» » Документлар белән сак эш итү мөһим

Документлар белән сак эш итү мөһим

18-04-2015, 09:05 | Район яңалыклары | Просмотров: 486 | Комм.: 0
Документлар белән сак эш итү мөһим
14 апрельдә муниципаль район хакимиятендә Башкортстан Республикасының Архивлар бүлеге идарәлеге начальнигы Илфат Вәис улы Галләмов белән очрашу үтте. Анда муниципаль район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Фәдис Бикмөхәммәтов, район идарәсенең төрле структуралары вәкилләре катнашты.
Тәүдә Илфат Вәис улы республикада булган ике архив турында сүз алып барды. Аның беренчесендә партия документлары, КПСС һәм башка оешма хезмәткәрләренең шәхси эшләре саклана икән. Архивның икенчесендә исә тарихыбыз өчен әһәмиятле булган төрле протоколлар, халык исәбен алу документлары, революция һәм сугышлар турындагы мәгълүматлар теркәлгән мөһим документларны тупланган.
Ел саен архивка дүрт меңгә якын оешма-предприятие мотлак рәвештә документлар тапшыра. Әмма предприятиеләрнең барысы да (бигрәк тә шәхси эшкуарлык оешмалары) бу тәртипне белеп бетермәү сәбәпле, документлар белән бик саксыз эш итә. Ә еллар үткән саен архивта сакланган материалларга карата халыкта сораулар арта гына бара. Мәсәлән, 2013 елда архивта сакланган мәгълүматларга 168 мең рәсми сорау җи-бәрелсә, 2014 елда бу сан 184 мең тәшкил иткән.
Архив учреждениеләре эшчәнлеген төрле программалар ярдәмендә алып бара. Соңгы вакытта сакланган документларны электрон вариантка күчерү заман таләбенә әверелде. До-кументларның 1млн. 200 мең бите электрон форматка күчерелгән инде. Бу җәһәттән тотрыклы эш алып барыла.
Документлар белән эш итү белән беррәттән, архивлар нәшер итү эш-чәнлеге белән дә мәшгуль. Мәсәлән, озакламый республикабызда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, “Батырлыклар үлемсез”, “Башкортстан Бөек Ватан сугышы чорында” дип аталган китаплар дөнья күрәчәк.
Илфат Вәис улы сүзен йомгаклап максатлар һәм бурычлар турында сөйләде. Архив хезмәткәрләренең төп бурычы – материалларны саклау максатында төрле чаралар үткәрү, муниципаль район хакимияте ягыннан бу юнәлештә ныклы контроль, район оешма-предприятие җитәкчеләренә бу хакта дәлилле аңлату. Һәркем документларга карата үзенең хокуклары һәм бурычлары белән таныш булырга тиеш. Архив эшчәнлегендәге нормалар турында халыкка җиткереп, аларны методик яктан тәэмин итеп, документларны кабул итү графиклары белән таныштыру мөһим.
Районыбызда да 2012 елдан башлап “2012-2018 елларда архив эшчәнлеген үстерү” программасы кысаларында ныклы эш алып барыла. Шушы еллар эчендә архив өчен тимер стеллажлар, тузансуырткыч, архив коробкалары, дым үлчәүгеч, төрле мебель алынган. Архивта эшчәнлекне ике белгеч алып бара, биредә эш өчен бөтен шартлар да тудырылган – кирәкле техникасы да бар. Архивның беренче бүлегендә 25 мең 492 документ саклана, барлыгы 107 фонд исәпләнә, шуларны берсе – фотодокументлар.
Документ белән эш итә белү генә җитми, аны тиешле таләпләргә җавап бирерлек итеп саклый да белергә кирәк. Һәркемне җитди документларын тәртипкә китереп, алар белән сак эш итәргә чакырабыз.

Лиана Ханмурзина.
Автор
фотосы.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: