» » Алар хәрби хезмәткә беренче булып китте

Алар хәрби хезмәткә беренче булып китте

24-10-2015, 09:30 | Район яңалыклары | Просмотров: 381 | Комм.: 0
Алар хәрби хезмәткә беренче булып китте
23 октябрьдә район хәрби комиссариаты каршына байтак халык җыелды. Хәрби хезмәткә китәчәк егетләр, аларның әти-әниләре, сөйгән ярлары, туганнары, дуслары монда килгәндә кояш та күтәрелмәгән иде әле. Тиздән солдат шулпасын татып караячак егетләребезнең йөзендә дулкынлану хисләре чагыла...
Тәүдә хәрби хезмәткә әзерлек бүлеге начальнигы Михаил Фәйрушин егетләргә инструктаж үткәрде. Республика хәрби комиссариатының Чакмагыштагы бүлеге начальнигы Альберт Хәбиров егетләрне үзләрен ышанычлы тотарга, әти-әниләренә даими шалтыратып торырга, аларны юкка көяләндермәскә чакырды.
Инструктаж үткәннән соң, булачак солдатлар хәрби комиссариат алдына – озатучылар, әти-әниләре янына чыкты. Биредә аларга районның имам-мөхтәсибе Галим хәзрәт Шакиров иң изге теләкләрен җиткерде. Ул илебезнең һәрвакыт тыныч булуын, егетләрнең исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп, алар сәламәтлегенә дога кылды.
Имәнлекул авылыннан Салават Сәхибгәрәев, Тозлыкуштан Вадим Фадеев, Яңа Котыдан Илнур Сәлимов, Рәсмәкәйдән Рөстәм Садыйков, Чакмагыштан Раушан Минһаҗев, Рузил Бәйрәмов, Рөстәм Мәхмүтов, Руслан Гарифуллин өчен иң дулкынландыргыч мизгелләр – якыннары белән хушлашу минутлары җитте. Әти-әниләре, сөйгәннәре аларга фатиха биреп, хәерле юл теләде.

Әзерләде: Лиана Ханмурзина.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: