Янгыннан саклану – һәркемнең эше
12-02-2015, 14:48 | Район яңалыклары | Просмотров: 553 | Комм.: 0
Бакалы, Кушнаренко һәм Чакмагыш районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге тарафыннан узган елда чыккан янгыннар буенча анализ ясалды. Әнә шулар буенча кайбер мәгълүматлар белән гәзит укучыларны да таныштырып үтәм.
Үткән елда безнең район биләмәсендә 33 янгын чыгу очрагы теркәлде. Бу элекке ел белән чагыштырганда бер очракка артык. Янгыннан 4 миллион сумнан артык зыян килде, 16 торак йорт, 14 абзар-кура төзелешләре, 2 транспорт янды. Иң аянычлысы – ут-ялкында 7 кешенең (элекке елда 9 кеше янып үлгән иде) гомере өзелде. Тән җәрәхәте алучы булмады. Барлыгы 15 миллион сумнан артык матди байлык саклап калынды.
Авыл биләмәләре буенча алсак, 33 янгынның унысы Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсенә туры килә. Ә аннан элекке елда анда 8 янгын чыккан иде. Юмаш белән Калмашбашта – 4әр, Тозлыкуш, Имәнлекул буенча – 3әр, Иске Калмашта, Яңа Котыда – 2шәр, калган авыл биләмәләрендә берәр янгын теркәлде. Ә менә Рәҗәп авыл биләмәсе авылларында, 2013 елдагы кебек, был-тыр да янгын чыгу очрагы булмады.
Ут-ялкында һәлак булучылар Тозлыкуш авыл биләмәсендә – 3, Имәнлекулда – 2, Яңа Коты һәм Тайняш авыл биләмәләрендә берәр кеше булды. 2013 елда исә иң күп каза күрүчеләр – 3 кеше – Рапат авыл биләмәсендә теркәлгән иде.
Бу янгыннар ни сәбәптән чыккан дигән сорауга җавап берничә. 8 очракта электр җиһазларының төзек булмавы, электр приборларыннан файдаланганда кагыйдәләрне бозу аркасында ут капкан.
Мунча мичләренең төзек булмавыннан һәм аларны файдаланганда тиешле кагыйдәләрне тупас рәвештә бозудан да шул чаклы янгыннар чыккан. Шушы уңайдан янгын хәвефсезлеге таләпләрен искә төшереп үтәсе килә, чөнки бу күңелсез статистика ел саен даими кабатланып тора.
Электр үткәргечләрнең төзек булу-булмавын даими тикшереп торырга кирәк. Югыйсә, 40-50 ел элек йортта урнаштырылган электрүткәргечләр бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек түгел. Беренчедән, вакыт үтү белән ул искерә. Икенчедән, хәзер йортларда көнкүреш техникасы нык артты, алардан элекке үткәргечләр белән генә файдалану бик тә хәвефле. Электр приборларының берничәсен (су җылыткыч, кер юу ма-шинасы, суыткычлар һәм башкалар) эшкә кушсак, иске үткәргечләр, саклагычлар түзми, кызып, янып китүе бик ихтимал. Бәла-каза булмасын, өйдә, мунчада, абзарда янгын чыкмасын өчен электр җиһазларын заманча материаллар бе-лән тулысынча яңартырга кирәк. Моны теләсә кем түгел, ә белгеч-электрик эш-ләсен.
Мунча мичләрен дөрес итеп, төтен чыгу юлларын хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәп чыгармыйбыз. Әйтик, мич алдына 50х70 сантиметрлы калай кадаклап кую кирәк, түшәмгә 70х70 сантиметрлы калай куеп, төтен чыгу торбасын, морҗасын шуның уртасыннан чыгару, ә инде тышка чыкканда шифер тирәсен цементлап кую, түбә такталарын ул торбага якын урнаштырмау, мич белән агач стена арасына кирпеч стена күтәрү, янмый торган материал кую – болар иң мөһим саклану чаралары. Безгә уяулыкны бервакытта да киметергә яра-мый. Былтыр, мәсәлән, 5 янгын тәмәке тартудан, 3 янгын ут белән саксыз эш итүдән чыккан. Өйдә, урын-җирдә, ихатада, абзар-кура тирәсендә тәмәке тартабыз, аның сүндерелеп бетмәгән төпчеген теләсә кайда ташлыйбыз. Мунча миченә яккач, аны ныклы контрольдә тотмыйбыз. Бер янгын балаларның шырпы белән уйнавыннан чыккан. Башка сәбәпләр дә бар. Тикшерү нәтиҗә-ләреннән күренүенчә, 3 янгын чыгу оч-рагында усал нияттә ут төртеп яндыру ачыкланган. Шулай ук яшен сугудан һәм үзеннән-үзе янып китүдән икешәр, газ приборларын файдаланганда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен тупас бозу-дан бер янгын теркәлде.
Безнең күзәтү эшчәнлеге хезмәткәрләре һәм янгын сүндерүчеләр халык арасында профилактика-кисәтү эшләрен ел әй-ләнәсенә алып бара.
Бу аңлату эшләрен авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте һәм рай-он эчке эшләр бүлегенең участок уполномоченныйлары белән берлектә үткәрәбез, комиссияләр оештырып, рейдларга чыгабыз. Аеруча исерткеч эчемлекләр белән мавыгучы, тотанаксыз яшәү рәвешен алып баручылар белән әңгәмәләшәбез, аңлатабыз, кисәтәбез. Нәкъ менә шундый гаиләләрдә ут белән саксыз эш итү очраклары еш күзәтелә. Электр приборларын файдалануның гади генә кагыйдәләрен белмәү, гафу итмәслек саксызлык күрсәтү, битарафлык, үзеңнең һәм башкаларның иминлеген санга сукмау – барысы да бәла-казага ил-түче туры юл икәнен онытмасак иде. Балаларга янгын хәвефсезлеге кагый-дәләрен даими аңлатып торырга, аларны ныклы контрольдә тотарга тиешбез. Ут белән шаяруның нинди аянычлы хәлләргә китерүе турында еш сөйләргә, моңа тәгаен мисаллар китерергә кирәк. Балалар һәрнәрсә белән кызыксына, кулына тотып эшлисе килә, шуңа күрә аларны бервакытта да күз уңыннан төшермәгез, берүзен өйдә калдырып китмәгез. Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтә-гез. Һәммәсе дә гади, аларны җиренә җиткереп үтәп торырга кирәк. Сезнең һәм туганнарыгызның, балаларыгызның, йорт-ихаталарыгызның иминлеге бары тик үзегездән тора. Шәхси үрнәк күрсәтеп, янгынга каршы таләпләрне төгәл үтәп, без үзебезнең һәм балаларыбызның тормышын саклап кала алачакбыз.
Альберт Гарифуллин,
күзәтчелек һәм профилактика
бүлеге начальнигы.
күзәтчелек һәм профилактика
бүлеге начальнигы.
Похожие новости:
-
10.02.2015: Район яңалыклары
Победалыларның ышанычлы адымнары
-
30.01.2015: Район яңалыклары
Уяу булыйк, җәмәгать!
-
25.12.2014: Район яңалыклары
Бәла-каза булмасын өчен
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Барысы да – имин тормыш өчен
-
28.10.2014: Төрлесеннән
Бәла-казалар булмасын дисәк…