Фидакарьлекләрен лаеклы бәһалап
8-05-2015, 10:42 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 520 | Комм.: 0
30 апрельдә, Яз һәм Хезмәт, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы бәйрәмнәре алдыннан муниципаль район хакимиятендә бер төркем хезмәт алдынгыларын бүләкләү тантанасы узды.
Бүләкләрне тапшырыр алдыннан, гадәттәгечә, муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов тантана геройларына мөрәҗәгать сүзе белән чыкты.
–Бүген шушы залда намуслы хезмәтләре белән районыбыз казанышларын арттыра баручылар җыелган, – дип башлады ул сүзен. – Күпьеллык фидакарьлегегез, һичшиксез, зур хөрмәткә лаек һәм сезгә, яхшыларның яхшыларына, зур канәгатьлек белән лаеклы бүләкләрегезне тапшырам.
Районыбызның иң югары бүләге – Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районының Мактау грамоталарына сигез райондашыбыз лаек булды:
Әлфинә Мансаф кызы Габбасова – Калмашбаш авылындагы почта элемтәсе бүлегенең 3 класслы почтальоны, район оешмаларында барлыгы 36 ел эшләгән, шуларның 10 елын почтальон хезмәтендә үткәргән. Халыкны сыйфатлы хезмәтләндерүне яхшырта төшү максатында өйдән-өйгә йөреп, элемтә хезмәтен күрсәтә, аеруча Бөек Ватан сугышы ветераннарына, ялгыз өлкән яшьтәгеләргә үтә игътибарлы булуы белән аерылып тора. Әлеге югары бүләккә өлгеле хезмәте өчен һәм 55 яше тулу уңаеннан лаек булды.
Клара Фәрит кызы Габдрәфыйкова – токымчылык эшчәнлеге буенча “Элита” муниципаль уни-тар предприятиесенең ясалма орлыкландыру технигы вазыйфасында “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының Сыйрышбаш товарлыклы-сөтчелек фермасында 400 баштан артык сыерлар һәм таналарны хезмәтләндерә. Елдан-ел һөнәри осталык бәйгеләрендә катнашып, осталыгын арттыра бара, даими рәвештә призлы урыннар яулый. Әйтик, 2013 елда ул иң күп сыер малларын ясалма орлыкландыручы буларак беренче урынга чыккан иде. Әлеге бүләк намуслы эшчәнлеге өчен һәм 55 яше тулу уңаеннан бирелде.
Рәгыйп Сәгъдәтулла улы Галиев – “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозының инженер-технологы. Туган хуҗалыгында 40 ел хезмәт салып, үз эшен бөтен нечкәлекләренәчә белүче яхшы белгеч, инициативалы хезмәткәр итеп күрсәтте. Аның кебекләрнең үз-үзләрен аямыйча хезмәт салуы аркасында бүген хуҗалык икътисады ныклы, җитештерү күрсәткечләре дә елдан-ел югарырак. Авыл ху-җалыгында күпьеллык фидакарь хезмәтен бәһалап, 60 яше тулу уңаеннан ул шундый югары бүләккә лаек булды.
Рида Назыйф кызы Даутова – Калмашбаш авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятенең баш бухгалтеры, үзен югары ква-лификацияле, инициативалы, яхшы белемле белгеч, бухгалтер эшчәнлеген оста оештыручы итеп күрсәтте. Һәр карарны төптән уйлап кабул итә, килеп туган мәсьәләләрдән дөрес чишелеш юлын таба белә, коллективта зур абруйлы. Җирле үзидарә органнарын үстерүгә лаеклы өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен бүләкләнде.
Зәбир Зөфәр улы Кәшфетдинов – Тайняш гомум урта белем бирү мәктәбенең технология һәм рәсем сәнгате укытучысы, укучыларны һөнәргә әзерләү буенча системалы эшчәнлек алып бара, һәр бала-да үзаллылык һәм иҗади сәләт үстерү хакына көчен кызганмый. Тәрбияләнүчеләре һәр ел тех-нология фәне буенча район олим-пиадаларында призлы урыннар яулый. Мәгариф тармагында югары һөнәри осталыгы һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен бүләкләнде.
Иван Михайлович Кульков – “Башинформсвязь” ачык акцио-нерлар җәмгыятенең Туймазы төбәкара электрон элемтә идарә-легенә караган Чакмагыш район элемтә узелының линия корылмалары электромонтеры. Хезмәте чорында үзен квалификацияле белгеч һәм тәртипле эшче итеп күрсәтте, ихлас мөгамәләсе, югары техник осталыгы белән райондашлары һәм коллегалары арасында зур ихтирам казанды. Күпьеллык намуслы хезмәте, Радио һәм барлык төр элемтә тармаклары хезмәткәрләре көне уңаеннан бүләкләнде.
