» » Әдәби марафонны каршылап

Әдәби марафонны каршылап

26-03-2015, 10:39 | Район яңалыклары | Просмотров: 764 | Комм.: 0
Әдәби марафонны  каршылап
20 мартта район үзәк китапханәсендә “Чакмагыш чаткылары” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары һәм китапсөярләр җыелды.
“Чакмагыш җире – һәр чакта да чагу талантлы, намуслы, эшсөяр, туган халкын, үз тарихын, Ватанын җаны-тәне белән яраткан бик күп кешеләр тудырган төбәк ул», – дип билгеләгән иде якташыбыз, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай Секретариаты җитәкчесе урынбасары, Чамагыш районыннан чыккан якташларның республика оешмасы идарәсе рәисе, юридик фәннәр кандидаты Нәүфәл Рабис улы Янбухтин район юбилее тантанасында.
Әйе, районыбыз халкы Башкортстаныбызның чәчкә атуы өчен вакытын-көчен кызганмый хезмәт итә. Кайсы гына төбәктә яшәсәләр дә, нинди генә һөнәрләр башкарсалар да, чакмагышлылар районыбыз йөзенә кызыллык китерми. Булдыклы, абруйлы шәхесләребез белән хаклы горурланабыз. Чакмагыш – күренекле әдәбият әһелләре тудырган җир дә. Һәм бүген – әдәбият елында аларның исемнәрен хөрмәт белән атап үтәбез, иҗат юлларына байкау ясап кичә-чаралар оештырабыз, олылыйбыз, әсәрләрен кат-кат укыйбыз. Гадәттә без әдипләр исемлеген күп прозаик һәм шагыйрьләр чыккан Аблай авылында туып үскән каләм ияләре Галә Кодаяров, агалы-энеле Әхкәм һәм Гыйззетдин Исәнбирдиннар, Әкрам Вәли һәм Рәзинә Мөхиярдән башлап җибәрәбез. Яңа Дөмәйдән Галимҗан Латыйп, Яңа Күлдән Мәлих Харис, Иске Балактан Гыйлемдар Рамазанов, Әхмәттән Нур Гайсин, Яңа Котыдан Гамир Дәүләтшин, Тайняштан Вазих Исхаков, Чиялекүлдән Әхнәф Бәйрәмов, Калмашбаштан Шамил Шаһгали, Чакмагыштан Фәнил Мансуров, Яңа Йомраннан Мансаф Гыйләҗев, Яңа Мортазадан Рим Идиятуллин, Үрнәктән Хәләф Гарданов һәм Марис Нәзиров, Үзмәштән Динә Морзакаева башкорт һәм татар әдәбиятларында билгеле урын тоталар. Арытаба Яңа Котыда туып үскән, бик актив иҗат иткән Марс Дәүләтшин, Сәйканә Рәкыйпова һәм Рим Айдагулов, Чакмагыштан Равил Исаевның исемнәрен искә алып үтәбез. Камил Әсраров (Калмашбаш), Хәйдәр һәм Айдар Басыйровлар (Чакмагыш), Дилбәр Булатова (Кашкар), Рәсимә Ильясова (Рапат), Рәүф Баһаветдинов (Яңа Биккенә), Миңнегали Сакаев (Аблай), Зөлфия Ногманова (Митрә-Әюп), Рәиф Галиев (Чакмагыш), Иске Калмаштан агалы-энеле Әдип һәм Нәҗип Хисмәтуллиннар, Югары Аташтан Әнисә Ягъфәрова иҗат биеклекләренә үрләде. Талантлы яшьләр үсеп тора. Иҗатчыларны хәзер берничә дистә еллар дәвамында “Чакмагыш чаткылары” әдәби иҗат берләшмәсе туплап тота һәм аның сафлары елдан-ел яңа исемнәр белән тулыланып тора. Әдәбият елы иҗатчылар алдына зур бурычлар куя һәм аңа өметләр дә зурдан. “Безгә, әдәбиятны язмышы иткәннәргә, ниндидер дәрт өсти сыман бу игълан. Әдәбият юлы сикәлтәле булса да, елы бәлки бәрәкәтле булыр. Әдәбият елын игълан итүнең төп максаты да шулдыр бит инде… Әдәбиятның җәмгыятьтәге ролен күтәрү – бүгенге очрашуыбыз да шушы әдәбият елы белән бәйләнә. Биредә безнең иҗатташ дусларыбыз, әдәбият дөньясына омтылган яшь каләмкярьләребез дә җыелган. Бүген алар белән танышып, шигырьләрен тыңлап үтәбез”, – дип алып баручы Алсу Гәрәева кичәне башлап җибәрде һәм сүзне берләшмәнең актив әгъзаларына бирде. Илгизәр Гаскәров, Миңнегали Сакаев, Зинфир Әхияров, Габделфәт Нуриев чыгыш ясады, шигырьләр укып ишеттерде. Яңа авторлар тавышын ишеттек. Аблай авылында туып үскән, Чакмагышта гомер кичерүче Әфидә Гыйльванованың язучы сәләте ачылды. Денис Мансуровның шигырьләрен тыңлап рухият ләззәте кичердек, бер шигыренә язылган җырны (көе Илдар Хәмидуллинныкы) ишеттереп таң калдырды ул. Иң актив ветеран-үзешчән Венера Нуриеваның катнашуы, мөнәҗәтләр, җырлар башкаруы кичәне бизәде. Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, күп китаплар авторы Хәйдәр ага Басыйровның сөйләгәннәре аеруча фәһемле булды: үткәннәргә дә байкау ясады, бүгенге иҗади эшчәнлекне дә анализлады, яшь каләм осталарын яңа дөнья күргән “Көләрсең дә, еларсың да”, “Сәнәк сугышы” китаплары белән таныштырды. Олуг ветеран Зөфәр ага Зиннәтуллинның катнашуы, фикер-тәкъдимнәре белән уртаклашуы чараның нәтиҗәлелеген тагын да арттырды. Берләшмә әгъзалары бу көнне әдәбият елында үткәреләсе чаралар планы үтәлешен игътибарга алды, 16 апрельдә районда үтәчәк республика әдәби марафонына әзерлек мәсьәләләренә тукталды, мөһим чарага кертәчәк шәхси өлешен билгеләде. Әдибә Гыйльванова һәм Денис Мансуров берләшмә әгъзалары итеп кабул ителде.

Рәзифә Сәхапова,
“Чакмагыш чаткылары” әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: