» » Олы йөрәкле ата-аналар җыелышы

Олы йөрәкле ата-аналар җыелышы

5-03-2015, 10:58 | Район яңалыклары | Просмотров: 640 | Комм.: 0
Олы йөрәкле ата-аналар җыелышы
20 февральдә муниципаль район хакимиятенең утырышлар залында тәрбиягә бала алган ата-аналар җыелышы үтте. Биредә муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Крюков, балигь булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең җаваплы сәркатибе Гөлдәр Имангулова, балаларны тәрбиягә алучылар хезмәтенең баш белгече Ләйсән Низамова, балигъ булмаган балаларның хокукларын яклау бүлеге баш белгече Гөлнара Бакиева, яшьләр үзәгенең педагог-психологы Фируза Сакаева, Саклык банкының структура бүлекләре төркеме белгече Данис Шәйхуллин катнашты. Көн кадагына биш мәсьәлә чыгарылды – социаль ятимлек, гаилә мөнәсәбәтләрендә җылылык, хокуклы вәкилләр җаваплылыгы, балигъ булмаган балаларның акчаларын тоту тәртибе, гомум сораулар һәм 2015 елга куелган максатлар.
Беренче мәсьәлә буенча Ләйсән Таһир кызы чыгыш ясады. Бүгенге көндә Русиядә ятимлек мәсьәләсе үзенә аеруча зур игътибар таләп итә. Социаль ятимнәр – әти-әнисе сау-сәламәт була торып, ятим калган балалар. Моның сәбәпләре бик күп – эчкечелек, наркотиклар, мораль түбәнлеккә төшү, рухи кыйммәтләрне югалту һәм нәтиҗәдә балаларга тиешле тәрбия бирә алмыйча, ата-ана хокукыннан мәхрүм булу. Кызганычка каршы, әти-әнисе исән килеш мондый балалар безнең районда да шактый. Бүгенге көндә районда 102 социаль ятим бала исәпләнә, шуларның 20се генә тулы ятим, калган 82 баланың әти-әнисе сау-сәламәт. Бер-берсенә карата җинаять кылган ата-аналарның балалары психик зыян күрә. Мондый ата-аналарның балалары бернидә гаепле булмаса да, алар үзләрен якты дөньяга килгәнгә гаепле итеп хис итә башлый. Үз баласын ташлап киткән аналар да районыбызда юк түгел. Мондый ачы язмышка дучар булган балалар тәүдә балалар йортына, аннары социаль приютларга барып эләгә. Бүгенге көндә безнең социаль приютта ата-ана назыннан мәхрүм булган 30дан артык бала тәрбияләнә. Ятимлек баланың киләчәк тормышында ныклы чагылыш таба, андый балалар социаль, медицина һәм педагогика өлкәләрендә проблемаларга дучар була. Балачакта җитеп бетмәгән игътибар һәм наз киләчәктә баланың характерында чагыла башлый. Алар үз-үзенә ышанмый, андый балаларга дорфалык, ялганлашу, көнчеллек, агрессивлык кебек сыйфатлар хас. Бала үсеп буйга җиткән саен, аның проблемалары да арта гына бара. “Ятимнәр көчле булалмый, ятимнәр үчле була”, – дигән шагыйрь Фәнис Яруллин.
Бу мәсьәләне ничек җиңеп чыгарга, баланы ничек дөрес итеп тәрбияләргә, дигән сорауларга яшьләр үзәгенең педагог-психологы Фируза Фәнәви кызы җавап бирде. Бала тормышы гаилә учагыннан башлана. Тәрбиягә бала алган ата-аналарга бик күп проблемалар белән очрашырга туры килә, чөнки баланың характерында аның җиңел булмаган балачагы чагылышы, гаиләдәге мөнәсәбәтләр тирән эз калдырган. Гаиләгә бала алгач, кризис барлыкка килергә мөмкин. Ул бер ел чамасы дәвам итә. Гаиләдә психологик комфорт атмосферасы тудырырга кирәк. Ягымлы тавыш, елмаю моңа булышлык итә. “Баланы тәрбияләргә кирәкми, бары тик үзеңә тәрбияле тормыш алып барырга кирәк”, – дип йомгаклады психолог чыгышын Геннадий Крюков. Залда утыручы ата-аналар педагог-психологка борчыган мәсьәләләрен җиткерде, сорауларын бирде. Фируза Фәнәви кызы аларның һәммәсенә дә тулы һәм аңлаешлы җавап кайтарды. Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең җаваплы сәркатибе Гөлдәр Имангулова ата-аналар хокуклары һәм бурычлары турында сөйләде. Ул залда утыручыларга “зур йөрәкле аналар” дип дәште, чөнки алар куеннарына чит баланы да сыендырырга үзләрендә көч тапкан. Гөлдәр Тимерҗан кызы балаларга тиешле тәрбия бирмәгән аналарга карата булган административ-хокук чаралары хакында эчтәлекле чыгыш ясады. Саклык банкының структура бүлекләре төркеме белгече Данис Әдип улы балигъ булмаган балаларга бирелгән акчаларны тоту мәсьәләсендә булган үзгәрешләр хакында җентекле аңлатты. Хокуктагы үзгәрешләргә ярашлы, акча белән бәйле булган һәр мәсьәлә балаларны тәрбиягә алучы органнар ризалыгы белән генә башкарылачак.
Балигъ булмаган балаларның хокукларын яклау бүлегенең баш белгече Гөлнара Бакиева җәйге лагерь, торак, балалар пособиеләренә кагылган мәсьәләләр хакында сөйләде. Ятим калган балаларга квартал саен бердәм транспортта йөрү билетлары бирелә. Узган елда бу мөмкинлектән 10 бала файдаланган. 2014 елда 26 балигъ булмаган бала “Акчарлак” җәйге сәламәтләндерү лагеренда ял иткән. 30 бала Октябрьский шәһәренең “Росток” ял йортында сәламәтлеген ныгыткан. Быел дәүләт тарафыннан балалар сәламәтлеген ныгыту өчен 622500 мең сум бүленгән. Бер балага 14 742 мең сум каралган. Утырышта шулай ук торак мәсьәләсенә кагылышлы сораулар, пособиеләр күләме һәм башка проблемалар уртага салып тикшерелде, бер генә сорау да ачыкланмыйча калмады.
Тәрбиягә бала алган ата-аналарны чынлап та олы йөрәкле дип әйтеп була. Башка гаиләдән алынган тәрбияле балага яраклашып, аны канат астына сыендырып, акыл һәм наз өләшеп, кеше итеп буйга җиткерер өчен бик күп сабырлык, көч һәм ышаныч таләп ителә. Аларның гаиләләренә иминлек һәм озын гомер телик.

Әзерләде: Лиана Ханмурзина.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: