» » Икеләтә бәйрәм булды

Икеләтә бәйрәм булды

26-05-2015, 10:48 | Район яңалыклары | Просмотров: 817 | Комм.: 0
Икеләтә бәйрәм булды
22 май көнне район мәктәпләрендә 182 чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Шатлыклы да, моңсу да хатирәләре белән бу тантана Чакмагыш беренче урта мәктәбендә аеруча дулкынландыргыч вакыйгага әверелде. 46 егет һәм кыз балачакның иң шатлыклы, шаян, гаҗәеп сокландыргыч чоры – мәктәп еллары белән хушлашты. 11А, 11 Б, 11В сыйныфлар, шулай ук 9А, 9Б,9В сыйныф укучылары, аларның ата-аналары, нәнәй-картәтиләре, ча-кырылган мәртәбәле кунаклар – һәммәсе олы бәйрәмгә җыелды.
Барабанчы кызлар башкарган ритмнар астында чыгарылыш укучылары – булачак инженер, табиб, укытучы, галим, нефтьче, авыл хуҗалыгы белгечләре, алтын куллы хезмәт ияләре түргә узды. Аларны сыйныф җитәкчеләре Рәмзилә Равил кызы Исламгалиева, Рамил Рафаэль улы Хәмәдиев һәм Гүзәл Зөфәр кызы Фазлыева озата чыкты. Мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып бүгенге тантанага кадәр бергә атлап, белем үрләренә алып менгән, һәр баланың төрле яклап үсешен кайгырткан, аның киләчәге өчен борчылган, һәр укучының заманга ярашлы шәхес булып формалашуы өчен янып-көеп йөр-гән талантлы укытучылар коллективы исеменнән республикада алдынгы уку йортларының берсенә әверелгән, уку-укыту буенча бай тәҗрибә туплаган белем учагы директоры, шушы ук мәктәпнең 1986 елдагы чыгарылыш укучысы Радик Габделфәрит улы Әмирханов тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясады. “Кадерле чыгарылыш укучылары! Бүген сезгә соңгы кыңгырау чыңлаячак һәм сез нәкъ бүген мәктәп тормышы дигән китапның соңгы битенә нокта куячаксыз. Вакыт беркайчан да тукталмый, ул һәрвакыт алга ашкына. Шуңа да сез вакытны яратырга, аның кадерен белергә, вакыт белән сокланырга икәнен аңларга тиешсез. Мәктәптә үткән 11 ел – ул “Балачак иле”нең иң кадерле, онытылмас мизгеле. Алда сезне шундый ук матур чак – яшьлек көтә. Ә бу — тормыш юлын сайлау, һөнәр алу һәм башка бик күп юллар үтү, дигән сүз. Шул юллар арасыннан куйган максат-теләкләргә китерә торганын сайлап алуыгызны телим. Уй - хыялларыгызны тормышка ашыруда безнең мәктәптә алган белемнәр сезгә кирәкле булуына ышанам. Уңышлар сезгә! Ак юл!” – диде.
Директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары Ирина Риф кызы Гыйләҗева чыгарылыш сыйныф укучыларына дәүләт имтиханнарын бирергә рөхсәт итү турындагы боерыкны укып ишеттерде. Бәйрәмгә шулай ук мәртәбәле кунаклар – шушы ук мәктәпнең 1975 елгы чы-гарылыш укучысы, муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков, мәгариф бүлеге инспекторы Вероника Викторовна Дәүләтова, мәгариф бүлегенең профсоюз оешмасы рәисе Зөлфия Әдип кызы Сабирова да чакырылган иде. Алар-ның да чыгарылыш укучыларына әй-тер сүзләре бар иде. “Сез – безнең киләчәгебез. Аның ышанычлы, матур тормышта үтүе сезнең оптимизмыгызга, талантыгызга, тырышлыгыгызга, югары максатларга ирешеп, һәрвакыт алга карап омтылуыгызга бәйләнгән. Сезнең чыгарылыш елыгыз да истәлекле дата-ларга бай елга туры килде. Илебез Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләде. Сезнең тормышыгызны һәрвакыт иҗади хезмәт җиңүләре генә бизәсен! Илебезнең лаеклы гражданнары булыгыз! Мин сезгә бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, үзегез теләгән уку йортларына укырга керүегезне телим”, – дип тәрбикләү сүзе белән мөрәҗәгать итте Геннадий Фотеевич.
Мәгариф бүлеге инспекторы Вероника Викторовна Дәүләтова да бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде һәм төрле олимпиада, бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулаган чыгарылыш укучыларына Мактау грамоталары тап-шырды. Алар арасында төрле фәннәрдән, мәктәп, район данын яклаучы 11 сыйныф укучылары Гүзәл Сабирова, Эльвира Фазлыева күп грамота һәм Дипломнарга лаек булдылар. Шулай ук 9 сыйныф укучыларына да бүген мондый бүләкләр тапшырылды. 9 сыйныфны тәмамлаучы 61 егет һәм кыз өчен соңгы кыңгырау – бәйрәм һәм шул ук вакытта сорау булып яңгырады: укуны туган мәктәптә, я булмаса махсус уку йортларында дәвам итәргәме? Әлбәттә, вакыт һәрнәрсәне үз урынына куя. Алда торган имтиханнарны уңышлы тапшырып, алар да һәркайсы үз урынын тапсын иде, дигән теләктә калабыз.
Бәйрәм дәвам итә. Чыгарылыш уку-чыларына 2 сыйныф кызлары лирик бию бүләк итте. 11 ел элек мәктәп бусагасын тәү тапкыр атлап керергә, белем дөньясына беренче адымнар ясарга ярдәм итүче, йөрәк җылысын һәрберсенә бердәй тигез өләшүче иң сабыр кешеләр – беренче укытучылар исеменнән Венера Марс кызы Бикмәтова чыгыш ясап, иң изге теләкләрен җиткерде. Шулай ук Зинфира Мияссәр кызы Латыйпова, Фәния Нигъмәтулла кызы Кунафина, 9 ел элек беренчеләрнең иң якын дустына әверелгән Светлана Гадлән кызы Еникеева, Фәнүзә Мидхәт кызы Әхмәтҗанова, Рида Шәйхулла кызы Әхмәдиева, Резида Мисбах кызы Ширәева – мәктәп елларының онытылмас мизгелләрен бүләк итеп, үзаллы шәхес булып үсәргә ярдәм итүчеләр.
Беренчеләр өчен дә бүген бәйрәм. Чөнки алар төп-төгәл бер ел укыдылар. Алда әле тагын белем тауларына менәсе, катлаулы юллар үтәсе 10 ел гомер бар! Олы тормыш юлына чыгачак абый һәм апаларына аларның да әйтер сүзләре бар иде. Шаян шигырь юллары һәм күңелле җыр аша алар иң матур, кызыклы теләкләрен җиткерделәр.
Башлангыч сыйныфлардан соң кечкенәдән кабул итеп алып, 7 ел дәвамында балалар белән кулга-кул тотынышып, һәрвакыт әйдәп баручы, һәр укучысы өчен янып-көеп, хәстәрчел булып, аларның шатлык-кичерешләре белән яшәгән сыйныф җитәкчеләре исеменнән Рамил Рафаэль улы Хәмәдиев аеруча зур дулкынлану белән изге теләкләрен әйтте, бергә булган онытылмас вакыт – мизгелләрне, укытучыларын, дусларын онытмаска чакырды, әти-әниләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. 9 а,б,в сыйныфлары җитәкчеләре Алия Фаил кызы, Гөлчәчәк Мәүлит кызы, Рәйханә Рәшит кызы исе-
меннән дә яңгырады бу сүзләр. Укучыларның иң якын кешеләре – ата-аналар исеменнән Римма Рим кызы Рәхимова мәктәп җитәкчелегенә, 11 ел дәвамында белем һәм тәрбия биргән укытучыларга ихлас рәхмәт сүзләрен ишеттерде. Бәйрәмне музыкаль яктан чыгарылыш укучысы Динар Фәйзуллин, башлангыч сыйныф укучылары бизәде.
Икеләтә бәйрәм булды
Ниһаять, иң дулкындыргыч мәлне – 11нчеләрнең чыгышын һәркайсы көтеп алгандыр, мөгаен. Чыгарылыш укучыларының күмәкләп вальс, аннан соң төрле илләрнең заманча биюләрен зур осталык, ритм белән башкаруы һәркемнең игътибарын җәлеп итте, бәйрәмгә аеруча күтәренке кәеф өстәде, онытылмас минутлар бүләк итте. Ә аннан соң соңгы кыңгырау чыңлады… Аны 11 сыйныф укучысы Динар Фәйзуллин һәм 1сыйныф укучысы Азалия Латыйпова яңгыратты.
–Сезнең өчен дәресләр тәмам. Кыңгырауның бүген соңгысы яңгырады. Ак юллар сезгә. Үз бәхетегезнең төзүчесе булыгыз! Һәрвакыт алдынгылар рәтендә, беренче булып калыгыз! – дигән сүзләр белән тәмамланды бүгенге бәйрәм. Һәм иң соңыннан балачакның якты хатирәсе итеп төрле-төрле шарлар очырдылар. Күгебез аяз булсын! Йөзләребездән бәхет нурлары беркайчан да китмәсен!
Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 11 сыйныф укучыларына быелгы чыга-рылыш бигрәк тә истәлекле булып кал-ды. Чөнки алар 23 май көнне Уфа шәһәрендә “Уфанет” җәмгыяте оештырган мәктәп балында катнашу бәхетенә дә ирештеләр. Республиканың төрле шәһәр мәктәпләреннән килгән 5 меңгә якын чыгарылыш укучылары арасында беренче мәктәп укучыларының да булуы районыбыз өчен, әлбәттә, зур горурлык. Зур мәйданда чыгарылыш укучыларын республика башлыгы Рөстәм Зәки улы Хәмитов котлады. Мондый тантаналы чарадан райондашларыбыз канатланып, алда торган биек үрләрне яуларга яңа көч, күтәренке кәеф белән кайтты. Бәйрәмгә “Уфанет” компаниясе Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучыларын һәм укытучылар коллективын актив эшчәнлеге өчен чакырды.
Әлбәттә, чарада катнашуны район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков һәм мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева берсүзсез хуплады һәм алдагы елда барлык чыгарылыш укучылары өчен шундый ук зур бәйрәмне үзебезнең районда да үткәрүне игътибар үзәгенә алды.

Әзерләде: Рәсимә Мөхәммәдиева.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: