» » Илебезнең лаеклы уллары һәм кызлары булыгыз

Илебезнең лаеклы уллары һәм кызлары булыгыз

2-06-2015, 10:56 | Җәмгыять тормышы | Просмотров: 539 | Комм.: 0
22 майда Калмашбаш урта мәктәбендә дә соңгы кыңгырау яңгырады. Озакка сузылган яңгырлардан соң, ниһаять, кояш ягымлы елмаеп, җылы нурларын сипте. Калмашбаш урта мәктәбен тәмамлаучыларның йөзләре шатлыктан балкый, берсеннән-берсе чибәрләр, елмаеп торалар. Кулларына чәчәк гөлләмәләре тоткан укучылар, ата-аналар, чакырылган кунаклар авыл мәдәният йортына җыелды. “Бүген бездә зур бәйрәм. Язның иң ямьле көннәренең берсендә мәктәбебез үзенең карлыгачларын зур тормыш киңлекләренә очыра”, – дип, матур теләкләрен җиткереп, соңгы кыңгырау тантанасын ачып җибәрде мәктәп китапханәчесе Фәнзилә Мәсгуть кызы Зиннәтуллина. Мәктәп директоры Ирек Гыйкрәмә улы Ситдиков: “Мәктәбебезнең горурлыгы булдыгыз, йөзебезне кызартмадыгыз. Барлык чараларда да актив катнаштыгыз, укуда тырыш, тәртипле булдыгыз. Алда сезне җаваплы имтиханнар көтә. Аларны да уңышлы тапшырып, әле тормыш үзе алдыгызга куячак тагын бик күп сынауларны җиңеллек белән үтеп чыгарга насыйп булсын, уйлаган хыялларыгыз тормышка ашсын, дигән теләктәмен. Авырлыкларыгыз булса, киңәшкә туган мәктәбегезгә килегез, аның ишекләре сезнең өчен һәрчак ачык”, – диде. Артабан чыгыш ясаган авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәвилә Хурамша кызы Хөсәенова залдагыларның барысын да шушы истәлекле бәйрәм белән тәбрикләде һәм яшьләргә: “Алда сезне зур тормыш көтә, һәркем үз бәхетенә үзе юл ярачак. Ләкин кайда гына булсагыз да, туган нигезне, әти-әниләрегезне, укытучыларыгызны онытмагыз. Алар сезгә гомер буе авырлыкларны җиңәр көч, йөрәгегезгә илһам, күңелегезгә нур биреп торучы изге бер чишмә булыр”, – дип киңәш бирде һәм имтиханнарны уңышлы тапшыруларын теләде. Чыгарылыш сыйныф укучыларын җиде ел дәвамында җил-яңгыр тидерми, кирәк чакта ярдәм кулын сузган, таләп ителгәндә бераз шелтәләп, уңае килгәндә дәртләндереп җибәрүче сыйныф җитәкчесе дә, сәләтле укытучы да, оста психолог та сыйныф җитәкчесе Ләлә Миңнегаян кызы Гыймаеваның үз укучыларына әйтер сүзләре күп иде. “Мәктәпкә тәүге тапкыр килгән, оялчан гына басып торган көнегез бүгенгедәй хәтеремдә. Сезнең сыйныф җитәкчесе булган бу еллар сизелми дә үтеп китте. Алда сезне зур сынаулар көтә, аларны уңышлы тапшырыгыз, булачак һөнәрегезне төптән уйлап сайлагыз. Безне, белем биргән укытучыларыгызны онытмагыз, безнең йөзебезгә кызыллык китерергә тырышмагыз. Бәхетле булыгыз, ак юллар сезгә”, – дип фатихасын бирде ул.
Быел мәктәпне алты укучы тәмамлый. Энҗе Ямалова, Ләйсән Ганиева, Индира Таюпова, Гөлшат Рамазанова, Илнур Галимов, Руслан Юнысов, туган мәктәпләре белән хушлашып, олы тормыш юлына аяк басалар. Директорның уку-укыту эшләре буенча урынбасары Ләйлә Әлтәф кызы Ханмурзина изге теләкләрен җиткереп, югары уңышка ирешкәннәре һәм мәктәпнең җәмәгать тормышында актив катнашканнары өчен укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Район мәгариф бүлеге вәкиле Эльвира Исхак кызы Галиева да матур теләкләрен җиткереп, Мактау грамоталары тапшырды. Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов исеменнән аның ярдәмчесе Мөнирә Җәмигънур кызы Мөхәммәтшина да бүләкләр һәм грамоталар тапшырып, фәһемле киңәшләр бирде. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры вазифасын башкарган Урал Фәвил улы Әһәдуллин чыгарылыш сыйныф укучыларын тәбрикләде һәм авылыбызның горурлыгы булган яшь спортчы, балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Айгөл Гәрәеваның мәртәбәле ярышларда берничә тапкыр беренчелек яулавы, Русия чемпионы дигән югары исемгә лаек булуы хакында сөйләде һәм артабан да зур уңышлар юлдаш булуын теләде. Лена Таюпова һәм рус теле укытучысы Рида Ямалова унберенче сыйныфларга изге әти-әни фатихасын бирде һәм белем-тәрбия биргән укытучыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Соңгы кыңгарау кичәсе, әлбәттә инде, дулкынландыргыч музыкаль номерлар белән үрелеп барды. 8 сыйныф укучысы Илмир Нәбиуллин “Рәхмәт әти-әниләргә”, 1-4 сыйныфлар абый-апаларына “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”, 9 сыйныф укучылары да матур гөлләмәләренә кушып “Уйларымда мәктәп еллары” җырларын бүләк иттеләр. 1 класс укучылары да үз һөнәрләрен күрсәтте: шигырьләр дә сөйләделәр, бию дә башкардылар, мәктәпне тәмамлаучы апа-абыйлары аларга бүләкләр тапшырды. Сыйныф җитәкчесе Ләлә Миңнегаян кызы “Балаларга фатиха” җырын бүләк итте. Җавап итеп чыгарылышлар барлык укытучыларына булган рәхмәт хисләрен җыр аша җиткерделәр һәм чәчәк гөлләмәләре тапшырдылар. Энҗе Ямалова үзе гитарада уйнап ишеттергән “Детство” җыры кичәгә ямь өстәде. Котлау сүзе белән чыгыш ясаган мәдәният йорты директоры Рәвис Муллаян улы Сабитов “Безнең иң сәләтле ярты коллектив китә, шунысы кыенрак. Кайчан гына чакырсак та, каршы килмәдегез, ярдәм иттегез. Барыгызга да зур уңышлар телим”, – диде. Аның сүзләрен физкультура укытучысы Азат Шәфигулла улы Рамазанов дәвам итеп, изге теләкләрен җиткерде. Шунысын да әйтү артык булмас, аның кызы Гөлшат та — районда танылган яшь спортчы. Энҗе Ямалова белән Ләйсән Ганиева “Сау бул, балачагым” җырын башкарып сөендерделәр.
Хушлашырга да вакыт җитте. Чыгарылыш сыйныфлар йөрәкләре түрендә кадерләп саклаган истәлекләре, күңелләреннән ургылып чыккан хис-тойгылары белән уртаклашты. Барысына да рәхмәт әйтеп, “Соңгы кыңгырау” җырын башкардылар. Бу кичәдә моңсу да, шатлыклы да, дулкынландыргыч та булып яңгыраган кыңгырау чыңын беренче сыйныф укучысы Алсу Әхмәдуллина белән 11 сыйныфтан Илнур Галимов яңгыратты. Унберенчеләр вальс әйләнде. Бу кичәдә аларга акыллы сүзләр, фәһемле киңәшләр күп әйтелде. Шуны да өстәп әйтәсе килә: безнең мәктәпне тәмамлаучыларга уку йортларының ишекләре һәрвакыт ачык булсын, дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыру өчен Ходай тел ачкычы бирсен, алдагы барыр юлларыгызда гел үргә атлаганыгызны ишетергә язсын. Туган җирегезне бервакытта да онытмагыз, илебезнең лаеклы уллары һәм кызлары булып калыгыз.

Зөлфә Зиннурова.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: