Имам-мөхтәсибләр җыелды
6-06-2015, 10:34 | Район яңалыклары | Просмотров: 465 | Комм.: 0
Бу араларда табигатебез кешеләргә карата нигәдер мәрхәмәтсез була башлады. Җырдагыча, ияләште бер болыт... Соңгы көннәрдә көчле җил-давыллар булып, бозлы яңгырлар явып үтте. Нәрсә ул? Табигатьне сакламыйча, аңа саксыз караганга аның кешеләргә карата үпкәсе, рәнҗешен чыгаруымы әллә? Хәер, шулай дип тә уйлап була. Көчле боз-яңгырлары кайсыбер авылларда бакчаларны күлгә әйләндереп, утырткан үсентеләрне юкка чыгарды. Әллә соңгы елларда җәмгыятебездә арта барып, күңелләрне тетрәндергән имансызлык, әхлаксызлык, эчкечелек күре-нешләре өчен Аллаһы Тәгаләнең кисәтүеме бу?.. Сораулар җавапсыз, ачык кала...
Шушы һәм башка мәсьәләләр буенча район имам-мөхтәсибләре 4 июнь көнне районыбызның “Бикә” мәчетенә җыелышка килде. Аны районыбызның имам-мөхтәсибе Галим Шакиров алып барды. 22 мәхәлләдән килгән хәзрәтләр тәүдә мөселманнарның Үзәк диния назарәтеннән җибәрелгән анкеталарны тутырды. Алты биттән торган бу документ үз эченә мәхәлләләрне рәсми документлаштыруга кагылышлы сораулар туплаган иде. Галим Шакиров чарада катнашучыларга 17 июньдә кояш баегач башланачак Ураза ае турында да сөйләп үтте. Көннәр бик эссе торганда кулланырга яраган һәм тыелган ризыклар турында аңлатты.
Имам-мөхтәсибләр афәтле яңгырлар, җил-давыллар башкача кабатланмасын дип, Ходай Тәгаләдән шифалы яңгырлар сорап, дога кылды. Ниһаять,Коръән аятьләре укылып, бик аз гына вакыт узганнан соң, районыбызда гарасатсыз, матур яңгыр явып үтте.
Мөхтәсибәт җыелышына шулай ук Кушнаренко, Дүртөйле, Чакмагыш районнарын берләштерүче оешма җитәкчесе Рамил хәзрәт Исәнбердин килгән иде. Ул үз чиратында Татарстан Республикасына — Болгар якларына шөкер җые-
нына бару мәсьәләсе белән чыгыш ясады. Болгарга ба-ру “Башавтотранс” дәүләт унитар предприятиесенең автотранспорт филиалы һәм Дүртөйле шәһәренең “Мирас” мәчете тарафыннан 14 июньдә оештырылачак. Билетларны Дүртөйле шәһәренең автотранспорт предприятиесендә (14.00. сәгатьтән 17.30га кадәр), яки “Мирас” мәчетендә (иртәнге 10 сәгатьтән 12.30. га кадәр) алырга мөмкин. Ике якка барып кайтуның хакы 2000 сум тәшкил итә. Сораулар белән 8-937-330-22-16, 3-65-26,3-36-91 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Әзерләде: Лиана Ханмурзина.
Похожие новости:
-
18.04.2015: Район яңалыклары
Документлар белән сак эш итү мөһим
-
07.03.2015: Район яңалыклары
Бала тәрбияләү – ата-ананың иң изге бурычы
-
05.03.2015: Район яңалыклары
Олы йөрәкле ата-аналар җыелышы
-
31.01.2015: Район яңалыклары
Халыкка уңайлы булсын дип
-
06.12.2014: Райондашлар иҗаты
Мондый кичерешләр дошманыңа язмасын!