» » Чәчкәйләрең толым-толым

Чәчкәйләрең толым-толым

21-03-2015, 10:02 | Район яңалыклары | Просмотров: 559 | Комм.: 0
Чәчкәйләрең толым-толым
Район мәдәният йортына – гүзәлләр бәйгесенә яше-карты җыелды.
– Кышның әле генә күзен йомып, язның зәңгәр тәрәзәләрен ачкан, йөрәктәге сүнмәс ялкын җырларга күчкән мәлгә туры килде күркәм бәйрәмебез, – дип кичәне башлап җибәрде алып баручы Луиза Ишморатова.
Ир-егетләр вокал төркеме “Эх сез, матур кызлар!” җыры белән сылуларны сәламләде.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов һәммәсен күркәм бәйрәм белән тәбрикләде, уңышлар теләде.
Тәбрикләү чыгышыннан соң “Озын толым – 2015” бәйгесе башланып китте.
– Дуслар, искә аласыздыр, яз җитү белән урамда матур кызлар күбәя, ирексездән борылып карап каласың, ә инде сылулар озын толымлы да булса, бигрәк тә сокландыра. Хәтта басынкы егетләребезнең дә күңелләре иләс-миләс килеп, яңа, назлы хисләр туа: “Чәчләреңне шаян җилләр уйнап сүтәләр,
Тын дулкыннар йөрәгемне
Назлап үтәләр”, – дип шигырь юлларына күчәдер.
Шулай булмыйча, кызларның матурлыгы, зиннәтлелеге, сафлыгы толымыннан күренә ич. “Кызлар, сезгә эндәшәм, шуны белегез: озын чәчле кызлар элек тә, хәзер дә игътибарга һәм ихтирамга лаек”, – дип Луиза кичәне дәвам итте.
Чакмагышның җырчы йолдызы Фидан Бикмурзинның “Чәчкәй-ләрең толым-толым” җыры яңгы-рады, бәйгедә катнашучылар сәх-нәне биләде. Сигез гүзәл кыз тәүдә үзләре белән таныштырып чыкты, уй-хыяллары белән уртаклашты.
Конкурсның икенче шарты – вакытка оригиналь чәч үрү сәләтләрен тикшерү булды. Иҗади бәйгедә кызлар нәфис сүзгә, җыр-биюгә осталыкларын күрсәтте. Эльвина Шәрипова (Иске Балак авылыннан), Эльвира Мансурова (Яңа Каръяуды), Алсу Мофаззалова (Чакмагыш) матур җырлар ишеттерде, залны моңга күмде, Лиана Нуркаева (Иске Почкак), Илнара Сәетгәрәева (Аблай), Луиза Гайнетдинова (Рапат), Эльвина Кәримова (Рапат) төрле милләт биюләрен башкарды, Чулпан Гәрәева (Үрнәк) Муса Җәлилнең “Бүреләр” шигырен сәнгатьле итеп укыды. Районның модельер-конструкторы Гүзәлия Галиева коллекциясеннән тәкъдим ителгән киемнәрдә кызлар артистлык сәләтен күрсәтте, искиткеч тамаша булды ул.
Конкурс шартлары үтәлеп бетте. Жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгеләгәнче сәхнәне үзешчәннәр биләде. Гүзәл Табишева, Муса Маликов, Нәфисә Әшәрәпова, Гөлназ Сәлимова, Ривинер Гобәев, Алсу Кудашева, Илдар Зарипов җырлар бүләк итте.
Ниһаять, дулкынландыргыч минутлар җитте. Жюри рәисе, үзәк-ләштерелгән китапханә мөдире, район хатын-кызлар Советы рәисе Эльвира Әхәт кызы Газизованың чыгышы да гүзәл затларга ихтирам белән сугарылган иде.
– Дөньяны өч хикмәткә корылган, диләр. Аның тәүгесе — икмәк, адәм заты көчле һәм сәламәт булсын өчен, икенчесе – китап, вакыт чылбыры өзелмәсен өчен, өченчесе – хатын-кыз, тормыш дәвам итсен өчен. Хатын-кыз дөньяга наз өләшә, бар булмышын хезмәткә, җәмәгать эшләренә, балалар һәм оныклар тәрбияләүгә багышлый, – дип башлады ул чыгышын. – Бүген районда хатын-кызларның, әниләрнең роле үсә бара. Алар җәмгыять тормышының барлык өлкәсендә дә уңышлы эшли, районыбызның икътисады, мәдәни үсешенә сизелерлек өлеш кертә. Район хатын-кызлар советы инициативасы белән оештырылган матурлык бәйрәме шаулап-гөрләп узды. Бу күркәм чарага зур өлеш керткән район хатын-кызлар советы президиумы әгъзалары Луиза Ишморатова, Индира Гәрәева, Римма Рәхимова, Ильвера Шәймөхәммәтова, Мән-зүрә Нәбиевага рәхмәтемне белдерәсем килә. Шулай ук бәйгене үткәрүдә матди ярдәм күрсәткән көчле ир-затларыбыз, иганәчеләребез ихтирамга лаек. Алар — район Советы депутаты, “Сихәт” даруханәләре челтәре директоры Ирек Усманов, район Советы депутаты, шәхси эшкуар Илдар Хәбиров, яшьләр лидеры Руслан Бикмөхәммәтов, “Игенче” гәзитенең баш мөхәррире Фәнис Әмирханов, шәхси эшкуар Ленар Ибраһимов, “Бердәм Русия” партиясенең Чакмагыш бүлеге.
Чәчкәйләрең толым-толым
Ә инде кичәбезне тагын да ямьләндерүгә үз өлешен керткән булдыклы, актив гүзәл хатын-кызларыбызның берсе, исеменә җисеме туры килгән Гүзәлия Галиевага район хатын-кызлар советының Рәхмәт хатын тапшырасым килә.
Безне, хатын-кызларны матурлык дөньясына алып керүче “Орифлейм” һәм үз илебездә чагыштырмача арзан продукция җитештергән “Фаберлик” косметикасы директорлары Ринара Исламова һәм Әминә Акчурина шулай ук Рәхмәт хатына лаек, – диде чыгыш ясаучы, бәйге җиңүчеләренең исемнәрен атады, бүләкләр тапшырды.
Эльвина Кәримова – “Калын толым”, Эльвина Шәрипова – “Сөйкемле кыз”, Илнара Сәетгәрәева – “Тыйнак кыз”, Луиза Гайнетдинова – “Зәвыклы кыз”, Чулпан Гәрәева – “Сәләтле кыз”, Эльвира Мансурова – “Җитез кыз”, Чулпан Гәрәева – “Оста кыз”, Алсу Мофаззалова “Сәләтле кыз” номинациясе буенча призлар алдылар.
Лиана Нуркаева “Озын толым – 2015” бәйгесенең җиңүчесе булды. Җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Рәзифә Сәхапова.





Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: