Күңел күкләргә ашты, җиде катлы күкләрнең ишекләрен ул ачты...
30-06-2015, 11:18 | Район яңалыклары | Просмотров: 452 | Комм.: 0
Район мәдәният йортының тамашалар залында бу көнне шатлыклы да, бераз моңсу да йөзләрне күреп була иде... Алар – алга зур өметләр баглаган, киләчәктән төрле ачышлар, шатлыклар, бары яхшылыклар гына көтеп калучы чыгарылыш укучылары. Моңсу... Чөнки күптәннән көткән, әмма һәркем өчен бик тиз килеп җиткән көн бүген. Бәхетле, могҗизалы мизгелләр, әти-әниләрнең кулларына тотынып, адымнарына өлгерергә тырышып йөгергән, әкияттәге тормышны чынбарлык итеп кабул иткән, саф-чиста балачак белән хушлашу көне...
Акбурлы такталар, һәр дәрескә, эчке дөньясында нинди генә буран булса да, елмаеп керүче укытучылар... Тамаша залына күз салам: нинди матур, мөлаем, чибәр һәм шат кызлар һәм егетләр җыелган! Аларның күңелләре менә-менә очып китәр кебек! Балачак җирен, әкият илен калдырып, яңа тормышка очарга омтыла алар...
Чыгарылыш укучыларын тәбрикләргә сүз беренчеләрдән булып гимназия директоры Ратмир Фоат улы Камил-җановка бирелде. Ул укучыларны иң мөһим сынауларны – Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырулары белән котлады һәм быелгы нәтиҗәләрнең башка елларга караганда югарырак булуын билгеләде. Ратмир Фоат улы 11 ел дәвамында гимназия бусагасын атлап кергән, бер гаиләгә әверелгән чыгарылыш укучыларын шушы дулкынландыргыч тантана белән чын күңелдән тәбрикләде. Ул үз баласыдай якын итеп күргән һәр укучыга үзе теләгән белем учреждениесенә укырга кереп, яраткан һөнәрләрен үзләштерүен, барлык хыялларының тормышка ашуын теләде. Уку йортларын тәмамлагач, районыбызга эшкә кайтырга чакырып: “Ак юллар сезгә!” – диде. Гимназия директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Зөлфия Вил кызы Саматова урта мәктәпне тәмамлап зур тормышка, гаҗәп, тынгысыз һәм соклангыч матур дөньяга аяк басучы укучыларга йөрәк түреннән чыккан иң изге теләкләрен җиткерде.
Чыгарылыш сыйныф укучыларының сыйныф җитәкчеләренең исем-фа-милияләре яңгырады. Ләйсән Илһам кызы Кинҗәкәева, Резеда Риканс кызы Заһидуллина, Гөлнара Марат кызы Фәхретдинова укучылары белән бергә сәхнәгә күтәрелде. Аларның мәктәптә эшләү дәверендә тормышларында үтә жаваплы да, авыр да, кызыклы да көннәр санап бетергесез куп булгандыр. Алар шушы укучылар куңеленә изгелек орлыклары, мәңге җуелмас эз һэм сукмак салганнар. Бүген дә йөзләрендә шул ук мөлаемлылык, шул ук чибәрлек очкыны чәчеп торган күзләр. Аларның һәркайсы сүз алып, дулкынланып, йөрәкләрендә булган хисләр белән уртаклашты. Ихтирамлы да, йомшак күңелле, сабыр холыклы, кирәк чакта төпле киңәш биргән, 11 ел дәвамында белем иленнән җитәкләп алып барган сыйныф җитәкчеләренә укучылары белән хушлашу мизгеле җиңел булмады... Алар нәкъ менә әкияттәгедәй киенгән матур һәм батыр укучыларына иң изге теләкләрен җиткереп, хәерле юллар теләде.
Иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе – укучыларга өлгергәнлек ат-тестаты тапшыру вакыты якынлашты. Быел гимназияне 11 укучы бары тик “5” билгеләренә тәмамлаган. Гимназиянең йөзек кашлары – Юлия Илшат кызы Мусина, Гөлнар Ришат кызы Саматова, Азалия Фидрат кызы Фәтхетдинова, Ильвира Илдус кызы Әхмәтгәрәева, Азат Раил улы Вәлиуллин, Эльвина Фидрат кызы Гыйззәтуллина, Эльза Салават кызы Ильясова, Элина Венер кызы Янгирова, Регина Финат кызы Сәетова, Илнур Илдар улы Гыйниятуллин, Эльвина Рөстәм кызы Закирова директор кулыннан әлеге документны зур горурлык хисе белән алды. Артабан башка укучыларга да урта белем алу турында аттестатлар тапшырылды.
Алар гомер бүләк итмәсә, шушы бүгенге матур мизгелләрне күрергә, җылы, шатлыклы да, сагышлы да хисләр тоярга мөмкин булмас иде... Укучыларның аларга карата булган тойгылары көчле, тирән һәм эчкерсез. Гомер буе әти-әни биргән тәрбия, игътибар, көч аларны алдагы тормышыбызда, һичшиксез, озата барыр, юл күрсәтер. Барлык ата-аналар исеменнән чыгарылыш сыйныфлар укучыларын Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Айдар Дамир улы Гайсин тәбрикләде. Ул да дулкынлануын яшермәде, барлык укытучыларга рәхмәт әйтеп, укучыларга сабырлык, максатчанлык, авырлыклар алдында югалып калмаска дигән теләкләр әйтеп, хәерле юл теләде.
Тантана концерт номерлары бе-лән үрелеп барды. Чыгарылыш сый-ныфларга гимназиянең 4 “в” сыйныф укучылары дәртле биюләрен бүләк итте. Концерт номерлары белән шу-лай ук Эльвина Казаева, Альбина Насыйбуллина, Сөмбел Котдусова чыгыш ясады.
Ахырда укучылар күбәләктәй вальс әйләнде. Берчә шатлыклы, берчә моңсу йөзле егет-кызлар сәхнәгә күтәрелде. Аларның матурлыгына карап туймаслык иде. Бу күркәм тантана йолдызлар парадын хәтерләтте, чөнки гимназияне тәмамлаган укучыларның һәркайсы бер якты йолдыз сыман тоелды...
Әзерләде: Лиана Ханмурзина.
Похожие новости:
-
02.06.2015: Җәмгыять тормышы
Илебезнең лаеклы уллары һәм кызлары булыгыз
-
26.05.2015: Район яңалыклары
Икеләтә бәйрәм булды
-
26.05.2015: Район яңалыклары
Алда хәзер – тормыш имтиханы
-
23.05.2015: Район яңалыклары
Яңа юл яра гомер агышы – изге юл тели кыңгырау тавышы...
-
16.05.2015: Район яңалыклары
Гимназиядә — гала концерт