Кояш җирне яктырта, уку – кешене
9-06-2015, 11:59 | Район яңалыклары | Просмотров: 702 | Комм.: 0
“Кояш җирне яктырта, уку – кешене”,– ди халык мәкале. Йолдыз Рифгать кызы Баһаветдинова белән Камила Рәзит кызы Сафина да үзләре белем алган мәктәпләренең якты кояшы булып балкый. Бүген сезне Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Наил Җәүдәт улы Баһаветдинов оештырган “Сәләтле балаларга ярдәм” фонды стипендиясенә лаек булган тырыш укучылар белән таныштырабыз.
Йолдыз Рифгать кызы Баһаветдинова 1997 елның 19 маенда дөньяга килә. 2004 елдан бирле ул Иске Калмаш урта мәктәбендә белем ала. Тырыш, акыллы, җаваплы, тыңлаучан һәм актив кыз бары тик яхшы билгеләргә генә укый. Йолдыз, вакыты белән исәпләшмичә, җәмәгать тормышында да актив кайный. Һәр эшне ул зур теләк һәм җаваплылык белән башкара. Бөтенрусия, республика, район һәм мәктәп дәрәҗәсендә үткәрелгән олимпиадаларда, төрле конкурсларда катнашмыйча калмый. Гыйлем һәм мәдәният өлкәләрендәге бөтен яңалыклар белән танышып тора. Әти-әнисенә, сыйныфташларына, укытучыларга карата һәрвакыт намуслы һәм гадел булып, хаклык өчен көрәшә белә. Ирешкән уңышлары, җиңүләре күп булса да, Йолдыз алар турында сөйләргә яратмый. Әтисе Рифгать Мидхәт улы белән әнисе Фәнүзә Фәнүз кызы анда тыйнаклык, сөйкемлелек, кешеләргә карата ихтирамлылык сыйфатлары тәрбияләгән.
Йолдыз авырлыклар каршында туктап кала торганнардан түгел. Шуңа да ул сыйныфташлары ихтирамын яулап алган, староста вазыйфасын башкара. Күп балалы гаиләдә тәрбияләнгәнгәдерме, сабакташларына карата ул үтә дә туган җанлы, ярдәмчел.
Иске Бәшир урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Камила Рәзит кызы Сафина да уку алдынгылары рәтендә. Тырыш, игътибарлы, хезмәт сөючән кыз 11 ел дәвамында үзен бары яхшы яклардан гына күрсәтте. Уку материалын ул югары дәрәҗәдә үзләштерә, аңа логик һәм иҗади фикерләү хас. Математика, рус теле, тирә-як мохитне өйрәнү, сынлы сәнгать фәннәрен үз итә ул. Дәресләрдә Камила һәрвакыт игътибарлы, актив. Сабакташларыннан аермалы буларак, китапларны күп укый.
Сыйныфта староста итеп сайланган Камила мәктәптә үткәрелгән чараларда актив катнаша. Ул мәктәпнең “Пчелка” хореографик ансамбле солисткасы, “Капельки” вокал ансамбле вәкиле. Балачактан рәсем төшерүне үз иткән талантлы кыз район һәм мәктәп дәрәҗәләрендә үткән сынлы сәнгать конкурсларында һәрвакыт беренче урыннарны яулый.
2011-2012 уку елында Башкортстан Республикасы көненә багышланган “Пою мою республику” район иншалар конкурсының “Сынлы бизәү” номинациясендә җиңүгә ирешеп, Башкортстан Республикасының Мәгариф министрлыгы Дипломына һәм Мактау грамоталарына ия була. 2012-2013 уку елында 4 сыйныфлар арасында үткәрелгән рус теле буенча предмет олимпиадасында җиңеп чыгып, милли һәм инновацион белем бирү учреждениеләренең башлангыч сыйныфлар укучылары арасында үткән рус теле буенча предмет олимпиадасында икенче урын алып, Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Дипломына лаек була. Шушы ук уку елында математика һәм рус теле фәннәрен берләштереп үткәрелгән Бөтенрусия “Олимпус” олимпиадасында лауреат исемен ала. 2013-2014 уку елында шушы ук олимпиаданың тарих һәм математика фәннәре буенча номинацияләрендә лауреат исеменә лаек була. Камила – ачык күңелле, изге йөрәкле кыз. Сыйныфташлары да аны бик хөрмәт итә.
Тырыш һәм актив кызлар әле кайчан гына беренче сыйныфка укырга барган иде. Җәмәгать тормышында кайнап, бер чарадан да читтә калмыйча укый торгач, 11 ел сизелми үтеп тә киткән. Уку алдынгылары булган өчен алар Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Наил Җәүдәт улы Баһаветдинов җитәкчелегендәге “Сәләтле бала-
ларга ярдәм” фонды стипендиясенә лаек булды. Хәзер кызлар өчен алда сынауларның иң авыры – Бердәм дәүләт имтиханы бара. Аннары инде матур хыяллар, изге максатларның тормышка ашар вакыты җитә. Үзләре теләгән уку йортларына укырга кереп, белем алып чыккан мәктәпләренең якты йөзе һәм горурлыгы булып балкырга насыйп булсын аларга!
Әзерләде: Лиана Ханмурзина.
Похожие новости:
-
02.06.2015: Җәмгыять тормышы
Илебезнең лаеклы уллары һәм кызлары булыгыз
-
23.05.2015: Район яңалыклары
Яңа юл яра гомер агышы – изге юл тели кыңгырау тавышы...
-
11.04.2015: Котлаулар
Котлыйбыз
-
31.03.2015: Район яңалыклары
Берләшмәгә кабул ителде
-
24.01.2015: Район яңалыклары
Район яңалыклары