» » Солдат хезмәтенә – ныклы әзерлек белән!

Солдат хезмәтенә – ныклы әзерлек белән!

28-02-2015, 13:49 | Район яңалыклары | Просмотров: 494 | Комм.: 0
Русия Кораллы Көчләренә тиздән чакырылачак егетләр хәрби эш серләренә ничек өйрәнгәннәр, аларның әзерлеге ни дәрәҗәдә, нинди белемгә һәм осталыкка ирешкәннәр – 85 санлы һөнәрчелек лицеенда күптән түгел үткән спортның хәрби-гамәли төрләре буенча спартакиадада шушы сорауларга ачыклык кертелде. Анда лицей курсантлары һәм ДОСААФта водитель һөнәренә укып йөрүче егетләр ату, гер күтәрү, турникта күтәрелү, автоматны җыю һәм сүтү, противогаз кию буенча үзара көч сынаштылар. Ел да үтә торган спартакиаданың быелгысы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Аны ачуда катнашкан Башкортстан Республикасы хәрби комиссариатының Чакмагыш районы буенча бүлеге начальнигы Альберт Хәбиров тәүдә спорт бәйрәмендә катнашучыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады, аларга бәйгеләрдә уңышлар теләде.
Егетләр хәрби эшне җитди өйрәнәләр, спортта да сынатмыйлар. Моны лицейның спорт залында үткән ярышлар тагын бер тапкыр раслады. Мәсәлән, ДОСААФта водительләр әзерләү курсында укучы Айнур Ибраһимов автоматны 32,01 секундта җыеп сүтте, 202 төркемдә укучы Илмир Миңнекәев противогазны иң тиз арада киде. Мондый мисалларны тагын да китереп булыр иде.
Гомумкоманда нәтиҗәләре буенча шушы хәрби-гамәли спорт төрләрендә иң яхшы күрсәткечкә ирешкән лицейның 302 төркеме укучылары Денис Таипов, Марсель Шиһапов, Ленар Рәшитов, Дамир Гыймаков һәм Илһам Сәлимов беренче урынны алды. Икенче урын ДОСААФ курсантларында (команда составына Денис Һадиев, Илшат Әхмәдуллин, Айнур Ибраһимов, Радим Сәлимов һәм Фидан Мамлиев керде). Өченче урынга лицейның 202 төркеме чыкты, дүртенче урында – 203 төркеме егетләре.

Әзерләде: Рәшит Вахитов.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: