» » Котлыйбыз!

Котлыйбыз!

26-04-2016, 10:22 | Котлаулар | Просмотров: 500 | Комм.: 0
Котлыйбыз!
“Тере классика” яттан сөйләү буенча Бөтенрусия конкур-сының төбәк этабында катнашып, Иске Калмаш урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Зимфира Зәйдуллина “Әдәби әсәрнең эчтәлегенә тирән үтеп керү” номинациясендә җиңү яулады һәм Диплом белән бүләкләнде. Республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан җыелган 150 укучының бары тик 10сына гына мондый бәхет елмайды. Җиңүчене рус теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Шамил кызы Каюмова әзерләде. Райондашыбызны мәртәбәле җиңүе белән котлыйбыз һәм арытабан да зур уңышлар телибез.
***
Балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче яшь район-дашларыбыз, республика, ил күләмендә үткәрелгән конкурс-фестивальләрдә катнашып, әледән-әле зур җиңүләр яулый. Уфада үткәрелгән “New stars” I Халыкара конкурс-фестивальдә катнашып, Булат Исмәгыйлев һәм Ләйсән Каррамова (укытучы И.А. Сәләхова) I дәрәҗә, Аяз Юлдашев II дәрәҗә, Руслан Юлдашев III дәрәҗә Дипломнар (укытучысы Р.А. Латыйпова) белән бүләкләнделәр. “Русиянең сәләтле балалары: алтын тавышлар” Халыкара катнашлыгында III Бөтенрусия конкурс-фестивале дә Ләйсән Каррамовага җиңү китерде. Ул II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды, аны укытучы И.А. Сәләхова әзерләде. Халыкара проектның “Талант канатларында” конкурс-фестивалендә Аяз һәм Руслан Юлдашевлар икесе дә II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнделәр. Югары һөнәри осталык һәм педагогик талантлары өчен укытучылар И.А. Сәләхова һәм Р.А. Латыйповага Рәхмәт хаты тапшырылды. Яшь талантларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм тагын да югарырак иҗади уңышлар телибез.
***
Татар теле һәм әдәбияты фәне буенча үткәрелгән төбәк олимпиадасында катнашып, Иске Калмаш урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Зимфира Зәйдуллина һәм Үрнәк урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Чулпан Гәрәева призерлар булдылар һәм Башкортстан Республикасы Мәга-риф министрлыгының Дипломнары белән бүләкләнделәр. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Рәйфә Әмирҗан кызы Газизова (Иске Калмаш урта мәктәбе) һәм Гөлфия Фәндүз кызы Үлмәсова (Үрнәк урта мәтәбе) министрлыкның Рәхмәт хатына лаек булдылар.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: