» » Йөрәкләргә сеңгән сугыш уты

Йөрәкләргә сеңгән сугыш уты

11-04-2015, 10:53 | Район яңалыклары | Просмотров: 643 | Комм.: 0
Йөрәкләргә сеңгән сугыш уты
Бөек Ватан сугышының соңгы мылтык тавышлары тынганга инде 70 ел вакыт узса да, сугыш хатирәләре, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнарыбыз һичкайчан онытылмый. Чөнки кеше хәтере генә аны мәңгеләштерә һәм Ватанны саклаучыларның исемнәрен саклый ала. Сугышта катнашучылар, илебезне саклаучылар, туган җиренең данын арттыручылар – һәммәсе герой исемен йөртүгә лаек. Аларның күбесе яу кырында, чит илләрдә, диңгез төпләрендә һәлак булып калган.
Бүгенге көндә Бөек Ватан сугышының бөтен серләре дә ачылып бетмәгән әле. Сугышның әчесен татыган, авыр-лыкларны үз җилкәсендә тойган кешеләр өчен сугыш – зур кайгы. Җиңүгә берничә көн калгач, фронттан аларның бомба астында калып һәлак булуы турында “кара” хәбәр килсә, йөрәкләрен дошманга карата ачы нәфрәт били, күзләре кайнар яшь белән тула. Әйе… Сугышчыларның гомере кыска булды, ләкин хәзерге якты тормыш – аларның җимеше.
Безнең Калмашбаш авыл биләмәсендә сугыш һәм тыл ветераннары 40 кеше. Сугышта катнашкан ветераныбыз берәү генә: ул Иске Биккенә авылында яшәгән Мансур Нургали улы Аитов.
Район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов үз кулы белән тыл ветераннарыбыз Әнисә Закир кызы Гашкрәмовага, Мөнәвәрә Афзалетдин кызы Латыйповага, Мөнирә Имаметдин кызы Моратовага медальләр тапшыр-ды. Авыл мәдәният йортына сугыш елларында тылда хезмәт салган хатын-кызларның, картларның һәм балаларның фидакарь хезмәтен хәтергә төшереп кунакка чакырдылар.
Кичәне авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәвилә Хурамша кызы Хөсәенова башлап җибәрде. Авыр елларда ныклык һәм батырлык күрсәткән тыл ветераннарын Җиңү көне белән тәбрикләп, аларга ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, имин тормыш теләде. Яу кырында һәлак булган һәм аннан соң вафат булган яугирләр хөрмәтенә бер минут тын калып басып тордылар. «Авылдашларыбызның Бөек Ватан сугышында кылган батырлыклары искиткеч, без алар белән горурланабыз, –дип дәвам итте сүзен. —Фронттагы каһарманлык турында бик күп әйтелгән, язылган, ләкин тыл эшчеләренең батырлыган да онытырга ярамый. Сугыш елларында һәркем үз-үзен аямый эшли, хатын-кызлар ял вакытларын да бушка үткәрми – фрон-товикларга оешбаш, бияләй бәйләп җибәрделәр. Үз авызларыннан өзеп азык-төлек җыйдылар. Тамак туярлык рәхәтләнеп ашый алмагансыз, ачлык бугазыгыздан алган. Исән калу өчен җирдә көздән казылмый калган бәрәңге боламыгы (кәлҗәмә) ашагансыз.
Җиңү таңын якынайту өчен сез гаять зур көч салдыгыз, авырлыкларга бирешмичә көнне-төнгә ялгап эшләгәнсез. Ачлы-туклы, бата-чума көн озынына урак урып, төнлә кул көче белән ашлык сугуларыгызны күзаллау да безгә кыен. Киләчәктә күгебезне сугыш сөреме капламасын, үзара дус, тату яшик, бәхет-шатлыкта, бер-беребезгә изге гамәлләр генә кылып яшәсәк иде», – дип сүзен тәмамлады.
Соңыннан ветераннарга медальләр тапшырылды. Килә алмаганнарның өйләренә барып тапшырдылар. Нәфисә Гомәрова җитәкчелегендәге “Яшь йөрәкләр” төркеме кунакларга кул эшләрен тотып кич утыруны, сугыш чорындагы күренешләрне күрсәтте. Өлкән яшьтә-геләрнең күңелләре тулды. Зөлфә Зиннурова, Нәфисә Гомәрова, Зилә Ямалетдинова, Рәмилә Ниязова, Римма Зиннәтуллина һәм Рина Зиннәтуллиналарның чыгышлары ямь өстәде. Гармунда Рәвис Сабитов уйнады. Музыкаль яктан Гөлсем Сабитова бизәде. Бәйрәм чыгышлары тыл ветераннары хөрмәтенә чәй табыны белән тәмамланды. Күпне күргән, күпне кичергән абый-апалар үткәннәрне янә хәтергә төшереп, күз яшьләре аша, яуда һәлак булган фронтташ дусларын искә алдылар, үзләренә кадер-хөрмәт күрсәтүчеләргә рәхмәт әйттеләр.

Зөлфә Зиннурова.
Яшьләр эшләре буенча белгеч
Гөлназ Әюпова фотосы.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: