» » Туган якка мәхәббәтне сәнгать аша чагылдырып

Туган якка мәхәббәтне сәнгать аша чагылдырып

26-02-2015, 10:53 | Район яңалыклары | Просмотров: 664 | Комм.: 0
Туган якка мәхәббәтне сәнгать аша чагылдырып
Иске Бәшир мәдәният йортында смотр концертына әзерлек бердәм оештырылды. Концерт буласы көнне бирегә авылдашлары, хәтта күрше авыллардан да кунаклар агылды. Мәдәният йортының фойесыннан ук бирегә килүчеләрне якты йөз, күтәренке кәеф белән каршы алып, бәширлеләр кул эшләре күргәзмәсе белән дә таныштырдылар. Чигү, картиналар, авылның күренекле кешеләренә багышланган стендлар, шулай ук татар халкының милли ашлары да бар иде күргәзмәдә. Лида Хәсәнова, Динара Хәмидуллина, Лилия Сәфәрова, Мәрьям Смакова, Нәсимә Бәдамшина, Нигъмәтҗан Заһидуллинның оста куллары иҗат иткән күңел җәүһәрләрен соклану белән карыйсың.
Концертны ачып, Иске Бәшир авыл биләмәсе башлыгы Рәмзия Вәлиева тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясады. Халык уен кораллары ансамбле башкаруындагы башкорт һәм татар көйләреннән тезмә белән башланып китте смотр концерты. 18 кешедән торган бу коллективта ветераннар да, мәктәп яшендәге малайлар һәм кызлар да бар иде. Аларның бердәм булып, бер-берсен тыңлап, көйләрне тигез, матур яңгыратуы залдагыларның күңеленә хуш килде. Сәхнә йолдызлары булып танылган Гөлнур Вәлиева һәм Гүзәл Хәйруллина дуэты “Сагындым авылымны” җырын көчле тавыш белән башкарып, туган авылның табигатен, аның эшчән халкын, кыю, дәртле яшьләрен, бай тәҗрибәле өлкән буын кешеләрен күз алдыннан үткәрде, мөгаен. Сигез пардан торган коллектив башкорт биюен башкарганда, һәркемнең дә күңеле дәртләнеп, биисе килеп утыргандыр. Тип-тигез басып, матур, чагу киемнәрдә җитез хәрәкәтләр белән биюче яшьләр концертның төп бизәге булгандыр, дисәк тә, ялгышмабыз. Сәхнәдә тамашачы белән ”аралашып” хезмәт ветераны Флүрә Нәбиуллина халкыбызның онытылмас җырларының берсе “Үтте дә китте яшьлегем” җырын бүләк итте.
Туган якка мәхәббәтне сәнгать аша чагылдырып
Ретро җырлардан “Туган җирем, рәхмәт сиңа” җырын төрле һөнәр ияләрен берләштергән егетләр вокалы да тигез, матур башкарды. “Гармун алыйк әле, дускай!” халык җырының сүзендәгечә: “Көйсез, моңсыз үткән көннәр – яшәмәгән көн бит ул,”–дип, егетләр вокалы бу җырны да тигез тавыш белән ишеттерде. Сәхнәдә яшь буын белән өлкән буын кешеләренең чыгышы бер-бер артлы алышынып кына торды. Мәктәп укучылары мари биюен бигрәк тә ихлас, ныклы әзерлек белән башкарды. Тамашачы аларны көчле алкышларга күмде. Репертуарын һәрвакыт яңа җырлар, заманча яңа ритмнар белән яңартып, үзенең холык-фигыленә туры килгән моңнарны яшьләргә генә хас энергия, көч белән башкаручы Гүзәл Хәйруллина авылдашларына “Бәхетле язмыш” җырын бүләк итеп, һәркемнең дә тормышны сөеп, бәхетле язмыш кичерүен теләде. Гөлнара Шәйхиева белән Эльнара Хәсәнова “Гармун уйный” биюенә артистлык, күтәренке кәеф салып, үзләрен булачак оста биючеләр итеп таныттылар. Гармунда оста уйный белергә, аның көенә биергә, уйнарга, яшьнәп яшәргә ишарә дә бар иде бу биюдә. Әйткәндәй, Эльнара – Бәшир мәдәният йорты директоры Хәдит Хәсәновның Иске Калмашта яшәүче оныгы, нәнәсе Лида Хәсәнова да озак еллар китапханәче булып эшләп, авылдашларының, райондашларының ихтирамын яулады. Гомумән, халык талантларына бай як ул Иске Бәшир ягы. Җырчылары гына ни тора! Исеме күпләргә таныш Раил Батыргәрәев “Мәрхәмәтле булыйк әнкәйләргә!” җырын үзенә генә хас моң белән тигез ритмда югары дәрәҗәдә башкарып, залда утыручыларны уйланырга мәҗбүр иткәндер. Әнкәйләрнең сөюенә җавап биреп, газиз кешеләребезгә мәңге бурычлы булып калуыбыз да аңлашыла иде ул җырдан. “Язлар килә, язлар” җыры саф мәхәббәткә мәдхия булып яңгырады.
