» » 27 яшендә үк – техник фәннәр кандидаты!

27 яшендә үк – техник фәннәр кандидаты!

12-03-2015, 10:01 | Район яңалыклары | Просмотров: 523 | Комм.: 0
27 яшендә үк – техник фәннәр кандидаты!
Нәсел тамырлары районыбызның бәрәкәтле җирлегендә яшәү көче алган Айгөл Илдар кызының паспортында дөньяга килү урыны Уфа шәһәре дип язылса да, җиде яшенә кадәр Чакмагышта үсә ул. Белем иленә тәүге адымнарын да Чакмагыш икенче урта мәктәбендә (хәзерге гимназиядә) беренче укытучысы Рәмилә Нигъмәтҗан кызы җитәкчелек иткән сыйныфта ясый. Айгөл беренче укытучысын әле дә ихлас рәхмәт хисләре белән телгә ала. Укытучысы да тәүге уку көненнән үк белемгә көчле омтылышы, зирәклеге белән аерылып торган кызны онытмый, аеруча җылылык белән искә ала. “Чакмагыш мәктәбендә белем алган тәүге уку елым балачак хатирәләренең иң яктыларыннан булып күңелемдә саклана. Һәр көн иртән картәтием Җәүдәт Насрулла улы Бәдретдинов мине мәктәпкә озатып куя, дәресләр беткәч барып ала торган иде. Ата-аналар җыелышларына да йөрде ул, дәресләремне хәзер-ләргә дә ярдәм итте. Ә картәнием Клара Нурлыгаян кызы телне йотарлык тәмле ризык-нигъмәтләр пешереп сыйлый иде”. Артабан Айгөл укуын Бакалыдагы икенче урта мәктәптә дәвам итә. 2004 елда Уфа шәһәренең 1нче урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлый. Белем үрләрен кыю яулаган тырыш кызның артабангы гомер юлы фәкать фән белән бәйле булачагы аны якыннан белгән беркемдә дә шик тудырмый. 2009 елда Уфа дәүләт авиация-техник университетының иң катлаулылардан саналган информатика һәм робототехника факультетын кызыл дипломга тәмамлавы белән якыннарының өмет-ышанычын аклый, аларда горурлык хисен арттыра тырыш кыз. Артабан укуын шушы ук белем йортының көндезге аспирантурасында дәвам итә, укытучылык эше белән бергә алып бара Айгөл. 2014 елның 4 октябрендә УДАТУда кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый, ноябрь аеннан исә өлкән преподаватель вазифасына үрләтелә. Бу фәнни эшне яклаганда диссертация советының барлык 22 әгъзасы да – танылган техник фәннәр докторлары, профессорлар аның югары дәрәҗәдә башкарылышын, фәнни әһәмиятен билгелиләр. Айгөл Илдар кызы аеруча җылылык һәм рәхмәт сүзләре белән ике оппонентның берсе булган, хәзер инде танылу яулап, билгеле галим дәрәҗәсенә ия якташыбыз, Чакмагыш егете Марсель Мәлих улы Низаметдиновны телгә ала. Күптән түгел, агымдагы елның 18 февралендә, Русия Мәгариф министрлыгында Русия Федерациясенең Югары Аттестацион комиссиясе карары белән Айгөл Әһәдуллинага техник фәннәр кандидаты исемен бирү турындагы боерыкка кул куела. “Әлбәттә, мондый фәнни эшне тиз арада гына, бер югары уку йортында гына башкарып чыгып булмый. Диссертацияне яклау алдыннан ярты ел дәвамында ерак Португалиянең Лиссабон университетында стажировка үтүем, Швеция, Германиядә төрле дәрәҗәдәге халыкара конференцияләрдә чыгышлар ясавым аның уңышлы башкарылуына нигез булды. Балачагымнан ук янымда үрнәк алырдай якыннарым-туганнарым күп иде. Җәмәй авылында туып үскән ике туган апам, Уфа шәһәренең сервис институты доценты, фәннәр кандидаты Алина Хәлим кызы Әһәдуллинаның йогынтысы да сизелерлек булды. Ә инде бүгенге уңышларым белән мин иң беренче чиратта һәрчак ярдәм итеп, барлык омтылышларымны хуплаган әти-әниемә рәхмәтлемен”, – ди яшь галимә.
Әйткәндәй, Айгөлнең әти-әнисе дә – республика күләмендә танылу яулаган зыялы шәхесләр. Әтисе Илдар Гайнулла улы Әһәдуллин яшьтән үк тырышлыгы, аң-белемгә, гаделлеккә омтылуы белән аерылып тора. Шуңа да юрист һөнәрен үзләштереп, кеше хокукларын яклау, юридик ярдәм күрсәтү сагында тора. Эшләү дәверендә төрле югары вазифалар башкара. Әлеге вакытта республиканың Югары судында судья булып эшли, “Башкортстан Республикасының атказанган юристы” исеменә лаек булды. Алай гына да түгел, ул – районыбызның шәрәфле гражданины да. Айгөлнең әнисе Эльвира Җәүдәт кызы да – республиканың атказанган табибәсе. Әһәдуллин-нар гаиләсендә ике кыз, бер ул үрнәкле тәрбия алып, олы тормыш юлына аяк баса. Мин Айгөлне һәм Әһәдуллиннар гаиләсен шу-шы шатлыклы зур вакыйга белән котлыйм һәм артабан да зур уңышлар телим.

Тимербикә Килмәтова,
Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре, мәгариф отличнигы.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: