» » Прибельскийдан — җиңү белән!

Прибельскийдан — җиңү белән!

7-11-2015, 09:17 | Район яңалыклары | Просмотров: 310 | Комм.: 0
Күптән түгел Чакмагыш гимназиясе укучылары Кырмыскалы районының Прибельский авылында үткән “Математика каруселе” дип аталган ачык зона турнирында катнашты. Аның барышында сәләтле балаларның интеллектуаль һәм социаль ихтыяҗларын канәгатьләндерү, яңа педагогик һәм социаль технологияләрне куллану, интеллектуаль иҗат кыйммәтләрен арттыру максат итеп куелды. “Математика каруселе” турнирында укучылар әлеге фән буенча олимпиада биремнәрен чиште. Бәйгедә Эльвина Әхмәтгәрәева (10б сыйныф), Алсу Әхмәдиева (10б), Диана Мөхәммәтҗанова (9в), Рената Гобәйдуллина (9в), Булат Дәүләтов (8в), Азалия Сәлимова (8а), Регина Кәримова (7в), Галия Янбухтина (7а), Элиза Хуҗина (6б), Радмир Исхаков (6б), Арина Вәлиева (5в), Ильяс Вахитов (5а) катнашты. Командалар арасында өлкән (9-10 сыйныфлар) һәм кече (5-6 сыйныф) лигалар командалары беренче урыннарны яулады. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Турнирда катнашыр өчен командаларны математика укытучылары Гөлнара Вахитова, Гөлнара Латыйпова, Резида Заһидуллина, Рәфага Такиева әзерләде. Гимназия укучыларының тәүге җиңүендә аларның салган өлеше зур.

Әзерләде: Лиана Ханмурзина.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: