Хәрби хезмәткә киттеләр
28-05-2015, 11:35 | Район яңалыклары | Просмотров: 445 | Комм.: 0
26 май көнне иртәнге 7дә район хәрби комиссариаты каршында алма төшәрдәй дә урын булмады. 9 егетебезне хәрби хезмәткә озатырга аларның туганнары, сөйгән ярлары, дуслары җыелган иде. Тиздән солдат шулпасын татып караячак егетләр каршында Башкортстан Республикасы хәрби комиссариатының Чакмагыш районы буенча бүлеге начальнигы Альберт Хәниф улы Хәбиров чыгыш ясады. Ул аларга Ватан алдында изге бурычларын үтәп, туган якларга исән-имин әйләнеп кайту теләген җиткереп, булачак солдатларга изге юл теләде.
Денис Ишаев, Рунар Сәяхов, Раушан Аллабирдин, Урал Моталлапов, Тимур Әхмәдуллин, Рамил Китапов, Айбулат Рәфыйков, Марсель Шиһапов Мәскәү өлкәсенә юл тотты. Якыннары белән саубуллашу мизгелләре егетләр өчен җиңел булмады. Әмма, хәрби хезмәтне намуслы үтәп, туган якка чын ир-егет булып әйләнеп кайтулары ни тора бит!

Әзерләде: Лиана Ханмурзина.
Похожие новости:
-
16.04.2015: Район яңалыклары
Илебезнең чын патриотлары булыгыз
-
28.02.2015: Район яңалыклары
Солдат хезмәтенә – ныклы әзерлек белән!
-
24.01.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Дәүләт әһәмиятендәге эшләр
-
27.12.2014: Район яңалыклары
Көзге чакыру тәмамланды
-
16.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Русия Президенты котлавы тапшырылды