Батырлык күрсәткән өчен
11-02-2016, 10:24 | Район яңалыклары | Просмотров: 407 | Комм.: 0
Чакмагыш туфрагында туып-үсеп, аны ерак-еракларда үзенең батырлыгы, кыюлыгы, туган җирен, илен, Ватанын чиксез яратуы белән данлаучы яшь егетләребез — солдат хезмәтен үтәүче кыю, батыр улларыбызның исемнәре еш кына гәзит битләрендә урын ала.
Шундый батыр яугирләрнең берсе, Митрә-Әюп авылы егете Марсель Земфир улы Сөләймановны 9нчы февраль көнне Чакмагыш хәрби комиссариатында бүләкләү тантанасы үтте. Марсель Сөләйманов 2013-2014 елларда Псковта һава-десант гаскәрләрендә механик-водитель булып хезмәт итә, командованиенең хәрби заданиеләрен бары отличнога үти, илебезнең иминлеген саклауда батырлык үрнәге күрсәтә. 1 ел хезмәт срогы эчендә командирларның рәхмәт хатларына лаек була. Чираттагы бүләк — «Хәрби казанышлары өчен» медале белән ул гомерен хәвеф астына куеп, хәрби заданиене үтәгәндә батырлык, фидакарьлек күрсәткәнгә бүләкләнә.
Армия сафларында хезмәт итәргә алынырга әзерләнүче бер төркем егетләр алдында бүләкне район хәрби комиссары Альберт Хәбиров тапшырды. Биредә Марсельнең укытучысы Мөнәвир Каюмов егетнең мәктәп елларында үк спортны сөеп, бары тик яхшы билгеләренә генә укуын, һәр эштә актив, шул ук вакытта ярдәмчел, оста куллы, тырыш булуын билгеләде. Марсельнең бу сыйфатлары, әлбәттә, аның әти-әнисеннән бирелгән. “Без гаиләдә 4 малай үстек. Мин дә, ике абыем да армия сафларында хезмәт иттек. Кече энебез дә — булачак солдат. Яшьләргә әйтер сүзем шул: үзен чын ирмен дигән егет, һичшиксез, илебезне, Ватанны саклаучылар рәтендә булырга бурычлы. Армиягә яшьтән үк әзерләнергә кирәк; хезмәт итүдән һич тә курыкмагыз, киресенчә, хәрби хезмәттә булуыгыз белән горурланып яшәрлек булыгыз. Спортны яратыгыз, чыныгып, сау-сәламәт, көчле характерлы булыгыз. Шул вакытта гына илебез тыныч, имин һәм көчле булачак”, — диде ул. Әлеге көндә Марсель ерак Себер тарафларында эшли, ял вакытларында туган авылына кайтып, әти-әнисенә, авылдашларына ярдәм итеп яши. Без аны чын күңелдән котлыйбыз һәм алдагы тормышында да зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, хезмәт җиңүләре, бәхетле-шатлыклы көннәр, гаилә иминлеге телибез!
Әзерләде: Рәсимә Мөхәммәдиева.
Похожие новости:
-
24.10.2015: Район яңалыклары
Алар хәрби хезмәткә беренче булып китте
-
28.05.2015: Район яңалыклары
Хәрби хезмәткә киттеләр
-
16.04.2015: Район яңалыклары
Илебезнең чын патриотлары булыгыз
-
28.02.2015: Район яңалыклары
Солдат хезмәтенә – ныклы әзерлек белән!
-
27.12.2014: Район яңалыклары
Көзге чакыру тәмамланды