Хәсәновлар гаилә ансамбленең сәхнә түрендәге чыгышы аерым игътибарга лаек. Лида һәм Хәдит Хәсәновларның ике оныгы да, үзләре кебек үк, талант ияләре. Башлангыч сыйныф укучысы Дияз саратов гармунында уйнап, матур көйләре белән залда утыручы яше-картының игътибарын җәлеп итте, соклану һәм горурлык хисе уятты. Эльнара бу юлы да сынатмады: картәти һәм нәнәй, энесе уйнаган көйгә бию осталыгын күрсәтте. Хатын-кызлар вокалы ике җыр әзерләгән: “Туган җирем,” “Җырлыйк әле”. Аларның икесе дә җир-сулары белән дан тоткан туган якка багышланган. Тавышларның тәңгәл килеп, тигез, матур яңгыравы бәйрәм төсен алды. Халкыбызның “Җырлыйк әле” күңелле җыры җырның хезмәт кешесенең тормышыннан аерылгысыз булуын дәлилләде. Нәфис сүз остасы Ләйсән Хәйретдинова “Кыр казлары”шигырендә яуда үлеп калган солдатларның кыр казларына әверелеп, яз саен кайтып китүләре турында сәнгатьчә биеклектә укып ишеттерде. Лилия Шәмсетдинованың “Имәннәр шаулый” җырындагы, “безнең буын белән ярышып үсә имәннәр” сүзләре дә җир кешесенә көч, дәрт, каршы җилләргә нык торырга чакыру булып яңгырады.
“Фәйрүзә” башкорт кызлары биюе концертны тагын да җанландырды, алты кызның тип-тигез итеп, башкорт кызларына гына хас сыгылмалы-бөгелмәле хәрәкәтләр белән биюе бу сәнгать төрен үз биеклегенә күтәрде. Трио жанры быел да аеруча көчле тавышлардан төзелгән иде. Гөлнур Вәлиева, Айсылу һәм Гүзәл Хәйруллиналар “Татарлар” җырында милләтебезнең горурлыгы – татар балаларының көчле, кешелекле, ярдәмчел, алга карап омтылучы, ару-талу белмәс булуларына аерым басым ясадылар.
Яшь кызларга гына хас нәфислек, оялчанлык, чибәрлекне тасвирлаган Лиана Рамазанова башкаруында башкорт кыз-ларының лирик биюен тамашачы көчле алкышларга күмде. Талант иясе Ильвина Рамазанова ”Әнием бар минем” җырына никадәр сөю, газиз кешеңне кадерләү, яклау, игътибарлы булу кебек күркәм сыйфатларны чагылдырган, тирән моң салган. ”Гармун яшәсә, авыл да яши”, — диләр гармунчылар Рәлиф Гарифуллин, Илфир Әхмәтҗанов, Фидрат Бик-мөхәммәтов, Владик Рамазанов, Хәдит Хәсәнов. Аларның кулларына “яшьлек дусларын” тотып чыгып, көй-моңнарны уятып, дәртле көйләрне уйнавы, әлбәттә, авылдашларын уйланырга мәҗбүр итми калмагандыр…
Район, республика бәйгеләрен-дә катнашып, танылу яулаган Рәфил Әрдәшировны авылдашлары алкышлар белән каршы алды. Көчле тавышы, җитезлеге белән аерылып торган бу ир асылы “Каеннар шаулый”, “Хуш, авылым!” җырларын югары дәрәҗәдә ишеттерде. Шундый ук кабатланмас моң алиһәсе Гөлнур Вәлиева “Язмыштан узмышлар” һәм “Каеннарны кочты ана” тирән мәгънәле җырларын бүләк итеп, залда утыручыларны яшәү мәгънәсе, тормыш юлы турында уйланырга мәҗбүр итте. Һәм концертның финалы – коллектив башкаруында татар яшьләре биюе туган туфрактан алган яшәү көчен, хезмәт дәртен түкми-чәчми киләчәк буынга тапшырып, туган якны кадерләп, аның киләчәген кайгыртып яшәргә чакыру да иде. Әнә шулай хезмәттә дә, иҗатта да, сәнгатьтә дә талант баскычының югары ноктасына омтылалар бәширлеләр. Алдагы елларда да уңышлар юлдаш булсын! Концертны Гүзәл Хәйруллина белән Марсель Хәсәнов алып барды.

Әзерләде: Рәсимә Мөхәммәдиева.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: