» » Районыбызда “Яшьләр гвардиясе” оешмасы барлыкка килде

Районыбызда “Яшьләр гвардиясе” оешмасы барлыкка килде

2-04-2015, 10:11 | Район яңалыклары | Просмотров: 437 | Комм.: 0
Районыбызда “Яшьләр гвардиясе” оешмасы барлыкка килде
26 мартта муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында Башкортстан Республикасы Яшьләр гвардиясенең региональ штабы оешмасы вәкилләре белән очрашу үтте. Бирегә районыбызның төрле өлкәләрендә хезмәт салган актив яшьләр җыелды. Республикада әлеге оешма 9 ел эшләп килә, 50 районда аның урындагы бүлекләре бар. Яшьләр гвардиясе безнең районда да актив эш алып барачак. Очрашу барышында районыбыздагы оешма җитәкчесе итеп Илдус Шәйдуллин, аның урынбасары вазыйфасына Лилия Гәрәева сайланды.
Башкортстан Республикасы Яшьләр гвардиясенең региональ штабы оешмасы күпкырлы эш алып бара. Аның “Зачет”, “Агентлар”, “Безнең заман герое”, “Интернет”, “Яшь депутат мәктәбе” проектлары бар. “Зачет” проекты студент хокукларын яклауга юнәлтелгән, “Агентлар” балигъ булмаган балаларга спиртлы эчемлек, наркотиклар (бигрәк тә “спайс”) сатучыларны ачыклап, алар белән ныклы эш алып бара. Патриотик юнәлеш алган “Безнең заман герое” проекты ветераннар, ятимнәр, авыр хәлдә калган гражданнарга ярдәм итү белән мәшгуль, “Интернет” проекты вәкилләре интернет челтәрендә чагылдырылган негатив, дәлиле булмаган мәгълүмат белән көрәш алып бара. “Яшь депутат мәктәбе” проекты әле бер ай элек кенә тормышка ашырыла башлаган, ул актив, энергияле яшьләрне проектка җәлеп итү, юридик һәм политик ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә. “Агентлар” проекты кураторы итеп безнең районнан Раушан Зиннәтуллин сайланды, “Интернет” проекты белән исә Гөлназ Кинҗәкәева җитәкчелек итәчәк.

Лиана Ханмурзина.
Гөлнур Хәлиуллина
фотосы.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: