Бала тәрбияләү – ата-ананың иң изге бурычы
7-03-2015, 14:03 | Район яңалыклары | Просмотров: 761 | Комм.: 0
Муниципаль район хакимияте авыл биләмәләрендә профилактика көннәре үткәрү турында карар кабул итте. Тормышыбыздагы тискәре күренешләрне бетерү, эчкечелек, наркомания, үз-үзен үтерүгә (суицид) каршы көрәшү, сәламәт яшәү рәвешен һәм спорт белән шөгыльләнүне пропагандалау максатын куйган бу карарны үтәү өчен эшче төркем, үткәрү графигы расланды. Ун кешедән торган төркемгә муниципаль район хакимиятенең җаваплы хезмәткәрләре, район Советы депутаты, район хатын-кызлар советы рәисе, балигъ булмаган балалар, гаиләләр белән эшләүче белгечләр, педагог-психолог, табиб, полиция хезмәткәре керә. Җитәкчесе – муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков. Профилактика көненең тәүгесе 4 мартта Бәшир авыл Советы авыл биләмәсендә оештырылды. Иске Бәшир мәдәният йортында үткән бу чарада авыл биләмәсендә мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният учреждениеләре хезмәт-кәрләре, хатын-кызлар советы әгъзалары катнашты. Тәүдә муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Геннадий Крюков районда уздырыла башлаган профилактика көннәренең максаты һәм бурычлары белән кыскача таныштырып үтте.
– Район авылларында соңгы вакытта социаль өлкәдә җитди проблемаларның күзәтелүе зур борчылу тудыра. Бу иң беренче чиратта ”авыр гаиләләр”гә кагыла. Гаиләдә эчкечелекнең тамыр җәюе, балаларга начар мөнәсәбәт, хезмәт тәртибен бозу, җәмәгать милкен урлау кебек тормышыбыздагы начар күренешләр артты. Соңгы айларда балаларның авыр җинаять кылу очрагы теркәлде. Иске Бәшир авылында ике үсмернең өлкән яшьтәге кешене пычак белән кадап үтерүе — шуның бер мисалы. Без – власть органнары, барлык җәмәгатьчелек оешмалары, халык белән берлектә хокук тәртибен бозуларны булдырмау, сәламәт яшәү рәвешен актив пропагандалау өчен ныклы эш алып барырга тиешбез. Дөрес, бу юнәлештә эшләр элек тә алып барыла иде. Әмма хәзер активлыгыбызны тагын да арттырырга бурычлыбыз, — диде ул үзенең чыгышында. Аннары гаиләдә бала тәрбияләү проблемаларына багышланган видеоролик күрсәтелде.
Бәшир авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Рәмзия Вәлиевага сүз бирелде. Рәмзия Җәүдәт кызының әйтүенә караганда, авыл биләмәсендә әлеге вакытта барлыгы 1278 кеше яши, 470 гаилә исәпләнә. Шуның 128ендә балигъ булмаган 249 бала бар. 26 күп балалы гаиләдә 91 бала тәрбияләнә. Авылларда социаль яктан имин булмаган 10 гаилә исәптә тора.
Әлеге чарага аларның берничәсе килгән иде. Чыгыш ясаучы андый гаиләләр белән тәрбия эшләре, үгет-нәсихәт алып баруның төрле юллары турында сөйләгәннән соң, очрашуда катнашучы аналарга мөрәҗәгать итеп үзенең киңәшләрен бирде. Үз баласына тиешенчә игътибар бирмәгән, хәтта эчкечелек белән шөгыльләнүче, бала тәрбияләүдән читләшү юлына баскан әниләрнең киләчәге нинди булыр? Балалары, гаиләдә үзенә начар мөнәсәбәтне күреп үскәч, әти-әнисенә дә шундый ук начар караш булмас дип кем гарантия бирә ала? Балага яхшы тәрбия бирү нәкъ менә бишектән, гаиләдән, ата-ананың үрнәк күрсәтеп яшәвеннән башлана бит. Сәламәт яшәү рәвешен алып бару, спорт белән шөгыльләнү, җәмәгать эшләрендә, мәдәни чараларда катнашу аны илнең лаеклы гражданы итеп тәрбияләүгә булышлык итә. Баланың киләчәге матур, язмышы бәхетле, ә картлыгың имин булсын өчен иң беренче чиратта сез – ата-аналар җаваплы. Балаларыгыз турында уйлагыз, хәстәрлек күрегез, тәрбияләгез, үз бәхетегез үзегезнең кулда, диде биләмә башлыгы. Район үзәк дәваханәсе табибы Урал Ирназаров исерткеч эчемлекләрнең кеше организмына ясаган зыяны, яшәешебезгә китергән бәла-казалар, шәхесне юкка чыгаруы, тормыш сынауларына бирешмәү өчен үзеңдә ихтыяр көче тәрбияләү, кешеләргә карата һәрчак яхшы мөнәсәбәттә булуның файда китерүе хакында тәфсилләп сөйләде. Сезнең нинди ата-ана булуыгызга, бала тәрбияләү буенча изге бурычны ничек үтәвегезгә соңрак тормыш үзе бәһа бирәчәк, бу матур тормышны үкенерлек итеп яшәмәгез, дигән киңәш бирде ул ата-аналарга. Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокук-ларын яклау буенча район комиссиясенең җаваплы сәркатибе Гөлдәр Имангулова, район хатын-кызлар советы рәисе Эльвира Әхәт кызы Газизова, район Советы депутаты Ирек Усманов, Иске Бәшир авылы имам-хатибе Фидрат Мусин, Яңа Калмаш фельдшер-акушерлык пункты мөдире Лилия Шәмсетдинова, полициянең участок инспекторы Илдар Зарипов, район мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Нәбиева, муниципаль район сәркатибе Илгиз Ихсанов чыгыш ясап, уй-фикерләрен, тәкъдим-киңәшләрен әйттеләр.
Сөйләшүгә Геннадий Крюков йомгак ясады. Соңыннан профилактика комиссиясе исемлегендә торучыларның тормыш-көнкүреше, балалар өчен булдырылган яшәү шартлары белән кызыксындылар. Арада уңай якка үзгәрешләрне күреп тә шатландык. Иске Ихсан авылында, мәсәлән, Альбина һәм Илдар Фәйзуллиннар гаиләсен моңа мисал итеп алырга мөмкин. Дәүләт ярдәме белән былтыр көз яңа йорт салып кергәннәр. Әле эчке эшләре бара, бу мәшәкатьне гаилә башлыгы башкара. Күренеп тора, тырышалар, сәламәт тормыш рәвешен сайлап, матур яшәргә омтылалар. Дүрт балалары да караулы, тәрбияле. Аларның үрнәге башка “авыр гаиләләр”гә дә тизрәк “йоксын” иде дигән теләктә калдык. Ә авылда, күрүебезчә, дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре, җәмәгатьчелек зур көчкә ия. Уртак максат куеп, бердәм эшләгәндә мондый гаиләләрне дөрес юлга чыгарып була, дигән фикерне әйттеләр чарада катнашучылар.

Әзерләде: Рәшит Вахитов.
Похожие новости:
-
05.03.2015: Район яңалыклары
Олы йөрәкле ата-аналар җыелышы
-
12.02.2015: Район яңалыклары
Янгыннан саклану – һәркемнең эше
-
11.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Ачык тыңлаулар үтте
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Барысы да – имин тормыш өчен
-
28.10.2014: Төрлесеннән
Бәла-казалар булмасын дисәк…