Наилә Нәҗип кызы Сабирова – токымчылык эшчәнлеге буенча “Элита” муниципаль уни-
тар предприятиесенең ясалма орлыкландыру технигы вазыйфасында “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхо-зының Әхмәт товарлыклы-сөт-челек фермасы малларын хезмәтләндерә. Квалификацияле белгеч, елның-елында югары хезмәт күрсәткечләренә ирешә, 80 процент эффектлылык күрсәтә. Хезмәтендә үзен яхшы яктан гына күрсәтте, коллегалары арасында олы абруйлы. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 50 яше тулу уңаеннан бүләкләнә.
Роза Әнис кызы Яһүдина – “Чак-магыш телевидениесе” муниципаль автоном учреждениесенең баш бухгалтеры буларак урындагы телевидение оешкан көннән башлап эшли. Аның намуслы фидакарь хезмәте аркасында җәмгыятьчелек белән тыгыз бәйләнешләр урнаш-тырыла, финанс-икътисадый күр-сәткечләр яхшыра бара. Күптән түгел безнең телевидение Русия Федерациясе рейтингының “Тотрыклы финанс һәм актив эшчәнлек күр-сәткәннәре өчен” номинациясендә бронза медальгә лаек булды.
Муниципаль районның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:
Ләйсән Диларис кызы Вәлиуллина – Яңа Балтач авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятенең баш бухгалтеры. Эшчәнлек чорында үзен уңай яктан гына күрсәтте, хезмәт сөючән, куелган бурычларны өлгеле үти, бухгалтер, финанс һәм статистика отчетларын вакытында һәм сыйфатлы башкара. Коллегалары белән ипле, һәрвакыт игътибарлы кеше.
Дамир Хөрмәтулла улы Гайсин – урындагы үзидарәне үстерүгә зур өлеш керткән кеше. Кайда гына эшләмәсен, һәр урында таләпчәнлек, югары җаваплылык, тирән белем һәм һөнәри осталык кебек сыйфатлары белән башкалардан аерылып торды. Районыбыз иминлеге хакына фидакарь хезмәте өчен һәм 70 яше тулу уңаеннан бүләкләнә.
Илгиз Габделхәй улы Ибраһимов – 85 санлы һөнәрчелек лицее директорының административ өлеше буенча урынбасары, үзен намуслы, инициативалы һәм үтә җаваплы хезмәткәр итеп күрсәтте. Районда “Чыңгыз” боксчылар клубын оештырды, биредә тәрбияләнүчеләр район һәм республика ярышларында актив катнашалар, ә 2014 елда анда тәрбияләнүче кыз бокс буенча Башкортстан чемпионы булды. Хез-мәт сөючән, зур абруйлы кеше буларак һәм яшь чакмагышлыларга өлгеле тәрбия бирүгә керткән өлеше өчен бүләкләнә.
Рима Инсафетдин кызы Юлбарисова – халыкны социаль яклау органының хөрмәтле ветераны.
25 елдан артык гаиләләр, ветераннар һәм инвалидлар мән-фәгатьләрен яклау хакына намуслы, тугрылыклы хезмәт салды. Эш тәҗрибәсен яшь коллегалары белән теләп уртаклашты, халык арасында зур хөрмәт яулады. Районыбызда халыкны социаль яклау органын үстерүгә керткән өлеше өчен һәм 75 яше тулу уңаеннан бүләкләнде.
Бүләкләрне тапшырып беткәч, хакимият башлыгы тагын бер тапкыр җыелучыларны бәйрәмнәр һәм лаеклы бүләкләре белән тәбрик итте, барчасына ныклы сәламәтлек, бәхет, яңадан-яңа уңышлар теләде. Мәдәният хезмәткәрләре концерт номерлары бүләк иткәннән соң күмәкләшеп фоторәсемгә төштеләр.
Похожие новости:
-
30.04.2015: Район яңалыклары
Үзидарәлек органнары – халык мәнфәгатен яклаучы
-
14.03.2015: Район яңалыклары
Сугыш һәм тыл ветераннарына – юбилей медальләре
-
05.02.2015: Район яңалыклары
Ирешелгәннәрдән чигенүләр юк
-
03.02.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Гражданлык активлыгын күтәрергә!
-
23.12.2014: Район яңалыклары
Сыйрышбашта – модельле китапханә