Бөек Җиңүнең 70 еллык бәйрәме белән!
8-05-2015, 10:58 | Котлаулар | Просмотров: 597 | Комм.: 0
Кыюлык һәм рух ныклыгы өлгесе
Хөрмәтле сугыш ветераннары һәм тыл хезмәткәрләре!
Кадерле чакмагышлылар!
Кадерле чакмагышлылар!
Каһарман совет солдатының тез чүктереп буйсындырылган Берлин рейхстагы түбәсенә Җиңү байрагын элгән истәлекле май көненнән безне җиде дистә ел аерып тора. 1945 елның 9 мае тарихка уртак сөенеч, дөньяга дәһшәтле сугышның тәмамлануы турында хәбәр салучы артиллерия залплары гөрелтесе белән чагу картина булып уелып калды. Дистәләгән еллар үтә тора, төрле чорлар алмашына, әмма беркем дә һәм бернәрсә дә кешелекнең иң явыз дошманы – фашизмны җиңүдә безнең илебезнең ролен түбәнәйтә алмый. Әйе, күпме көч салып һәм олы югалтулар бәра-бәренә яуланган Җиңү турындагы хәтер бервакытта да онытылырлык түгел. Шинель киеп һөҗүмгә баруларын ветераннарыбыз беркайчан да онытмаячак. Бүген дә аларны төшләрендә пулялар сагалап тора әле. Инде өлкәнәйсәләр дә, йөрәкләре янәшәсендә ярчыклар йөртүче ветераннарыбыз җиңелү белмәс, кыю, шул ук вакытта үтә гади дә фронтовик-яугирләр булып калалар.
Безнең Чакмагыш районының да Җиңүгә керткән өлеше һәрчак хәтеребездә һәм мәңгелек горурлыгыбыз булып кала. 10 меңнән артык якташларыбыз – әтиләребез, картәтиләребез, яшь егетләр һәм кызларыбыз Бөек Ватан сугышы фронтларында батырлык өлгеләре күрсәтте. Явыз дошманнарны Мәскәү янында һәм Ерак Көнчыгышта кыйратты , Курск һәм Сталинградта тар-мар итте, Днепрны кичте, Европаны азат итте һәм Берлинны тез чүктерде. 6 меңгә якын райондашыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып калды. Тиңдәшсез каһарманлыклары өчен өч якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды, бер бөркетебез Дан орденнарының тулы кавалеры булды. Бүген район үзәгендәге Җиңү паркында аларның бюстлары куелган. Меңнәрчә якташыбыз орден-медальләр белән бүләкләнгән, аларның һәммәсенең батырлыгы безнең өчен батырлык һәм рух ныклыгы өлгесе булып тора. Алышларда, фашизм коллыгында, ачлыктан һәм җәрәхәтләрдән, төрле чирләрдән һәлак һәм вафат булган каһарман райондашларыбыз истәлеген беркайчан да онытырга тиеш түгелбез.
Җиңүле 1945 ел тарихыбыз төпкеленә ераккарак китә барган саен ул дәһшәтле сугыш турындагы чынбарлык ачыграк күз алдына баса һәм бу Җиңүнең, җирдәге тынычлыкның нинди корбаннар исәбенә яуланылуын яхшырак аңлыйбыз. Районыбызда бу җәһәттән даими эшчәнлек алып барыла, сугыш һәм тыл ветераннарына бар яклап та игътибар һәм ярдәм күрсәтелә, яугир якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлләр һәрчак төзек тотыла.
Хөрмәтле сугыш ветераннары һәм тыл хезмәткәрләре!
Язмыш безгә сезнең белән янәшәдә яшәп, сездән түземлелеккә һәм батырлыкка, юмарт күңеллелеккә һәм туган җиребезгә чиксез тугрылыклы булырга өйрәнергә мөмкинлек бирде. Вакыт узган саен кешелек тарихындагы иң коточкыч сугыш хатирәләре ераклаша бара. Әмма буыннардан-буыннарга, йөрәкләрдән-йөрәкләргә тапшырыла килүче илебезне генә түгел, бөтен дөньяны коллыктан һәм түбәнчелектән коткаручылар турындагы хәтер бервакытта да саекмаячак һәм мәңге яшәячәк. Һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек һәм һәрьяклап игътибарда тотылуыгызны телим. Алда көтеләчәк көннәр һәм еллар сезгә гел изгелекләр генә алып килсен, ә сез, үз чиратыгызда, килер буыннарга акыл һәм әхлакый кыйммәтләр өлгесе булып калыгыз. Барлык райондашларыма аяз күк йөзе, бәхетле җитеш тормыш, иртәгәге көнгә ныклы ышаныч телим. Бөек Ватан сугышы солдатларына дан! Җиңүче халыкка дан! Бөек Җиңү бәйрәме белән!
Риф Йосыпов,
муниципаль район хакимияте башлыгы.
муниципаль район хакимияте башлыгы.
Похожие новости:
-
11.04.2015: Район яңалыклары
Йөрәкләргә сеңгән сугыш уты
-
04.04.2015: Район яңалыклары
Исемнәрен искә алабыз
-
31.03.2015: Район яңалыклары
Тыл ветераннарына – юбилей медальләре
-
28.03.2015: Район яңалыклары
Районыбызның хөрмәтле кешесе
-
14.03.2015: Район яңалыклары
Сугыш һәм тыл ветераннарына – юбилей медальләре