» » Берләшмәгә кабул ителде

Берләшмәгә кабул ителде

31-03-2015, 11:48 | Район яңалыклары | Просмотров: 678 | Комм.: 0
Берләшмәгә кабул ителде
“Чакмагыш чаткылары” әдәби иҗат берләшмәсе яңа талантлар исәбенә сафларын арттыра бара. Күптән түгел Денис Мансуров берләшмәгә кабул ителде. Ул 1992 елда Стәрлетамак шәһәрендә туган, әти-әнисе талантлы кешеләр иде. Зенфира өзә басып биюче, җырчы, ә Илфак Мансуров оста гармунчы булды. Тик фани дөньядан яшьли китүләре бик аянычлы. Алар Яңа Каръяуды авылында гомер кичерделәр, авылдашларына мәдәни хезмәт күрсәттеләр. Денис та кечкенәдән сәнгатькә, сәхнә тормышына гашыйк булып үсте, һәр чараның үзәгендә булды. Яңа Каръяуды мәктәбендә укыды, 2004 елда аңа Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты В.А. Мансуров, 2006 елда Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Р.С. Йосыпов стипендиясе бирелде. Мәктәпне Денис көмеш медальгә тәмамлады.
Аннан соң һич икеләнмичә Башкорт Дәүләт университетының филология факультетына укырга керде, үсмер чак хыялларын тормышка ашырды. Ул башкала белән авыл арасына тузан төшермәде. Нинди генә чара булмасын, кайтып катнашыр иде. “Яшь талантлар” район бәйгесендә (2009 ел) икенче урынны алды. Университетта да һәммәсен үзе башлап йөрде, зур уңышларга иреште. 2010 елда “Филологические проекции Большого Урала” төбәкара фәнни-конференция дипломанты (Екатеринбург) булды. Шул ук елны Казанда үткән IV Бөтендөнья татар яшьләре форумына делегат итеп сайланды.
Янә ике елдан Идел буе яшьләренең Казанда оештырылган “Милли хәзинә” конкурс-фестивалендә “Сәнгатьле уку (соло)” номинациясендә I урынны яулады. Әйткәндәй, 2012 ел аңа ай саен диярлек уңыш китерде. Апрельдә “Мәгърифәт” гәзитенең (Казан) махсус бүләгенә ия булды. Майда тюркология буенча Бөтенрусия олимпиадасында I урынны яулаган команда әгъзасы (Таулы Алтай), июльдә XXII “Татар яшьләре көннәре” делегаты һәм “Татар егете – 2012” дигән мактаулы исем иясе (Казан), августта V Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегаты, форум советы әгъзасы (Казан), ноябрьдә XII “Иделем акчарлагы” яшь язучылар бәйгесе финалисты (Казан), декабрьдә V Бөтендөнья татарлар конгрессы делегаты (Казан) һәм Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе белән берлектә “Өмет” гәзите үткәргән викторинада II урын (Уфа) алды. 2013 елда яңа биеклекләр яулады: Чакмагыш район хакимияте башлыгы Р.С. Йосыпов стипендиясенә лаек булды, янә “Милли хәзинә” (Казан) конкурсында катнашты, өченче урын алды. Район сәнгать фестивалендә “Иң яхшы дуэт биючесе һәм нәфис сүз остасы“, булып танылды. Апрельдә “Шәрыкъ“ радиосының юбилеена багышланган иҗади бәйгедә (Уфа) җиңде, театр коллективларының “Театр язы – 2013” район фестивалендә “Иң яхшы ир-ат ролен башкаручы” дип табылды.
2014 елның июнендә “Без Мәҗит Гафурины укыйбыз” Халыкара әдәби-нәфис сүз бәйгесендә татар телле катнашучылар арасында Гран-при лауреаты (Уфа) булды, ноябрьдә XIV “Иделем акчарлагы” яшь язучылар бәйгесе финалисты (Казан) һәм быел февраль аенда үткән сәнгать бәйгесендә “Иң яхшы нәфис сүз остасы” призы аңа тапшырылды.
Денис кебек талантлы егетләребез белән горурланабыз, арытаба да уңышлар телибез. Районның әдәби-иҗат тормышына ул язгы ташкын кебек ургылып керде, эшчәнлеккә яңа сулыш бирде, шигьри осталыгы белән күңелләрне әсир итте.

Рәзифә Сәхапова,
“Чакмагыш чаткылары“ әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: