Котлыйбыз!
14-04-2016, 10:14 | Котлаулар | Просмотров: 361 | Комм.: 0
Күптән түгел Бәләбәй шәһәрендә “Сильбийская радуга” дип исемләнгән V ачык балалар-үсмерләр фестивале үтте. Анда Юмаш урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары ДИАНА ЕГОРОВА һәм АНАСТАСИЯ КУДРЯШОВА да актив катнашып, горурланырлык уңышларга ирештеләр. “Фольклор-соло” номинациясендә чыгыш ясаган Диана Егорованың башкару осталыгы III дәрәҗә Диплом белән билгеләнде. Кызларның икесенә дә Бәләбәй муниципаль районы хакимияте каршындагы “Чуваш милли-мәдәни автономиясе” берләшмәсенең Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды. Яшь башкаручыларны фестивальгә Юмаш урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары ИРАИДА НИКОЛАЕВНА СӨНӘГАТУЛЛИНА әзерләде.
Похожие новости:
-
07.11.2015: Район яңалыклары
Прибельскийдан — җиңү белән!
-
16.05.2015: Район яңалыклары
Гимназиядә — гала концерт
-
11.04.2015: Котлаулар
Котлыйбыз
-
22.01.2015: Спорт
Мәктәп укучылары ярыша
-
20.12.2014: Спорт
Хакимият башлыгы призына