабыйларның нәни йөрәкләрендә ышаныч уты кабызып, күңелләренә янә шатлык-куаныч өстәде.
Әзерләде: Лиана Ханмурзина.
Похожие новости:
-
13.01.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Көмеш дуга, җиз кыңгырау: тройка атлар килә ашкынып, алтын дагалардан ут чәчелә, килә алар ярсып, талпынып...
-
01.01.2015: Төрлесеннән
Уңышлар алып килде бу ел…
-
30.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Уку алдынгыларына — бүләкләр
-
25.12.2014: Спорт
Лига тарихында беренче тапкыр зур җиңүгә ирештек
-
25.12.2014: Район яңалыклары
Бәла-каза булмасын өчен